16+

Казанда күгәрченнәр кырыла

Казанның Урицкий паркында күгәрченнәр кырыла. Көн саен утызлап кош үлә ди. Шул тирәдә генә эшләүче Гөлсинә Ибраһимова әйтүенчә, паркта җыештыручы Зинаида Гәрәева, күл өстеннән үлгән күгәрченнәрне чүмеч белән җыеп, капчыкка тутыра икән.

Казанның Урицкий паркында күгәрченнәр кырыла. Көн саен утызлап кош үлә ди. Шул тирәдә генә эшләүче Гөлсинә Ибраһимова әйтүенчә, паркта җыештыручы Зинаида Гәрәева, күл өстеннән үлгән күгәрченнәрне чүмеч белән җыеп, капчыкка тутыра икән.

Күбенү галәмәте?
Кеше сөйләгәнгә генә ышанмый, бу галәмәтне үз күзләребез белән күрү өчен, атна башында кичке якта шоферыбыз Альберт белән Урицкий паркына юл тоттык. Без инде парк тулы күгәрчен мәетләре күрербез дип барган идек, тик кош мәетләре алай тиз генә күзгә ташланмады. Альберт белән тирә-якны шымчылар шикелле үткен күзләребез белән «актарганда», агачлар тирәсендә канатларын фәрештә кебек җәеп, кортлый башлаган бер күгәрченгә тап булдык. Аннары күлдә башы белән аска карап яткан күгәрчен мәете күрдек. Ярда тагын берсе ята.

Без мәрхүм күгәрченнәрне тамаша кылырга дип кенә бармадык, ниятебез - үлгән кошны экспертизага алып барып, үлем сәбәбен ачыклау. Шуңа да паркка барышлый даруханәдән махсус перчаткалар белән битлек кереп алдым. Паркта шуларны киеп, үлгән кошны кулга алдым да өч кат пакетка төрдем, дүртенчесенә салдым. Үтеп-сүтеп йөрүчеләр муеннарын сузып, күзләрен шар ачып, безгә карап тордылар.

Парк янында яшәүче Ләйлә Нотфуллина әйтүенчә, кошлар өч атна элек кырыла башлаган. Су өстендә генә түгел, үлән арасында да, агач төпләрендә дә тәгәрәшеп яталар, ә парктагы этләр шул бичараларны өзгәләп бетерә ди.

Ә Гөлсинә апа Ибраһимова инде июнь аенда ук кошларның сәерлегенә игътибар иткән.

- Кичен һәрвакыт берничә күгәрчен күл буенда бөрешеп утырган була. Икенче көнне иртән-иртүк карасам, алар инде җан биргән. Бу хәл көн дә кабатлана. Кошлар шулкадәр кызганыч. Башка елларда мондый галәмәтнең булганы юк иде, - ди Гөлсинә ханым.

Дөрестән дә, без барган көнне дә күгәрченнәр күл буендагы авыш бетон ныгытмада нәүмизләнеп утыра иде. Мине шунысы гаҗәпләндерде: ни өчен үлгән күгәрченнәр суда җан бирә икән соң? Юкса, су кошлары да түгел бит үзләре. Күрәсең, соңгы минутларын шул күл буендагы бетон ныгытмада үткәреп, күзләрен йомып, суга тәгәрәп төшәләрдер.

Күгәрчен эпидемиясе турында беренче булып социаль челтәрләрдә чаң суга башладылар. Шушы вакыйганың килеп чыгышына һәркем үз фаразын җиткерде. Ә менә паркта алты ел эшәүче Зинаида Гәрәева:

- Күгәрченнәр чама белмичә ашап, үз-үзләрен харап итә. Алар хәзер генә түгел, ел әйләнәсе үлә, - ди.

Урицкий паркы янында икенче санлы икмәк заводы урнашкан. Зинаида ханым фикеренчә, күгәрченнәр шунда бодай ашап, парктагы күлгә су эчәргә төшәләр дә, эчләрендәге бөртекләр бүртеп, тәпи сузалар...

«Сәбәп орнитозда түгел»
Икенче көнне дүрт кат пакетка төрелгән күгәрчен мәетен Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясенә экспертизага илттем. Директор урынбасары Айдар Садриев әйтүенчә, күптән түгел Казан ветеринария берләшмәсе лабораториягә Урицкий паркыннан үлгән дүрт күгәрчен җибәргән.

Гадәттә, кошларны өч төрле чиргә тикшерәләр: кош гриппына, Ньюкасла чиренә һәм орнитозга. Беренче ике чирне тапмаганнар, ә менә ике күгәрчендә орнитоз ачыкланган. Ул кошларга гына түгел, алар белән тыгыз элемтәдә булган кешеләргә дә, әйтик, кошчылык фабрикасында эшләүчеләргә дә йогарга мөмкин. Әгәр паркта ял итүчеләр күгәрченнәрне кулга тотып йөрмәсә, аларга орнитоз «ябышмаячак».

Лабораториядә күгәрченнәрне тикшерүче - бүлек мөдире Сергей Тюлькин әйтүенчә, инфекция кошларның аеруча тын һәм лайла юлларында йөри. Мин китергән коштан да соскоб алдылар. Экспертиза нәтиҗәсе аның берни белән дә авырмавын күрсәтте.

Ә Республиканың Министрлар Кабинеты каршындагы баш ветеринария идарәсе бүлек җитәкчесе Александр Козлов сүзләренчә, Урицкий паркындагы күгәрченнәрнең үлеме орнитозга бәйле түгел, чөнки әлеге чир әллә ни куркыныч тудырмый. Җитмәсә, орнитоз кыргый күгәрченнәрнең күбесендә бар.

- Урицкий паркындагы кошларны агуламаганнармы икән, дигән дә шик тә бар. Хәзер лабораториядә тикшерү эшләре дәвам итә. Иң мөһиме - җитди куркыныч тудыручы кош гриппы белән Ньюкасла чире табылмады. Гадәттә, алар табылган очракта, кош-кортны күпләп юк итәләр. Безнең республика хуҗалыкларында, кошчылык фабрикаларында 15 миллионлап кош-корт исәпләнә, шуңа да мондый хәлләр контрольгә тиз алына, - диде Александр Козлов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading