16+

«Әтиебез бик яшь тол калса да, балаларга авыр булмасын, безне кыерсытмасыннар дип, өйләнмәде»

Атасы барның бәхете бар, диләр безнең халыкта. Бу сүз минем өчен бигрәк тә әһәмияткә ия. Мин - бәхетле бала, әнине кечкенәдән югалтсам да, ятимлек ачысын тоеп үсмәдем. Янымда һәрвакыт аңлау­чы йомшак күңелле, тәмле сүзле әтием булды.

«Әтиебез бик яшь тол калса да, балаларга авыр булмасын, безне кыерсытмасыннар дип, өйләнмәде»

Атасы барның бәхете бар, диләр безнең халыкта. Бу сүз минем өчен бигрәк тә әһәмияткә ия. Мин - бәхетле бала, әнине кечкенәдән югалтсам да, ятимлек ачысын тоеп үсмәдем. Янымда һәрвакыт аңлау­чы йомшак күңелле, тәмле сүзле әтием булды.

Ә тием - Хөснетдинов Хәмит Абдулла улы. Ул 1963 елның 14 февралендә Аксубай районы Иске Кыязлы авылында туган. Хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәрендә гомер итә.

Әтием белән әнием яратышып 1984 елда өйләнешәләр. Бәхетләрен түгәрәкләндереп, бер-бер артлы ике бала - абыем белән мине алып кайталар. Аңлашып, чөкердәшеп матур гына гомер иткәндә, аяз көнне яшен суккандай куркыныч хәбәр әйтәләр: әниебез - терелмәслек авыру. Даруларның, табибларның файдасы булмый. Тол калганда, әтиебезгә бары 37 яшь була. 34 яшьлек әниебез үлгәндә, миңа - 11, ә абыема 14 кенә яшь иде. Бу югалтуны без бик авыр кичердек. Безне курку алды: алга таба әнисез ничек яшәрбез, юатучыбыз, тәрбияләүчебез хәзер кем булыр?! Моңарчы әни җилкәсендә булган өйдәге тавык чүпләп бетермәслек эшләрне ничек башкарып чыгарбыз? Бәхеткә, әти үзен кулга тиз алды: барлык өй эшләрен үзе эшли башлады һәм бер дә сынатмады - ашарга да пешерде, керен дә юды (ул вакытта автомат машиналары юк иде), хөкүмәт эшенә дә җитеште. Абый белән миңа авыр эш кушмаска тырышты. Әтиебез бәлешләр дә сала, токмач та кисә, коймагын да пешерә. Кулыннан килмәгән эше юк, оекбашларга ямаулыкларга кадәр салды. Төзүче дә, пешекче дә, тегүче дә, сантехник та, слесарь да була алды ул. Шул ук вакытта, әкренләп, безне дә тормыш серләренә төшендерде: хезмәт сөяргә, хуҗалык эшләрен белергә, бала җанлы ата-­ана булырга кирәклеген үз мисалында күрсәтте. Әни өйрәтергә өлгермәгән бар эшкә дә мине әтием өйрәтте. Бүгенге көндә ирем белән аңлашып яшәвемдә аның да өлеше зур: иремне, аның туганнарын хөрмәт итеп яшәргә кирәген дә ул аңлатты.

Әтиебез бик яшь тол калса да, балаларга авыр булмасын, безне кыерсытмасыннар дип, өйләнмәде. Хәзер инде мин тормышта, минем дә ике кызым бар. Абыем әти белән яши, намазга басты, әлегә өйләнмәгән. Инде без үскәч кенә, әтиебез үзенә тиң яр тапты. Аның ялгыз калмавына без бик шатбыз.

Әтиебез озак еллар төзелештә монтажчы булып эшләде. Эшендә дә аны һәрвакыт хөрмәт иттеләр. Инде менә хәзер, без үсеп аякка баскач, ул да тиң ярын тапкач, тормышка куанып яшисе дә яшисе иде бит...

Тик бәла агач башыннан йөрми, диләр шул. Тормыш авырлыклары аның йөрәге өчен эзсез үтмәде, әтиебезгә 2016 елның июлендә бик каты инсульт булды. Без аның өчен бик борчылдык. Аллаһы тәгаләдән аның терелүен сорадык. Аллага шөкер, хәзер инде әтиебез аякка басты. Авыр көннәр артта калды. Әтиебезнең бүгенге көндәге иптәше Нәҗибә апага да бик зур рәхмәт, абыем өчәр айга командировкага киткәндә, ул әтине карап-барлап торды. Аллаһы Тәгалә аңа да исәнлек бирсен.

Без абыем белән әтине бик хөрмәт итәбез һәм аңа барысы өчен дә рәхмәтлебез. Ул гомер буе без дип кенә яшәде һәм тиешле тәрбия бирде. Безнең өчен ата да, ана да була алды.
Әтиебез безгә бер ва­кытта да кул да, тавыш та күтәрмәде. Үтемле сүзе, ягымлы карашы, иң беренче чиратта, үз үрнәге белән тәрбияләде. Ул бик йомшак күңелле, ачык йөзле, барлык кешегә дә ярдәмчел. Һәрвакыт балалар дип яшәде, үзе кимәгәнне дә безгә кидерергә, үзе ашамаганны безгә ашатырга тырышты.

Әтием оныкларын бик ярата, алар белән очрашу көннәрен сагынып көтә. Тәмледән-тәмле күч­тәнәчләр әзерләп торучы бабаларын кызларым да бик хөрмәт итә.
Әйе, ата-анаң исән-сау булу - зур бәхет. Мондый бәхет һәркемгә дә тигез бирелми шул. Үз баласына бер үк вакытта ата да, ана да, якын дус та, сердәш тә була белгән аталар зур ихтирамга лаек. Минем дә таудай олы йөрәкле, кешелекле, шәфкатьле атам алдында башымны иясем килә. Тормыш булгач, гел матур сүзләрне әйтеп тә бетерер­гә вакыт тапмыйбыздыр, яннарында озаклап утырып серләшкән минутлар да сирәк була торгандыр, шулай да минем һәр туар көнем иң якын кешемә исәнлек теләп башлана. Гомерләрен озын ит, сәламәтлеген ныклы ит, Раббым! Бар теләгем: әтиебез тыныч, рәхәт тормышта безне куандырып озак яшәсен иде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading