Әтием Рафис Рафаэль улы Әхмәдиев 1972 елда көзнең иң мул аенда дөньядагы иң матур авылларның берсе - Саяда дөньяга килә.
Ул - әти-әнисенең беренче уллары, ышанычлары, өметләре. Әтием бик тыныч һәм бик акыллы бала була. Дәү әтисенең уң кулы астында үсә. Алга китеп шуны әйтәсем килә, ул дәү әнисеннән тәмле аш-су әзерләү серләрен өйрәнеп кала һәм әнием белән безгә 8 Март - хатын-кызлар бәйрәмендә ел саен кәнфит кайнатмасын әзерли.
Әтиемнең балачагы Кышлауда сыер караулап, Ак биядә дуслары белән су коенып, Чорлак ярларында пешкән җир җиләкләре ашап, Ясаклы урманына чикләвек, гөмбәгә йөреп үтә. Кышын бишмәт итәкләре бозга катып беткәнче, дуслары белән окоп ясап, кар бәрешеп уйный, авылыбызның иң биек Мөхетдин тавыннан чана-чаңгыда шуа, үзе агачтан ясаган кәшәкә белән хоккей уйный.
Мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, һөнәри училищега кереп, әтисе юлыннан китәргә була. Укып бетерүгә, илне сакларга армия сафларына китә.
Кытай чигендә алты ай сержантлар мәктәбендә укый. Ул анда төрле техника һәм сугыш коралларын кулланырга өйрәнеп, Әфган чигенә җибәрелә. Чик сакчысы булгач, төрле хәлләргә очрый. Чик бозучыларны кулга алып, сигезенче заставага озаталар. Андый хәлләр күп була, чөнки әтием хезмәт иткәндә, Әфган сугышы беткән вакытлар.
Әтием чик сакчысы булуы белән бик горурлана. Алар ел саен үзләренең бәйрәмендә - 28 майда, иптәшләре белән очрашалар. Үзенең яшел фуражкасын, ак якалы камуфляжын киеп чыгып киткәндә, әтине гаиләбез белән озатып калабыз.
Армиядән кайтып озак та үтми, әтием үзенә тормыш юлын үтәр өчен үз авылы кызы - әниемне сайлый һәм дөньяга бер-бер артлы мин һәм энем аваз сала.
Минем әтием алтын куллы, нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара. Безнең өйдә аның кулы тимәгән бер генә әйбер дә юк. Чыгарып ташларга дигән әйберне дә өр-яңа итеп эшләп бирә. Икмәк тарттыру корылмасын да үз куллары белән эшләде. Тимерне эретеп ябыштыру эшләрен дә үзе эшли. Авылыбызда күп кеше трактор алды (үзебезнең дә трактор бар), ватылса, әтиемә киләләр, чөнки аны күзен йомып та җыеп бирә, ул аны йөрәге белән тоя. «Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә аз», - ди безнең халык, бу әйтем нәкъ минем әтием турында.
Әйе, без - җир кешеләре. Без үзебезне җирсез, абзар тулы мал-туарсыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Яз җитү белән, бакча эшләре башлана, анда эшләүне дә әтисез күз алдына китереп булмый. Ул һәр эшнең җаен белеп, уңайлы итеп эшли, яшелчәгә су сибү корылмасын да үзе хәстәрләде, җир йомшарта торганны да тимердән уңайлы итеп ясады.
Хатын-кызның күп вакыты газ плитәсе янында үтә. Безгә ул эшләрне дә җиңеләйтте. Өйгә суны да үзе кертте.
Ничек өлгерә ул барысына да? Иртән дүрттә торып эшкә китә, эше дә аяк өстендә үтә, кайткач, гантельләр белән шөгыльләнә, 18 яшьлек егетләр кебек. Әтием белән кибеткә кергәч, миңа кибетчеләр: Сез бертуганнармы әллә?» - дигәч, миңа уңайсыз булып китә.
Әтием бездән беркайчан да бернәрсә дә жәлләми. Безнең кечкенәдән үз спорт бүлмәбез булды. Әти анда үзе җептән үреп канат, балаларымның буе кечкенә булмасын дип энемә дә, миңа да турник, гаиләбез белән утырып атынырга таган, энемә бокс грушасы эшләп куйды.
Ул хезмәт хакы алып кайткан көн бездә - бәйрәм. Ул сумка тулы тәм-томнар алып кайта, һәркайсыбызның нәрсә яратканын белә.
Безнең бәйрәмнәр дә, гаилә белән тыйнак кына булса да, бик күңелле үтә. Табын әзерләгәндә, бар кешенең үз өлеше керә. Миңа иң ошаганы - барыбызның бергә пилмән бөгүе. Күпме генә тырышсак та, әтием кебек матур итеп пилмән бөгә алганыбыз юк әле.
Хәзерге вакытта мин Казанда укыйм, әти мине һәр атнаны эштән арып кайтуына карамастан, төн йокыларын йокламыйча озатып куя, каршы ала. «Кызым, тәмле чишмә сулары эчсен», - дип, суларга кадәр алып килә.
Алар әнием белән шундый пар килгәннәр. Әнием китапханәдә эшли. Әле дә хәтеремдә, без кечкенә чакта, барлык авыл яшьләре кичке тугыздан соң безгә килеп, әнием аларга спектакльләр өйрәтә иде. Шау-гөр килеп олы якка кереп утыралар, ә әтием бүлмәдән тыныч кына чыгып китә. Әнием актив булгач, гел төрле эшләрдән кайтып керми. Мәҗлесләрдә, туйларда әнием матур итеп җырлый, бии. Әтием эчмәгәч, барысын да тыныч кына кабул итә. Мин сезне бик яратам, кадерлеләрем.
Әтием белән бик горурланам, ул - гаиләбезнең ныклы терәге, минем иң якын киңәшчем, булышчым.
Мин питарда тавышларыннан бик куркам, алар миңа кинолардагы сугышны, бомба тавышларын хәтерләтә. Тыныч, мул илдә яшәсәк иде. Янда терәк, һәрвакыт ярдәмгә килүче ышанычлы, иң кадерле кешеләребез, әти-әниләребез булса иде. Һәр кешенең дә әтисе минем әтием кебек булсын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар