Әти. Менә шушы өч хәрефтән торган сүзгә күпме мәгънә, наз салынган һәм ниндидер нур, җылылык бөркелә кебек. Сабый баланың: «әни», дип, теле ачылса, безнеке: «әттә», «әти», - дип ачылды.
Әтием син безнең өчен иң газиз, иң кадерле кешебез. Синең бер ягымлы карашың бар борчуны куып таратырга сәләтле, авырганда башыңнан сыйпаса да, үзеңне савыккандай сизәсең, күңел тулганда - тыңлаучы да, юатучы да, киңәш-ярдәм кирәк булганда, чын дус та була беләсең бит син,әти.
Әтием Газинур Минзыя улы Минлебаев Арча районы Иске Ашыт авылында дөньяга килә. Әтиебез әниебез Кадрия белән, авылга мәктәпкә укытырга килгәч танышып, матур гаилә корып җибәргәннәр.
Язмышның кануннары кайчак үзенең кырыс төзәтмәләре белән адәм балаларын сынауларга да дучар итә шул, кызганычка. 33 яшендә сиңа пар канатыңны - әниебезне югалту ачысын татырга туры килә. Бары тик 7 ел да 7 ай гына парлы гомер итәргә насыйп була шул әтиемә. Аяусыз үлем яшьлек өмет-хыялларын чәлпәрәмә китерә... Ике сабый бала ятим кала. Әйе, без бик кечкенә идек шул әниебез үлгәндә, миңа 2 яшь тә 8 ай, ә сеңлемә 7 ай гына була.
Аллага шөкер, әтиебез авырлыклар алдында баш ими, киресенчә, үзендә көч таба, балаларны үстерәсе, аякка бастырасы, кеше итәсе бар дип яши.
Без үскәндә, әтиебезгә бик күп авырлыклар күрергә туры килә, авырып киткән чакларыбыз да, күпме йокысыз үткәрелгән төннәр... Әле ярый әби-бабаебыз, Гөлнур апабыз ярдәменнән ташламадылар, безне тәрбияләргә булыштылар.
Әти күп төрле һөнәр остасы да. Бер минут та тик тора торган кеше түгел. бүгенге көндә дә йорт-җирне төзек, чиста, матур итеп тота. Колхозда бик күп еллар шофер булып эшләде. Эштән кайткач, безгә дәрес әзерләргә дә булыша иде. Йорт-каралты тирәсендәге эшләр, лапастагы мал-туар, бакчадагы умарта кортлары... - боларның барысын да ничекләр эшләргә өлгерә идең син, әти ?!
Ир-ат эше, хатын-кыз эше дип аерып тормый - барысына да кулы ята. «Эшнең ояты юк, аны өйрәнеп үсегез. Эшләгәнегез кеше өчен булса, өйрәнгәнегез үзегез өчен», - дип, сеңлем белән икебезне үзе шикелле тырыш булырга өйрәтә, алтынга тиң киңәшләрен бирә.
Әлбәттә, минем бу сүзләремдә бераз мактану да бардыр. Ләкин һәркем өчен үз әтисе газиз, якын һәм кадерле. Ул безнең өчен Әти дә, Әни дә.
Әтием - төп нигезнең җылысын саклаучы да әле. Әбием һәм бабам да әтиебез тәрбиясендә яшәделәр. Алар да безгә үзләренең кинәшләрен бирделәр. Ни кызганыч, әби белән бабам күптән вафат инде.
Әтиебез үзенең әти-әнисенә булган хөрмәте, аларны яратуы аша безнең күңелләргә ата-ана ризалыгы, фатихасы, догасы төшенчәләренең асылын җуелмаслык итеп күңелләргә сеңдерде.
Аллага шөкер, әтиемнең дуслары, туганнары бик күп.Әтием кешеләр белән бик тиз уртак тел таба белә, бик теләп аралаша, кирәк чакта акыллы киңәшләрен бирә, кирәк чакта ярдәмгә ашыга, шуңа күрә әтиемне күпләр хөрмәт итә.
Вакыт дигәнең бик тиз үтә. Без инде үсеп буйга җиттек, мәктәпне бары тик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, сеңлем дә, мин дә югары уку йортында белем алдык.
Аллага шөкер, балачагыбызда да һәм хәзерге көндә дә тормышыбыз җитеш, бар нәрсәбез дә бар. Без ятимлек ачысын тоймасын өчен, әтиебез тырышты һәм тырыша. Боларның барысы өчен дә, Әтиебез, без сиңа чиксез рәхмәтле! Бәхет ул акчада гына түгел, һәркемнең бәхете үзенчә... Һәркемдә ул төрлечә. Без бүгенге көндә бик бәхетле шундый яхшы Әтиебез булуы белән!
Хәзерге көндә әтиебез ялгызы гына түгел, биш ел элек Розалия апага өйләнеп, туган нигезебезнең җылысын саклап яшиләр.
Әти! Син безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез. Синең тырышлыгың, сабырлыгың, акылың безне сокландыра һәм без синең белән горурланабыз. Син күпләргә үрнәк булырлык Әти! Рәхмәт сиңа барысы өчен дә! Киләчәктә дә безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да булып, тазалык-саулыкта озын-озак яшәсәң иде!
Әти, син безгә бик кирәк! Язмамны бер җырның сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Белсәгез рәхәтлекләрен Әтиле булуларның...»
Фото бизәү өчен бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар