Мамадыш якларыннан Урта Сон авыл мулласы Рафис хәзрәт Сәлимов өстеннән зарлы хат килеп төште. Анда барлык фактлар шундый төгәллек белән тасвирланган. Бөркет күзле, Эйнштейн хәтерле кеше булырга кирәктер аның өчен.
«Безнең муллабыз - «во»!»
Хатта язылганча, октябрь башында Урта Сон мулласы Югары Сон машина-трактор паркында Чаллыдан «КамАЗ» (дәүләт номерына кадәр күрсәтелгән!) чакыртып, газорезка белән комбайнны металлоломга кисеп яткан. Мулланы Югары Сон хуҗалык рәисе тоткач та, ул: «Югарыдагыларны туендырырга акча кирәк», - дип акланган. «Урта Сон мулласы Сәлимов Рафис үз кесәсен баету хакына динне мәсхәрәли», - дип, ахырда пичәт тә суккан Рашит исемле хат авторы.
Мәчет эшләрен дә алып барырга, комбайннар турарга да җитешүче мулланы күрергә теләп, 50 хуҗалыклы авылга юл тоттым. Кибет тирәсендәге өч хатынга, муллагыз өстеннән редакциябезгә хат килде дигәч, тегеләр аптырап калды. Хәтта ышанмадылар! «Безнең муллабыз «во!» - дип, берсе баш бармагын тырпайтып та күрсәтте.
- Азанны вакытында әйтә, ашлар уздыра. Аның турында бер начар сүз дә әйтә алмыйбыз. Комбайн белән күпме генә акча эшләп була икән соң?! Югары Сонда яшәүчеләр үзләре үзләштерүчеләр бит алар, - диде икенче хатын, хатның сафсата икәнлеген дәлилләргә теләп.
Исемнәрен әйтүне сорагач, хатыннар, итәкләренә ут капкандай, яшен тизлеге белән таралыштылар.
Мәчет авыл уртасында, ә мулла яшәгән йорт мәчет янында тора. 59 яшьлек Рафис абый Сәлимов нинди йомыш белән килгәнемне шунда ук аңлап алды. Ул дүртенче ел муллалык итә. Мөнбәргә үз теләге белән менеп утырмаган, район мөхтәсибе һәм авыл халкы ризалыгы белән генә бу җаваплы вазифага керешкән.
Мәчеткә цивилизация җаны өрдерергә теләп, газ керттергән, документларны тәртипкә китергән. Җәй көне балаларга бер атналык дини лагерь дә оештырган. Пластик тәрәзәләр куйдырып, идән сайгакларын алыштыртып, мәчетне җылытып бетергәч, гарәп телен өйрәнергә атлыгып торган әби-бабайларны да бәхет басачак. Авыл халкын җыеп, чүпкә баткан зиратны гөл итүгә дә ирешкән мулла. Авылдашлар җыйган акча һәм химаячеләр ярдәме белән черек коймаларны профнастилга алыштырганнар.
Зират тирәләрен карап йөргәндә, Рафис абый кесә телефоныннан Мамадыш районы мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев белән дә сөйләштерде мине. Аның сүзләреннән аңлашылганча, дин әһелләрен элекке вакытларда да яманлаганнар, хәзер дә пычрак атарга торучылар җитәрлек. Илһам хәзрәт райондагы муллаларны һәрвакыт сабыр булырга чакыруы турында әйтте.
Ит яхшылык, көт...
Теге хатка әйләнеп кайтсак, Рафис абый Кече Сонда туып‑үскән һәм хәзер Казанда яшәүче Камил Мөхәммәтҗанов исемле кеше белән дус. Камил әфәнде берзаман Югары Сонда тимер‑томыр кистереп яткан булган, әмма ничек алып китәсен белмәгән. «Берәр кешең бармы?» - дип муллага эндәшкән. Рафис абый, Түбән Сондагы Ришат исемле тимер җыючыны беләм, дигән.
- Камил мине машинасына утыртты да Югары Сонга алып китте, - дип сөйләде мулла. - Трактор паркында ике егет инде берничә көн сварка белән комбайнны кисәләр иде. Шулвакыт монда килеп җиткән тимер җыючы Ришат: «Бу тимерне алып китәргә кем рөхсәт бирер?» - дип сорагач, Камил: «Менә бу кеше үлчәп калыр», - дип миңа күрсәтте. Берничә көннән соң Ришат, тимерне алып китү өчен, Арчадан ук машина чакыртты. Мин Югары Сонга менеп җиткәндә тимерне төяп бетереп киләләр иде инде. Ул арада җитәкче Рәшит Мөхәммәтҗанов килеп чыкты да: «Ник кердегез монда?» - диде. Камил белән Рәшит - бертуганнар. «Абыегыз белән сөйләшмәгән идегезмени?» - дидем аптырап. Рәшиткә шулай дигәч, ул бугазыма килә башлады. Ришатка: «Тимерне бушатыгыз. Тавышка китә бу», - дидем дә төшеп киттем.
Рафис абый әйтүенчә, бу хәлдән соң Рәшит Мөхәммәтҗанов аңа «тегеләй итәм, болай итәм» дип берничә тапкыр шалтыратып янаган.
- Ахмаклыгым, артык ышанучанлыгым белән барып кердем бит шунда, - ди мулла.
- Аңарчы Рәшит Мөхәммәтҗановның нинди кеше икәнлеген белми идегезме? - дип сорыйм.
- Белә идем. Камилдән: «Тавыш чыкмасмы соң?» - дип сорагач, чыкмас, дип ышандырды.
«Ике тонна металл өчен ник тавышланыйм?!»
Безгә хат Рашит исемле кешедән килде. Әмма «АПК «Продовольственная программа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Югары Сон авылындагы җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтҗанов белән элемтәгә кергәч, ул бернинди дә хат җибәрмәгәнен әйтте. «Ике тонна металл өчен тавышланып йөрү нәрсәгә инде миңа?! Чүп бит ул!» - диде.
Баксаң, Югары Сонда берничә ел элек Камил Мөхәммәтҗанов агрофирма җитәкчесе булган. Агрофирманы АПКга саткач, җирле бүлек җитәкчесе итеп Рәшит Мөхәммәтҗанов билгеләнгән.
- Сукадагы тракторчыларга төшке аш илтеп кайтканнан соң карыйм, мулла металл төяп җибәреп маташа. Аны туктаттым да полициягә хәбәр иттем, - диде Рәшит әфәнде, теге көн вакыйгаларына кире кайтып.
- Мулла сөйләвенчә, ул абыегыз йомышын гына үтәп йөргән бит, - дим.
- Камилнең монда ни катнашы бар? Ул агрофирмасын АПКга биш ел элек сатты. Муллага паркка керергә мин генә рөхсәт бирә алам.
Югары Сонда ташландык хуҗалык корылмалары күп. Анда хәзер каргалар белән күгәрченнәр генә рәхәт күрә. Рәшит әфәндедән җил уйнап йөргән шул корылмалар турында да сорамый булдыра алмадым. Кайчан да булса сыер мөгрәве ишетелерме икән анда?
- Ул биналар иске инде, срогы чыккан. Яңасын төзү очсызрак та әле, - диде.
Татар комбайны ниләр күрми
Камил әфәнденең улы Руслан Мөхәммәтҗанов тимер өеме аркасында килеп чыккан низагтан хәбәрдар булып чыкты. Баксаң, комбайн Рәшит Мөхәммәтҗанов җитәкләгән җирле АПК бүлеге милке түгел икән. Камил Мөхәммәтҗанов агрофирманы җитәкләгәндә, Ютазыдагы «Байряка «Трактор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтән 100 мең сумга 1998 елгы КСК‑100А комбайнын сатып алган булган (моны раслаучы документлар миндә дә бар. - Л.З. ). Агрофирма АПКга сатылгач, комбайн белән башка транспорт чаралары Камил Мөхәммәтҗанов исемендә килеш паркта калып, әкренләп кенә сатыла барган. Комбайн исә - Камил әфәнденең үксез булып калган соңгы милке. Көннәрдән бер көнне авылның бер хатыны аңа: «Сыерларыбыз комбайн тирәсендә йөреп имгәнә», - дигәч, Камил әфәнде аны металлга тапшырасы иткән. Әмма ит яхшылык, көт яманлык дигәндәй, менә шушындый тамаша барлыкка килгән.
Без Камил Мөхәммәтҗанов белән дә элемтәгә чыгып карадык, әмма аның телефоны нишләптер «недоступен» дип тора. Әгәр аның бу мәсьәләгә карата үз сүзен әйтәсе килсә, без ачык.
Без хөкемдар түгел, кемнедер гаепләп, кемнедер яклый да алмыйбыз. Ни күрдек, шуны бәян иттек. Әмма мулланың монда катнашы шулхәтле генә, туган белән туган нидер бүлешә алмый дигән тәэсир калды калуын... Шөкер, Руслан Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, муллага карата ачылган эшне полиция япкан инде. Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш буенча бүлеге матбугат хезмәтендә дә бу мәгълүматны расладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар