16+

«Әти үлгән көнгә кадәр мин дөнья гел шатлыклардан, рәхәт мизгелләрдән генә тора дип уйлый идем»

Әтием Билсур Зәкиев үлгәндә, миңа 19 яшь иде. Ул көнгә кадәр мин дөнья гел шатлыклардан, рәхәт мизгелләрдән генә тора, кешеләр барысы да яхшы күңелле, без гел шулай тату һәм бәхетле яшәячәкбез дип уйлый идем.

«Әти үлгән көнгә кадәр мин дөнья гел шатлыклардан, рәхәт мизгелләрдән генә тора дип уйлый идем»

Әтием Билсур Зәкиев үлгәндә, миңа 19 яшь иде. Ул көнгә кадәр мин дөнья гел шатлыклардан, рәхәт мизгелләрдән генә тора, кешеләр барысы да яхшы күңелле, без гел шулай тату һәм бәхетле яшәячәкбез дип уйлый идем.

Шул көнгә кадәр мин әти белән әни мәңгелек дип яшәгәнмен. Дөресрәге, мин әле үлем белән очрашмаган бик бәхетле бер сабый идем. Әти алдагы көнне һәр бәйгегә үз фикерен белдереп, һәр уенны шаян сүзе белән шәрехләп, һәр катнашучыны дәртләндереп, һәр җиңүчене котлап, шау-гөр итеп Сабан туен алып барды. Ә иртәгесен, мунча керергә чыгып барганда, баскыч төбендә җан бирде. 57 яше дә тулмаган иде. «Йөрәк» диделәр...

Әти үлгәнгә быел 19 ел була. Гомеремнең нәкъ яртысын мин инде әтисез яшәгәнмен. Кайчакларда миңа әтине сагыну газабы гасырларга сузылгандыр шикелле тоела. Үз күзләрем белән мәетен күреп, аякларын кочып, шашып еласам да, әти бер кайтыр шикелле. Шушы еллар буе мин аны эзлим, көтәм һәм көтәчәкмен. Әгәр дә бер могҗиза булып, әтиле вакытыңны ярты көнгә генә кайтарабыз дисәләр, кайсы мизгелләрне сайлар идем икән? Урманда йөргән чакнымы? Әти безне табигатькә, урман-кыр­ларга гашыйк итте, җиләк, гөмбә җыярга өйрәтте. Ул авылдагы барлык куаклык, елга, урманның исемен, тарихын, анда нәрсә үскәнен, алай гына да түгел, һәр кырмыска оясын белә иде.

...Шау-гөр килеп үстек без. Кичләрен көлешә-көлешә өстәл уеннары уйнадык, дәрес өйрәндек... Китапка мәхәббәт тә - әтидән. Гаҗәеп акыллы, тирән фикерле, укымышлы шәхес иде ул. Укуның, белемнең кирәклеген үз үрнәгендә төшендерде. Барыбыз да мәктәпне дә, югары уку йортларын да яхшы билгеләргә тәмамладык - әтинең рухына тап төшермәдек.

Әти безне кешеләрне яратырга өйрәтте. Үзе авылны, аның кешеләрен бик яратты, гомере буе алар мәнфәгатен кайгыртты. 25 ел колхозны җитәкләде - бөтен эшләгәне, уйлаганы, кылганы авылны үстерү, кешеләргә яхшылык эшләү, тормыш шартларын яхшырту булды. Күпме үзгәрешләр кичерде ул чорда авыл. «Авыл урамының уртасыннан нык басып, горур атлап йөри аласыз - мин сез оялырлык бер эш тә кылмадым», - дия иде ул. Чынлап та, авылдашлар һәрвакыт әтинең игелекле эшләрен сагынып сөйлиләр. Әти тарихчы да, киңәшче дә, ярдәмче дә иде. Беркайчан да үзен, гаиләсен кешеләрдән өстен куймады. Җитәкче балалары буларак без бер өстенлек тә кичермәдек, кеше белән рәттән печәнен дә чаптык, чөгендерен дә утадык, күп итеп мал-туар, кош-корт та асрадык. Әтидән безгә фатирлар да, йортлар да, алтын-көмешләр дә калмады. Әтинең иң зур байлыгы без - биш баласы идек. Шуңа да һәрберебез әти сызган юлдан атларга тырышабыз. Кешеләргә көчебездән килгәнчә игелек эшләргә, авылыбыз үсешенә өлеш кертергә омтылабыз. Бүгенге көндә безнең бишебез дә - тормышта үз урыннарын тапкан шәхесләр, абруйлы хезмәткәрләр, матур гаиләле әти-әниләр икән, боларның барысы да - әти-­әни тәрбиясе, тырышлыгы, үрнәге.

Әтине кайтарып булса, мин аны кайнар йөрәкле, олы җанлы бабаларын рәсемнән генә күреп белгән оныклары белән очраштырыр идем. Шөкер, аларда да әти чалымнары бар... Үзебез турында сөйләп тормас идем, чөнки беләм: әти безне оҗмах түрләреннән гел күзәтеп тора. Гадәттә, ниндидер сөенечле вакыйга алдыннан төшкә керә.

Еллар уза, ләкин алар хәтер­дән - әтинең яшькелт-зәңгәр күз­ләрендәге очкыннарны да, колактан - яңгыравыклы көлүен дә, учлардагы әти кулларының җылысын да - берсен дә җуя алмый. Җандагы чиксез ярату һәм сагыну яшәтә аларны. Туган йортта әти урыны, әти бүлмәсе, әти чүкече дигән төшенчәләр яши. Эш коралларын әти өйрәткән урынга куя­быз. Яшел күлмәгеннән әле дә әти исе килә. Әти гел янәшәбездә!

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading