16+

Ирек Биккинин: «41 елдан артык «псих» тамгасы белән яшәдем»

Ирек Биккининны кем дип әйтергә дә белмим. Тарих­чымы? Тарихчы. Җәмәгать эшлеклесеме? Әлбәттә! Журналистмы? Журналист. Тагын юрист, тагын...

Ирек Биккинин: «41 елдан артык «псих» тамгасы белән яшәдем»

Ирек Биккининны кем дип әйтергә дә белмим. Тарих­чымы? Тарихчы. Җәмәгать эшлеклесеме? Әлбәттә! Журналистмы? Журналист. Тагын юрист, тагын...

Шуңа, тынгы белмәс бу шәхес турында сөйләүне аның үзенә калдырам мин.

- Ирек абый, шулай да сезне кем дип белергә?
- Минем һөнәрләрем күп. Тормышта ни генә эшләргә туры килмәде. Актив рәвештә судларда катнашам, аерым шәхесләрнең мәнфәгатьләрен яклыйм, шактый гына күп теркәү кәгазьләрен әзерлим. Димәк, мин юрист та. Чит илләргә асрауга алынган балаларның теләге буенча, биологик гаиләләрен эзләп табып, алар арасында элемтә урнаштырам. Эшмәкәр буларак, әлеге эш белән шөгыльләнәм - шуннан салымнар түлим. Туган якның тарихын өйрәнүне дә ташламыйм.

- Сез үз төбәгегезнең тари­хын, шәҗәрәләрне, морзалар нәселләрен ныклап өйрәнгән кеше. Нинди яңалыклар, көтелмәгән табышларга юлыктыгыз?
- Өч мөһим нәрсә ачыкланды. Беренче - безнең яклардан чыккан морза-кенәзләрнең күплеге. Урыс империясе татар кенәзләренең төп өлеше безнең яклардан. Моны ничек аңларга? Казан, Касыйм ханлыкларыннан, Нугай Урдасыннан чыккан кенәз-морзалар буенча сораулар юк - алар үз дәүләтләренең югары катламнарын тәшкил иткән, урыс дәүләтенә буйсынгач, алар үз дәрәҗәләрен саклап калган. Әмма безнең Темников (татарча Төмән) якларыннан ничек бу кадәр күп кенәз-морзалар чыккан? Моңа гади бер логик аңлатма гына бар - аларның да үз дәүләтләре булган. Казанны 1552 елда басып алганда Явыз Иван ягында кенәз Еникей Темниковскийның 10 меңлек гаскәре булу юккамы соң? Бу асылында татар-мишәрдән торган гаскәр булган. Бик күп урыс документларында «темниковские князья, мурзы, татары» телгә алына. Алар кайбер урыннарда Касыйм кенәз-морзалары белән бергә телгә алына, әмма бер кайда да аларның Касыйм ханлыгына буйсынып яшәгәнлекләре турында мәгълүмат юк. Тарихта нугай морзаларыннан Мәскәүгә килгән бер хат билгеле - анда Темников морзаларының аларга һөҗүмнәрен туктатуны сорыйлар. 1521 елда нугайлар үч итәләр - зур көчләр белән килеп, Темников-Төмән каласын яндыралар. Кадом һәм Ермишь морзаларының хәле башка - кайбер документларны укысаң, алар Касыймга буйсыналар кебек, башка документларны карасаң, алар Төмәнгә буйсынган кебек.

Шуннан икенче нәрсә чыга - ничә гасыр узганнан соң да безнең үз дәүләтебез булганлыгы ачыкланды. Берничә ел элек Тө­мән кенәзлегенең (Темниковское княжество) XIV-XVI гасырларда булганлыгына документаль дәлилләр дә табылды. Пенза тарихчылары Сергей Шишлов һәм Вадим Первушкин, Мәскәү тарихчысы, академик Сигурд Шмидт, тарих фәннәре докторлары Ярослав Водарский һәм Олег Шватченко шундый нәтиҗәгә килделәр - Төмән кенәзлегенә 1388 ел тирәсендә кенәз Бехан нигез салган, ә якынча 1523 елда бу дәүләт Урыс дәүләтенә кушылган. Төмән-Темников, Наручат, хәзерге Мордовия һәм Пенза өлкәсе җирләре - алар Касыйм һәм Казан ханлыкларына кермәгән һәм монда шактый күп татарлар яшәгән. Аларның калалары, күпсанлы аристократиясе булган. Безнең дәүләт турында документлар Приказ казанского дворца дигән дәүләт органында сакланган. Әмма, кызганычка, 1701 елда бу Приказның бинасы һәм анда сакланган документлар тулысынча янган.

Өченче яңалык - 2011-2012 елларда үткәрелгән ДНК-тикшерү көтелмәгән нәтиҗәләр бирде. Казан егете Максум Акчурин җитәкчелегендә, без татар-­мишәр аристократиясеннән булган 50 кавемнең ирләр линияләре буенча ДНК-өлгеләрен җыеп, махсус лабораториягә җибәрдек. Максум безгә кирәкле пакетларны җибәрде, ә без Таһир Абдурахманов белән авыллар буенча йөрдек. Темников-Төмән кенәз-морзаларының яртысы, ир линиясе буенча, чыгышлары Балкан ярымутравыннан килә икән. Бу Акчурин, Дашкин, Долотказин, Енгалычев, Еникеев, Кашаев, Килькеев, Кудашев, Кудяков, Мамин, Муратов, Ненюков, Сухов, Утешев һәм башка кавемнәр. Җиде кавемнең ДНК-өлгеләре аларның хазарларга хас булган Q1b гаплогруппасыннан булганнарын күрсәтә. Бер кавем - кенәз Кугушевлар - N1c1 гаплогруппасыннан булып чыкты. Бу гаплогруппа төньяк халыкларга хас - финн, якут, бурят кебекләргә.

Гаҗәеп хәл - без үзебезне гел Урта Азиядән, Себердән, Алтай тауларыннан килгән дип белә идек. Ә күпчелегебез Балкан ярымутравы һәм Төньяк Кавказдан икән. Мин соңрак үземне дә тикшердем - минем борынгы бабаларым да шул ук Балканнардан. 50 кавемнән бер кавем генә Кытай якларыннан булып чыкты - кенәз Мангушевлар.

- Гаиләгез турында берничә сүз...
- Хатыным Татьяна, ике улым - Юнир, Тимур, бер кызым - Җәмилә. Өчесе дә гаиләле, дүрт оныгым бар - Әминә, Әмир, Марат, Кәрим. Юнир гаиләсе белән Саранскида яши, Тимур һәм Җәмилә - Мәскәүдә. Тимур белән Җәмиләне «Сәләт» лагерена ял итәргә йөргән яшь татарлар белергә тиеш - алар 90 нчы еллар ахырында берничә сезон анда иделәр. Икесе дә 15 яшьләрендә урта мәктәпне тәмамладылар.

- Сез 2012 елда, табиблар битарафлыгы һәм башка сәбәп­ләр белән, үзегезгә 1970 елда ук куелган гаделсез диагнозны алдыруга ирештегез. Сезне суд аша табиблардан 10 миллион сум акча да таләп итәчәк дип язганнар иде интернетта...
- Әйе, берничә суд булды инде. 41 елдан артык «псих» тамгасы белән яшәү бик үк җиңел булмады. Тормышта күп яшерен хәрәкәтләр эшләргә, борма юллар эзләргә туры килде... Ялгансыз, хәйләсез торсам, хәзерге көнгә кадәр колхоз слесареннан артык эш таба алмас идем. Мондый диагноз булганда, техника белән эш итәргә ярамый, югары уку йортларында да укырга ярамый. 1970 елда мине яңа кергән Саранск электроника приборлары техникумыннан да кудылар, укырга бер көн дә бирмичә... Ә болай мин өч югары белем алдым, тарих буенча аспирантура тәмамладым.
1989 елда Татар иҗтимагый үзәгенең Мордовия бүлеген оештырдым, 1991 елдан 2007 елга кадәр «Якташлар» татар оешмасының җитәкчесе булып тордым. Минем бу диагнозым турында түрәләрдән иң беренче булып район башлыгы Кәбир Альмяшев белде, безнең авыл мәктәбендә завуч булып эшли иде. Соңрак, 1981 елда, ул бу диагнозны беренче тапкыр миңа каршы кулланды. 2011 елның ахырында мин, Ләмберә район суды юлламасы белән, Мәскәүдә Сербский исемендәге психиатрия үзәгендә бер ай тикшерүдә булдым. Андагы профессорлар минем тулысынча сау-таза һәм 1970 елда да психик яктан сау-таза булганлыгымны раслады.

- Ничә тел беләсез? Гарәпчә сөйләшәсезме?
- Кызганычка, гарәпчә сөйләшә алмыйм. Хәрефне таныйм, укый алам, әмма телне белмим. Моны зур җитешсезлек дип саныйм. Татар һәм урыс теленнән башка инглиз һәм испан телләрендә аралаша алам - укыйм, язам һәм сөйлим.

- Бүген ни белән шөгыльлә­нәсез?
- Әйтеп киткәнемчә, асрауга алынган балаларга аларның туган гаиләләре белән элемтәгә керергә ярдәм итәм. Әле язылып бетмәгән диссертациямә яңадан кайтырга уйлыйм. Мин аны 1990 еллар ахырында башлаган идем, безнең Касыйм-Төмән-Саранск-Пенза якларының татар аристократиясе турында. Фәнни җитәкчем профессор Николай Заварюхин кинәт үлеп киткәч, мин бөтенләйгә бу эшне туктаткан идем, чөнки Мордовиядә башка тарихчылар бу теманы, гомумән, безнең якларның татар темаларын йә үлеп яратмыйлар, йә язарга куркалар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ирек агай , эго бу каршылыклар БУЛМАСА, сез шунын, кадэр эшли алмаган булыр идегез кебек .Коммунистлар дэулэте бик куп гаилэлэрне мыскыллады , асты , кисте . Исэн калганнарны богэ алмады . Мин сезне Киевкэ килеп , очрашканнан бирле хэтерлим .Экскаватор заводында эшлим дигэн идегез . Газетагызнын, бер битенен, копиясе эле дэ миндэ саклана .

    Мөһим

    loading
    2
    X