Татарстанда җитештерелгән ризыклар, таралу чикләрен киңәйтеп, Россиядәге кибет киштәләренә дә үрмәләячәк.
Аларның бездә ясалганын белгертү өчен, «Татарстанның милли сәүдә маркасы» дигән тамга сугылачак. 2014 елның декабрендә нәкъ шундый исемле дәүләт учреждениесе оешты. Иң яхшы ит ризыкларын җитештерүчеләрне ачыклау максатыннан, күптән түгел «Казылык» дигән конкурс та үткәрделәр.
«Начарны түгел, яхшыны күрсәтәсе килә»
«Татарстанның милли сәүдә маркасы»н җитәкләүче Илсур Сафиуллин сүзләренчә, оешманың максаты - республиканың бердәм брендын булдыру. Инде бишесен теркәргә документларны тапшырганнар: «Милли сәүдә маркасы», «Үзебезнең продукт», «Намуслы продукт», «Юмарт» һәм «Намус». Милли марка оешмасы белән авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында әлеге брендларны куллану турында килешү төзеләчәк. Махсус тамгалы товарларны инде бу елның декабрендә сатып алырга мөмкин булачак. Алар беренче булып конкурста җиңгән ризыкларда очраячак.
- Германиядә дөньякүләм танылган Октоберфест - сыра фестивале, шулай ук шәраб, сыр, Испаниядә помидор бәйрәме бар. Әлеге фестивальләр кешеләр көнкүрешенең бер традициясенә әйләнә, алар аша илләр үзләренең җитештерүчәнлеген һәм мәдәниятен күрсәтә, - дип сөйләде Илсур Сафиуллин.
«Казылык» конкурсында егермеләп ит җитештерү предприятиесе катнашкан. Узган атна ахырында аларны республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бүләкләделәр. Дипломнарның күпчелеге «Чаллы бройлер» белән «Пестречинка»га китте. Ит продукцияләрен, дүрт төркемгә (пешерелгән, ысланган колбасалар, деликатеслар һәм ярымфабрикатлар) бүлеп, җиз иләк аша үткәреп тикшергәннәр: сертификатларын да караганнар, ризыкларны лабораториягә дә тапшырганнар. Жюрига төрле өлкәдә эшләүчеләрне чакырганнар, ит ризыкларын кабып карап, хөкем карары чыгарырга Татарстанның халык артисты Венера Ганиева да килгән.
- Конкурста дуңгыз итеннән ясалган ризыкларны да катнаштырдыгызмы? - дип сорадым Илсур Сафиуллиннан.
- Әйе, итне сыерныкына, дуңгызныкына, үрдәкнекенә аерып тормадык. Җиңүчеләр арасында дуңгыз ите кулланыла торган доктор колбасасы да бар, халыкның яраткан ризыгы ул. Россиянең үзәк каналларында азык-төлекнең сыйфатын тикшереп, начарларына төртеп күрсәтәләр. Без, халыкның башын бутамыйча, киресенчә, яхшыларын ачыкларга телибез. Декабрьдә сөт ризыклары арасында ярыш үткәрергә ниятлибез. Шулай ук республика шәһәрләренә чыгып, җирле товарлар арасында да алдынгыларын ачыклау теләге бар, - дип сөйләде Татарстанның милли сәүдә маркасы җитәкчесе.
Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов итчеләрдән мондый активлыкны көтмәгән.
- Элегрәк, бернигә дә карамый, җитештерү максаты куйган булсак, хәзер ул гына җитми, базарда көндәшлек зур. Сыйфатлы һәм матур товарны тәкъдим итүнең аны ясап чыгарудан да авыррак икәнлегенә төшендек. Җиңүче брендларны матбугат чаралары аша халыкка танытырга кирәк, - дип, бурыч та билгеләде министр.
Җитештерүчеләрнең аңа сораулары шактый җыелган. Шундыйларның берсе: әгәр товар сатылмаса, кибетләр аны кире кайтара. Җитештерүчегә болай да бик күп вәкаләтләр йөкләнгән. Бу күренешне генә булса да алар файдасына үзгәртеп буламы икән?
Аграр министр җавап биргәнчә, «Сәүдә турында» федераль законны сатучылар күбесенчә үз мәнфәгатьләрен күздә тотып язган. Аңа нинди генә үзгәреш кертелсә дә, сәүдә челтәрләре барыбер отышта кала.
- Кризис аларны вакытлыча урынына утырта, бу арада эре сәүдә челтәрләренә йөрүчеләр кимеде. Аның каравы, соңгы ике ел белән чагыштырганда, быел ярминкәләрдә сатып алучылар бермә-бер артты. Җитештерүчеләргә, эре сәүдә челтәрләренә «яшел ут» кабыза алырбыз, дип вәгъдә итә алмыйм. Дәүләт Думасында, җитештерүчеләр белән сәүдә челтәрләре арасында гадел мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен, «Сәүдә турында»гы законга үзгәрешләр кертү турында сөйләшүләр бара, дип беләм. Дөресен әйткәндә, эре кибетләргә безнең продукция түгел, сатып алучыларыбыз гына кирәк, - диде Марат Әхмәтов.
Ат итеннән казылык җитештерүче Али Сөләйманов конкурста беренче өчлеккә керә алмаса да, лауреат булды. Бу уңайдан аграр министр:
- Сафиуллин (милли марка җитәкчесе Илсур Сафиуллин - авт.) сине яратып бетермәгән, күрәсең. Юкса казылыгыңа тиңнәр юк иде, - дип шаяртты.
- Мин агропромпаркта ачылган көннән бирле эшләп, бәяләрнең бертуктаусыз артуына шаккатам. Анда күбесенчә арадашчылар эшли. Итнең бер килосы 480 сумнан артмаска тиеш булса да, 550 сумга сатучылар да бар. Бәяләрне ничек тә булса йөгәнләргә мөмкинме? - дип сорады эшкуар.
Министр үз җавабында әйтүенчә, җитди чаралар күреп булмый, халыкка бу турыда әйтеп, сатучыларны оялтып кына була.
Казылык түгел - казы
Али Сөләйманов «ШК»га Яшел Үзән районы Гари авылында инде 15 ел хәләл казылык җитештерүе турында сөйләде.
- Мин Сергач мишәре, бездә казылык ясау элек-электән килә. Мәктәптә укыган чакларда әтиләр ясый иде. Аны Мәскәүгә алып барып саткан чаклар да истә. Теге вакытта казылык сатуны спекуляция дип кабул итсәләр, үзгәртеп кору чорыннан соң ул бизнеска әйләнде. Хәзер көндәшлек зур, казылыкка кем бал, кем борыч, кем химия куша. Әмма иң ышанычлы ысул - бабайлар рецепты, алар бернинди ароматизаторлар кулланмаган. Ихлас күңелдән эшләргә кирәк, аз гына сарымсак, тоз, шикәр комы кушсаң, бүтән бернәрсә кирәкми. Какланган вакытта үзенә бер тәм керә, озак саклана һәм файдалы, - дип сөйләде Али әфәнде.
Әңгәмәдәшемнең әтисе казылыкны келәттәге бодайга күмеп куя торган була. Туганнар кайтып төшүгә, келәттән кереп ала, һәр казылыкта кайчан ясалганы турында язу да калдырылган була. Кечкенә Али, әтисе казылыкны яшереп куя, дип уйлый, хикмәтен үсә төшкәч кенә аңлый. Элек суыткычларга дефицит була, шуңа да бодай табигый суыткыч ролен үтәгән. Аның эчендә «кислород мендәре» барлыкка килә, ягъни һава керми, эссе дә, салкын да түгел, нәтиҗәдә казылык яхшы саклана.
- Бик озак сертификат эшләп булмады. Сез нитрия натрия кушмыйсыз, казылык аннан башка бозыла, эчәк таякчыклары барлыкка киләчәк, шуңа күрә сертификат бирә алмыйбыз, диделәр. Сертификацияләү бүлеге бусагасын күпме таптаганмындыр. Җитәкчесе: «Синең казылыгыңны гына ашасам да, таләпләр үтәлмичә, рөхсәт кәгазьләрен бирә алмыйм», - диде. Соңыннан ул миңа Чиләбе өлкәсендәге Мичурин институтына барырга киңәш итте. Анда да 15 тапкыр булдым. Ахыр чиктә казылыкка сертификат декларациясен Россиядә беренче булып мин ясаттым. Нитрит натрияне барыбер өстәмим, экологик чиста казылык ясыйсым килә. Белгечлегем буенча мин ветеринар, нитрит натриянең нинди көчле агу икәнлеген яхшы беләм. Элек ул аерым сейфта саклана иде. Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе (УБЭП) төнге сәгать өчтә килеп, аның күпме калганын тикшерә ала иде. Ә хәзер ул тәмләткеч буларак барлык колбаса эшләнмәләрендә кулланыла, - дип сөйләде эшкуар.
1990 еллар башында Али әфәнде казылыкны «Бәхетле» кибетенә сатуга китерә, хәтта технологның да мондый нәрсәне беренче генә күрүе була. Кибет җитәкчелеге ризыкны авыз итеп карый да алып кала. Исемен казылык дип куярга тәкъдим итәләр. Фермер каршы килә, ат итеннән ясалган бу ризык мишәрләрдә, башкортларда, уйгырларда, үзбәкләрдә, казахларда казы дип атала.
Казылык бит ул колбасаларның барлык төрен аңлата торган сүз, дип, эшкуар каршы килсә дә, кибетчеләр барыбер үзенчә итә.
Гари авылында бүген 4-5 тонна казылык ясалып, шуның яртысы «Бәхетле»гә китә. Ә кайчандыр 400 килограмм гына чыгара торган булганнар. Али әфәнденең үз атлары да бар, халыктан да итен дә, тере килеш тә ала. Терлекне суем алдыннан симертәләр.
Казылык сорап, дөньяның төрле почмакларыннан, хәтта Кытайдан да заказлар килә. Бу җәһәттән интернет кибет ачканнар. Товар ташый торган компанияләр казылыкны иясенә җәһәт кенә илтеп җиткерә.
- Берне генә сораучылар да бар, кеше бит башта кабып карарга тиеш. Күптән түгел бер компаниядән шалтыратып, бер тонна казылык аласыбыз килә, диләр. Аның белән эшләгәнегез бармы соң, дип сорадым. Колбаса сату буенча зур челтәребез бар, диләр. Бу бит колбаса түгел, казы. Саклау шартлары четерекле. Башта әзрәк алып, эшләргә өйрәнегез, дип аңлаттым. Безнең казылык кризиска кадәр күпме торса, хәзер дә шулай. Көндәшләрнең кайберләре бәяне күтәреп, табыш ала алмыйча, базардан китте, - диде эшкуар.
Али әфәнде сөйләвенчә, Казан агропромпаркында алар янына дуңгыз сатучыларны бастырганнар. Бер ел чамасы моңа канәгатьсезлек белдергәннәр, әмма җитәкчелек бер чара да күрмәгән.
- Туристлар хәләл белән дуңгызның янәшә торуына аптырый иде. Шулчак, колбаса сатыла торган рәтләрдән башка урынга күчтек. Күпмедер вакыт зыянга эшләдек. Паркка керүгә үк, үзебезнең баннерны урнаштырдык. Узган атнада, ярты ел сорап йөргәч, ниһаять, тагын бер павильон ачтык. Хәләлне дөрес сату кагыйдәләрен күрсәтәсем килә, дидем җитәкчелеккә. Сиңа нәрсә ошамый, менә бит, барысы да хәләлне сата, диделәр. Тагын каршы килдем: итчегез бер үк түмәрдә бер үк балта белән башта дуңгызны турый, аннары - хәләлне. Шуннан соң мин ул итне ничек хәләл дип әйтә алам соң? Аерым павильон алып, итне дә үзебез эш итәбез хәзер, - диде әңгәмәдәшем.
Ит җитештерүчеләрне ни борчый?
«Татарстанның милли сәүдә маркасы» җитәкчесе Илсур Сафиуллин әйтүенчә, ит җитештерүчеләрне хафага сала торган берничә мәсьәлә бар. Беренче урында - фальсификат, ягъни ялган продукция.
- Бер оешма яхшы гына товар чыгара башласа, шунда ук аңа охшатып ясаучылар килеп чыга. Милли марканы андыйларга юлны ябар өчен уйлап таптык. Аны да ялганлап чыгармасыннар өчен, махсус билгеләр - голограммалар кулланачакбыз. Җитештерүчеләрне көн саен тикшерә алмыйбыз, әмма берәр хилафлык килеп чыкса, тамгадан мәхрүм итәчәкбез, - диде Илсур Сафиуллин.
Икенче кыенлык - җитештерүчеләрнең зур ритейлерлар, ягъни кибетләрнең киштәләренә эләгә алмавы. Югарыда әйтелгәнчә, аларны безнең фермерлар түгел, калын кесәле сатып алучылар кызыксындыра. Тик шулай да «Зельгрос» белән эшләр яхшы бара, киртәләр куймыйлар. «Бәхетле», «Эдельвейс», «Августина»ларыбыз да үзебезнең җитештерүчеләр белән кулга-кул тотынышып эшли. «Ашан»га Татарстанда үстерелгән яшелчәләрне кертү турында сөйләшүләр алып барыла.
Комментарийлар