16+

Мәгариф оешмаларында балаларга «Чоко пай» ашаталар?!

Казандагы балалар бакчаларында ризыкларны тиешле күләмнән азрак салалар, дип шаулап алды матбугат. Сабыйларның инде ай буе җиләк‑җимеш күргәне юк, тавык, балык, эремчек порцияләрен дә «кысалар», имеш.

Мәгариф оешмаларында балаларга «Чоко пай» ашаталар?!

Казандагы балалар бакчаларында ризыкларны тиешле күләмнән азрак салалар, дип шаулап алды матбугат. Сабыйларның инде ай буе җиләк‑җимеш күргәне юк, тавык, балык, эремчек порцияләрен дә «кысалар», имеш.

Бу уңайдан Казанның азык‑төлек һәм социаль туклану департаментында прокурорлар тикшерү алып бара.

Сарык ите ярамый
Шушы вакыйгалар куерган бер көндә, Татарстан журналистларын илаһи уптым башкаланың азык‑төлек һәм туклану комбинатына дәштеләр. Гүзәл Ананьева генераль директор вазифасында ике генә ай эшләсә дә, күп кенә сорауларга урынбасарлары ярдәменнән башка гына җавап бирде.

- 2013 елгы Универсиадага дип ачылган бу комбинатка Россиядә тиңнәр юк. Дүрт складта ике атналык запас саклана. Тәүлегенә 45 мең порция ризык әзерләнә, - диде ул.
Беренче булып безне гауга китереп чыгарган җиләк‑җимеш складына алып керделәр. Алма, банан, грушалар тутырылган әрҗәләр исәпсез монда. Үгезне мөгезеннән тоткандай, җитәкчедән шау‑шулы вакыйганы шәрехләвен сорадык.

- Шикаятьләр килгән ике бакчага да барып, ит буенча бернинди кагыйдә бозу да ачыкланмады. Җиләк‑җимеш белән бер атна чамасы тоткарлык булды, әмма СанПиН кагыйдәләре буенча аларны соклар белән алыштырырга рөхсәт ителә. Учреждениедә ниндидер сәбәпләр аркасында ит булмаса, аны тавык яки эремчек белән алыштырып була ала, - диде генераль директор.
Туклану департаменты атна саен 20 миллион сумлык товар сатып ала. Әмма соңгы арада җитештерүчеләр һәм арадашчылар (поставщиклар) сыйфатсыз ризыкларны аеруча күп китерә башлаганнар, атна саен 20 тоннаны кире борып җибәрәләр. Департамент шәхси хуҗалыклар белән дә эшли, әмма аларның товарлары да еш кына лаборатория тикшерүен уза алмый. Җитмәсә, фермерлар продукцияне кирәкле күләмдә җитештерергә өлгерми.

Нәниләргә һәм мәктәп укучыларына сарык белән дуңгыз ите ашатмыйлар, тавык, күркә, сыер итен, балык әзерлиләр. Әмма монда елгада түгел, диңгездә йөзеп йөри торган балыкларга кадер-хөрмәт күрсәтелә. Беренчедән, елганыкында кортлар булырга мөмкин, икенчедән, диңгездәге кардәше белән чагыштырганда, тегесе кылчыклырак.
- Балалар ит яратмый, тавык итенә ябырыла. Үземнең өч балам да тавыкны көне буе ашарга әзер, - диде Гүзәл Ананьева.

- Бәлки, сез аны тәмле итеп әзерләмисездер, - дип төрттереп куйды журналист халкы.
- Үзегез кабып карарсыз, - диде җитәкче.

Складларны энә күзе аша үткәреп йөргәндә, күземә «Чоко пай» дип аталган тәмлүшкәләр чалынып алды.
- Аны да мәктәпләрдә ашатасызмы? - дип гаҗәпләндем.

- Юк, без Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучыларны да ризыклар белән тәэмин иттек, шуннан калды. «Рубин» матчларында да хезмәт күрсәтәбез, шуңа складта «Пепси»лар да саклана - диде җитәкче.

Мәктәпләрдә дә - «хәләл» мода

Махсус киемнәр кидертеп, безне лабораториягә дә алып керделәр. Хәтта даны еракларга таралган «Бәхетле» һәм «Ашан» кибетләре дә, киштәләргә тезгәнче, товарларын биредә тикшертә. Лаборатория мөдире Ольга Артамонова сүзләренчә, аена җиде мең тикшерү үткәрелә. Иттә дә, балыкта да, ярмаларда да, кыскасы, барлык товарларда да «гөнаһ» табыла.

Комбинатка китерелгән һәр партияне тикшерәләр. Әйтик, 10 тоннадан 10‑20 берәмлекне сайлап алып, берничә төрле тикшерүдән соң, лабораториягә шуның 2‑3 граммы гына барып җитә.
Безнең алда ак май белән тәҗрибә дә күрсәттеләр. Махсус җиһазга аның ике төрлесен урнаштырдылар. Май чын булса, машина сары төсне, кушылмалар өстәлгән булса, ак һәм зәңгәр төсләрне күрсәтә. Җиһаз тиешле карарын берничә минут эчендә чыгара. Ике майның берсе ялган булып чыкты.

Кайнар ризыклар әзерләнә торган цехта сиксәнләп кеше сменалап тәүлек буе эшли. Мәктәп ашларын, әзерләп бетергәч, шокер дип аталган җиһазларда суыталар. Ә менә хастаханәләргә суытмыйча гына термо савытларга тутырып җибәрәләр.

Департамент җитәкчесе сүзләренчә, мәктәптәге меню ике атнага әзерләнә, анда аксымнар да (эремчек, ит, тавык), майлар, углеводлар (боткалар, ит, ашлар, камыр ризыклары) һәм витаминнар (яшелчә, җиләк-җимеш) булырга тиеш. Башкала мәктәпләрендә иртәнге аш - 19 сум, төшкесе - 49 сум. Балалар бакчаларында бер көнлек ашату 98 сумга төшә.
- Бөтен нәрсә ал да гөл сыман. Департаментның бер проблемасы да юкмы әллә? - дип гаҗәпләндек.

- Бердәнбер кыенлык хезмәт хакына бәйле. Ашчылар аена уртача 7‑8 мең сум ала. Кызганыч, яшьләр килми, юкса аларны бик җәлеп итәсебез килә. Якын киләчәктә хезмәт хакын күтәрү ниятебез бар, - диде Гүзәл Ананьева.

Комбинатта пешерелгән ризыклар Казан мәктәпләренең өчтән беренә озатыла. Калганнарында ашханәләрдә әзерләнә, комбинат аларга ризыкларны илтеп кенә бирә. Департаментның туклануны оештыру буенча директор урынбасары Алла Агапова сүзләренчә, андый мәктәпләрдә көн саен тикшерү үткәрелә. Технолог һәр ризыкның авырлыгын үлчи, лаборатория хезмәткәрләре тикшерүгә алып китә.

- Балага 80 грамм кәтлит тиеш икән, ул төгәл 80 грамм булырга тиеш. Бер тапкыр да хәрәмләшкән очракларның булганы юк әле, - диде Алла Агапова.
Комбинатта мәктәпләргә хәләл ризыклар да әзерләп бирергә мөмкиннәр, әмма моның өчен ата-аналар комитеты имзалаган гариза бирәсе.

- Поставщиклардан хә­ләл продукция китертәбез. Башта хәләлне әзерлибез, аннары җиһазларны юып, гадәти ризыкларга күчәбез. Быел хәләлгә гаризалар артты, хәтта катнаш мәктәпләр белән балалар бакчалары да аңа күчеп бара. Бәядә аерма юк, - диде җитәкче урынбасары.

Үз тамакларын үзләре кайгырта

Спас районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Афоньшина сүзләренчә, укучылар мәктәптә рәхәтләнеп ашый. Хикмәте менә нәрсәдә: һәр мәктәпнең яшелчә бакчасы, ә Иске Рәҗәп һәм Урта Йорткүл мәктәпләренең хәтта үз фермалары бар, анда үгезләр белән сарыклар асрыйлар. Елена Афоньшина әйтүенчә, ата-­аналар балаларның эшләп укуларына риза.

Район буенча мәктәптә ашау көненә уртача биш сумга, Болгарда 20 сумга төшә, ә кайбер авыл мәктәпләрендә бөтенләй дә түләмиләр, бакчаларында үстерелгән уңыш болай да җитә. Шул ук вакытта яшелчәләрне киләсе елның 1 мартына кадәр генә кулланырга ярый. Артып киткән өлешне ярминкәләрдә сатып, акчасы мәктәп счетына күчә. Уку йортларындагы бакчаларда бернинди химикатлар кулланылмый, дип ышандырдылар мине.

- Укучылар гигант кәбестә, кишер, итләч борычлар үстерә. Кайвакыт көнләшеп тә куям. Алагаем зур бакчаларында бер чүп әсәре дә күренми, - диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Спас районында бөтен ашлар мәктәп ашханәләрендә әзерләнә. Озайтылган класслы мәктәпләрдә икенче тапкыр ашату да каралган. Елена Афоньшина әйтүенчә, ата-аналардан ризыкларга кагылышлы шикаятьләрнең килгәне юк. Юкса, Роспотребнадзор идарәсе белгечләре ризыкларны һәрчак тикшереп тора.

Россиянең Агросәнәгать берлеге илебез төбәкләрендә мәктәп ашларының бәясен чагыштырган. Тикшерү төбәкләрдәге азык-төлекнең уртача бәясенә нигезләнеп әзерләнгән. Иң арзан төшке аш - Курс өлкәсендә, аны әзерләүгә 56,64 сум китә. Икенче урында - Белгород өлкәсе (58,49 сум), өченчедә - Липецк өлкәсе (60,12 сум). Иң кыйммәтле төшке аш Ерак Көнчыгыш регионнарында, иң хәтәр бәя - Чукоткада (167,55 сум). Татарстан бу исемлектә 30 нчы урында, мәктәп ашханәләре төшке әзерләүгә 70,87 сум тота.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында әйтүләренчә, мәктәптәге туклану буенча шикаятьләрне 8 (843) 294-95-68 номеры буенча кабул итәләр. 2013‑2014 елларда республикада укучыларның 93,9 проценты мәктәп ашханәсендә тукланса, 2014‑2015 елларда бу күрсәткеч 95,8 процентка кадәр арткан.
Фоторепортаж

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading