16+

«Шәһри Казан» «Истә, һаман да истә...» дигән викторина башлап җибәрде

"Шәһри Казан" газетасы Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты белән берлектә Бөек Ватан сугышына багышланган викторина башлап җибәрә. Дәһшәтле еллар турында ниләр беләбез соң? Әйдәгез, белемнәребезне тикшереп карыйк әле.

«Шәһри Казан» «Истә, һаман да истә...» дигән викторина башлап җибәрде

"Шәһри Казан" газетасы Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты белән берлектә Бөек Ватан сугышына багышланган викторина башлап җибәрә. Дәһшәтле еллар турында ниләр беләбез соң? Әйдәгез, белемнәребезне тикшереп карыйк әле.

Викторинаның җиңүчеләре 22 июнь көнне билгеле була. Аларны истәлекле бүләкләр, ә һәрбер катнашучыны дипломнар көтә.

Җавапларны "Шәһри Казан" сайтында әлеге язмасы астына "фикереңне яз" дигән урында язып калдыру сорала. Җавап астына тулы исем-фамилиягезне, яшәү урыныгызны һәм элемтә өчен телефоныгызны язып куярга онытмагыз.

ВИКТОРИНА СОРАУЛАРЫ

1) Билгесез солдат кабере кайсы елны ачылды?

2) Мәскәүнең Волоколамски шоссесы районын саклауда катнашкан дивизия командирының фамилиясен атагыз.

3) Бөек Ватан сугышы башланганнан соң Совет гражданнарына мөрәҗәгатьне яңгыраткан дикторның фамилиясе ничек?

4) Ленинград блокадасын өзү буенча башкарылган операция ничек атала?

5) Партизаннарга Совет җирен Германиядән азат иткәч хәрби батырлыклары өчен бирелгән орден ничек атала?

6) Бөек Ватан сугышы елларында диңгезчеләрне бүләкләү өчен кайсы танылган рус флотчылары хөрмәтенә орден уйлап табылган була?

7) 1940-1941 елларда Германиянең СССРга һөҗүм планы ничек аталган?

8) Фашизмның кешелеккә каршы һөҗүме сиволы булган, Германия солдатлары 100 меңгә якын кешене юк иткән Киев яныңдагы урынны атагыз.

9) Моабит төрмәсендә гомере өзелгән татарның герой-шагыйре кем ул?

10) Казанны фашист илбасарлары һөҗүменнән саклау өчен ясалган инженер-ныгытмалар системасы ничек аталган?

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading