16+

«Кабан күле хәзинәсен тапсыннар иде»

Җәй буе Казанның Кабан күлен берничә йөз белгеч җентекләп өйрәнде.

«Кабан күле хәзинәсен тапсыннар иде»

Җәй буе Казанның Кабан күлен берничә йөз белгеч җентекләп өйрәнде.

Явыз Иван явыннан бирле төптә яткан хәзинәне эзләп табу өчен түгел, максат башка: Түбән, Урта һәм Югары Кабан күлләрен төзекләндерү буенча проектлар тәкъдим итү. Казан ратушасында конкурска нокта куелып, җиңүчегә бер миллион сум тапшырылды.

Июнь башында Казан мэриясе башкаланың йөзек кашы булган күлне төзекләндерүгә конкурс игълан итте. 160тан артык хезмәт кабул ителеп, финалга унысы гына үтте. Узган җомгада проект вәкилләре өч минут дәвамында жюри рәисе Казан мэры Илсур Метшин һәм журналистлар каршында сынау тотты. Кайбер командаларның чыгышында миллилек бөтенләй телгә алынмады, кайберләрендә, киресенчә, чамадан тыш артып китте.

Мәскәү-Париж командасы күл буенда «Зилант» манарасын урнаштырырга тәкъдим итте.
Нидерланд-Мәскәү командасы Кабанны балалар паркына әйләндермәкче, анда сигез станция сурәтләнгән: «Аждаһа күзе», «Казан-парк», «Био-станция», «Фән йорты», «Чатыр-тау» һ.б.

Казан-Флоренция командасын журналистлар аеруча җылы каршы алган сыман булды, чөнки дөньякүләм танылган белгечләр белән беррәттән Казан вәкиле дә финалга үтте. Әлеге стратегия җиде ел эчендә күлгә килүчеләрнең санын бер миллионнан җиде миллионга кадәр арттыруны күздә тота.
-Безнең күзаллау буенча, күлнең төп элементы - Татарстанның рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклый торган Милли китапханә, аның каршында сәнгать үзәген урнаштырдык, - дип сөйләде проект авторлары.

Россия-Франция командасы Кабан күле турында Казан халкыннан сораштырып, беренче урында хәзинә турында риваятьнең әһәмиятле булуын ачыклаганнар. Шулай ук проект авторлары Камал театры янында шарлавык булдырырга тәкъдим итә. Кыскасы, бик кирәкле һәм шул ук вакытта якын арада гына тормышка ашмастай тәкъдимнәр дә күп булды.

Җиңүчене Илсур Метшин игълан итте. Бер миллион сумга «Тасма. Казанның үлемсез риваяте» проектын тәкъдим иткән Россия-Кытай командасы лаек булды, күлне дә аларның проектындагы кыяфәткә китерәчәкләр. Авторлар, беренче чиратта, экология мәсьәләсенә, ягъни суның чисталыгына игътибар иткән.

- Яр буенда сәүдә, машина кую урыннары булдырсак, Кабан кү­лендә тормыш җанланып китәчәк. Кешеләр, шәһәрдән аерылмыйча, үзләрен табигать кочагында сыман хис итәчәк, - дип, проектны тәкъдим итте 29 яшьлек Кытай егете Стенли Ланг. Шулай ук күл өстендә йөзеп йөри торган бакчалар, кафе һәм рестораннар, җәяүле юллары һәм пристаньнар урнашачак. Кабан күленә киләсе елның язында Камал театры янындагы мәйданнан тотынырга ниятлиләр.
- Парклар һәм скверлар елын яр буйларын төзекләндерүне дәвам иттереп, Сидней, Истанбул һәм Сингапур кебек шәһәрләр дәрәҗәсенә җитү өчен, бөтен көчебезне куячакбыз, - диде шәһәр башлыгы Илсур Метшин.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты:
- Татарстанда белемле, алдынгы карашлы кешеләр буыны үсеп җитте, аларны куллану мәсьәләсе генә борчымый. Аларның булдыру, иҗат итү, шәһәрләрне үзләре һәм балалары өчен үстерү, уңайлы мохит тудыру теләге бар. Без республиканың иҗади индустрия вәкилләре өчен мәйдан булдырачакбыз.

Кабан күленә ниләр җитми?

Рөстәм Закиров, Татарстанның халык артисты:
- Кабан күлендә еш булырга туры килми, узган ел гаилә белән катамаранда йөреп алдык. Кабан күле - тарихи урын, татар халык әкиятләреннән төзелгән әйберләр белән бизәлсә, халык­ка күңеллерәк булыр иде. Шәһәр үзәге болай да европалашып бетте инде, татарлыкны күбрәк чагылдырырга кирәк.

Фәүзия Дәүләтшина:
- Кабан күлен чистартасы, ярларын ныгытасы иде. Коена торган урын - пляж да күрәсе килә. Заманында без Кабан күле янында, Калининский бистәсендә тордык. Гел күлдә коена идек, суы да чип-чиста булды, хәзер пычратып бетерделәр. Кабанның чисталыгын, матурлыгын күреп калсак иде. Хәзинәсен дә тапсалар, безнең өчен бу зур могҗиза булыр иде.

Нурислам Мурадимов:
- Яшеллек җитми. Татарстанда үсә торган агачлар - юкә, нарат, миләш, шулай ук чәчәкләрне күбрәк утыртырга кирәк, төн­боеклар да күрәсе килә. Камал театрында булганда, Кабан күленә күз салмыйча китмим.

Наҗия Хәмидуллина:
- Кыш көннәрендә күл буенда чаңгы юллары, җәен велосипед юллары ясасалар, бик күңелле булачак. Хәзер су янына төшә торган түгел, агачлар, үләннәр куе булып үскән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading