16+

"Мин кулыма китап алам..." фото бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды

Игътибар, "Мин кулыма китап алам..." фото бәйгесенең тавыш бирү этабы тәмамланды.

"Мин кулыма китап алам..." фото бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды

Игътибар, "Мин кулыма китап алам..." фото бәйгесенең тавыш бирү этабы тәмамланды.

Җиңүчебез билгеле. Иң күп тавыш җыйган кеше - оныгы Әминәне китапханәдә фотога төшереп җибәрүче Гомәр Каюмов. Аңа 15 апрельдә филармония бинасында узачак Гөлсирин Абдуллина концертына ике кешелек чакыру билеты һәм "Шәһри Казан" газетасыннан махсус бүләк тапшырылачак. Бүләкләрне алу өчен (843) 562-50-12 номерына шалтыратып белешергә кирәк. Ә калган катнашучыларга чын күңелебездән рәхмәт әйтәбез. Барыгыз да үзенчәлекле, эчтәлекле фотолар җибәргәнсез. Җиңмәдек дип борчылмагыз. Алга таба да кызыклы бәйгеләр оештырып торырга вәгъдә итәбез. Сайтыбызны карап барыгыз, катнашыгыз, һичшиксез җиңми калмассыз.


"Мин кулыма китап алам..." фото бәйгесенә тавыш бирү нәтиҗәләрен тәкъдим итәбез:

1. Каюмов Гомәр - 37,5%

2. Төхвәтуллина Гөлназ - 35,5%

3. Хисамова Фирая - 19,4%

4. Хадиева Рафилә - 5,2%

5. Маннанова Миләүшә - 1,1%

6. Ибраһимова Розалия - 0,3%

7. Хәсәнова Рамилә - 0,3%

8. Ганиева Лилия - 0,3%

9. Тимофеев Алмаз - 0,3%

10. Галиуллина Алия - 0,1%

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading