16+

БӘХЕТЕҢНЕ сынап кара

Хәзерге заманда банктан бер тапкыр да кредит алмаган кешене очрату бик авыр. Тик кредит түләгән вакытта ссуда исәп-хисабы хезмәте өчен дип өстәмә акча чыгарып салырга туры киләчәген белүчеләр аннан да азрак. Ә бит законны белгән һәм тиешле урыннарга вакытында мөрәҗәгать иткән очракта, әлеге акчаларны кире кайтару мөмкинлеге дә бар.

БӘХЕТЕҢНЕ сынап кара

Хәзерге заманда банктан бер тапкыр да кредит алмаган кешене очрату бик авыр. Тик кредит түләгән вакытта ссуда исәп-хисабы хезмәте өчен дип өстәмә акча чыгарып салырга туры киләчәген белүчеләр аннан да азрак. Ә бит законны белгән һәм тиешле урыннарга вакытында мөрәҗәгать иткән очракта, әлеге акчаларны кире кайтару мөмкинлеге дә бар.

Дөресен генә әйткәндә, бу хакта ишетеп белсәм дә, әлеге акчаларны кайтару бәхетенә ирешкән кешене үз күзләрем белән күрмәгәч, моңа ышанмый идем. Ләкин якын туганыбыз Кәүсәрия апа Зарипова минем шикләрне куып таратты. Ул 2009 елда «Русфинанс» банкыннан 80 мең сум күләмдә акча алган иде. Аңардан банк, алда телгә алган хезмәт өчен, ай саен 1360 сум акча түләтеп барган. Ә бу 36 айга 48960 сум дигән сүз. Әлеге акчаларны кайтарыр өчен, туганыбыз иң элек юридик оешмага мөрәҗәгать иткән. Аннан соң, банк хезмәткәре белән элемтәгә кергән. «Суд карарын алып килсәгез, без Сезгә комиссияне кире кайтарабыз», - дигәч, кирәкле документларны җыеп тапшырган да. Әмма суд юлларын да таптарга туры килмәгән аңа. Шалтыратып, барысын да үзләре хәбәр итеп торганнар. Дөрес, бүген әйттең дә, иртәгә китереп тә бирделәр түгел. Якынча биш айлар чамасы көтәргә туры килгән.
Кәүсәрия апа белән аралашкач, башка сорауларга да җавап табу максатыннан, без юрист Галина САВОСИНАга мөрәҗәгать иттек.
- Галина Сергеевна, кредит түләгән вакытта банкларның ссуда исәп-хисабы хезмәте өчен дип өстәмә акча алулары турында газета укучыларыбызга тулырак аңлатып китсәгез иде.
- Чыннан да, кредиттан файдаланган өчен, килешү нигезендә билгеләнгән процентлардан кала, кеше башка түләүләр түләргә тиеш түгел. Әмма күп очракта алар моннан хәбәрдар булмый. Һәм ул акчаларны кредит алганда бер тапкыр, яки аны түләп бетергәнчегә кадәр түли.
- Ә теге яки бу банкка кирәгеннән артыграк түләнгәнме-юкмы икәнлеген кайдан аңларга соң?
- Моның өчен кредит килешүен игътибар белән карарга кирәк. Комиссия дигән сүз үзе үк сездә шик уятырга тиеш. Дөреслектә, банк аны алырга тиеш түгел. Шуңа күрә дә ул аны кире кайтарырга бурычлы. Моның өчен гадәттә банк суд карарын сорый. Тик шунысы бар: кредит алынган көннән өч ел узмаган булу шарт.
- Үз акчаларын кайтарырга теләүчеләр кая мөрәҗәгать итәргә тиеш була инде?
- Хәзер бу эш белән күп кенә юридик оешмалар шөгыльләнә. Аларның кайберләре үз хезмәтләре өчен акча ала, шулай ук бушка эшләүчеләр дә шактый.
- Әлеге оешмаларга мөрәҗәгать иткәннән соң, уртача алганда күпме вакыт уза?
- Бер айдан алып өч ай аралыгында суд була. Шуннан соң, суд карарын банкка илтеп тапшырырга кирәк.
- Комиссияне кайтарган вакытка кредитның түләнеп бетүе мөһим роль уйныймы?
- Акчаларны кайтаруга аның бернинди дә катнашы юк. Әмма, алда әйткәнчә, өч елдан артык вакыт узарга тиеш түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading