Лесной бистәсе укучылары үз мәктәпләрендә укырга тели.
«Мәктәбебезне башлангыч сыйныфка калдырырга телиләр, имеш, укучылар саны аз. Балаларны Олы Мәтәскә авылы мәктәбенә күчерәбез, диләр. Ләкин ике авыл арасындагы юл бик начар хәлдә, чокыр-чакыр, Камазлар гел агач ташый. Безнең балаларның гомере өчен кем җавап тотачак? Мәгариф өлкәсендәгеләр саннар белән генә эш итә. Югыйсә, мәктәпне ябу белән, авыл да бетәчәк бит. Ярдәм итегез безгә, мәктәбебезне саклап каласы иде», - дип мөрәҗәгать итте безгә Теләче районы Лесной бистәсе халкы. Без исә хат эзеннән юлга кузгалдык.
Укытучылар эшсез кала
Лесной бистәсе урман эчендә урнашкан. Шуңа да көтүлек җирләре, кырлар булмагач, халык терлек тә бик асрамый. Авылында да барлыгы өч кенә сыер бар, игенчелек белән дә шөгыльләнмиләр. Төп эшләре - агач эшкәртү. Бистәдә барлыгы 58ләп хуҗалык исәпләнә. Күрше-тирәдән күченеп килгән яшьләр үзләре ике яңа урам булдырганнар. Күпбалалы гаиләләр шактый. Ташландык йортлар, хуҗасыз җирлекләр юк диярлек. Һәр карыш исәптә, җиргә кытлык. Авылда пилорама эшләп тора. Мәдәният йортлары, фельдшерлык пункты, балалар бакчасы бар. Башка эш урыннары юк, шуңа да 28ләп кеше авылдан читкә китеп эшләргә мәҗбүр. 9лап кеше мәктәптә эшләгән. Хәзер исә белем йорты башлангычка гына калдырылгач, укытучыларның күбесе кыскартылачак. Мәктәпне әлеге дә баягы реорганизация-оптимизация программасы кысаларында ябарга телиләр. Леснойда балалар саны аз - 16 гына. Кайбер классларга бер генә бала туры килә. Бер яктан бу хәлне аңларга да була, укытучыларга хезмәт хакы, укучыларны тәэмин итү өчен бюджеттан акча сарыф ителә. Бер укучы гына булган сыйныфлар да гадәттән тыш хәл кебек. Олы Мәтәскә мәктәбенә күченсәләр, балаларга да уңайлы булыр иде кебек. Ни дисәң дә, заманча җиһазландырылган зур мәктәп. Ләкин укучыларның беркая да барасылары килми. Олы Мәтәскәдәге мәктәп начар дими алар, мәктәп кыскару белән, авыл да таркалыр, дип куркалар. Быел 9нчы сыйныфны тәмамлаучы дүрт укучы бөтенләй аптырашта. Беренче сыйныфтан бирле белем алган туган мәктәпләрендә укуны төгәлләргә насыйп булмасмы икәнни? Күпме стресс, борчу, диләр алар. Эшсез калган укытучылар да чарасыз.
- 30 ел буе мәктәптә эшләдем. Ирем дә,үзем дә укытучылар. Берьюлы эшсез калабыз менә. Югыйсә балаларымны сигез, тугыз айлык вакытта калдырып эшкә чыктым. Чакыртып алдылар. Укытучылар җитмәде. Инде хәзер иркенләп укытырмын дигәч кенә, кирәксезгә әйләндек. Балаларыма югары белем бирү өчен банктан кредит та алган идек җитмәсә. Хәзер аны ничек түләрбез, дип кайгырабыз, - ди биш бала анасы, «Ана даны» медале иясе, математика укытучысы Нәсимә Дәүләтшина. Ирле-хатынлы укытучылар тагын берничә әле. Араларында күпбалалы гаиләләр дә бар. Җитмәсә күбесе, башка фәннәрдән дә укыта алсын өчен үз хисабына 15әр мең сум түләп курсларда укып, өстәмә белгечлек алган булган. Барысы да диярлек яшьләр. Керем чыганагы булмаган гаиләләр балаларын ничек үстерсен? Балалар күрше авылга чыгып китсә, ир, хатын читкә китеп эшләп йөри башласа, йорт таркалыр бит? Авыл таркалыр, яшьләрнең дә мәктәпсез бистәдә каласы килмәс, дип борчыла халык.
16 балага 23 ноутбук
Мәктәп турында аның элеккеге директоры Илсур Гайбадуллин белән сөйләшәбез. Ул үзе дә шушы мәктәпне тәмамлаган булган. Бу уку елыннан аны Теләче районының Алан авылындагы мәктәпкә директор итеп билгеләгәннәр.
1992 елга кадәр бистәдә рус башлангыч мәктәбе генә булган. Балаларга 20-25 чакрым ераклыкта урнашкан район мәктәбенә барып укырга туры килгән. Ул чорда Саба авыл хуҗалыгы директоры - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның әтисе Нургали әфәнде, бистәнең киләчәген күздә тотып, урман цехы итеп төзелгән бинаны мәктәп итеп үзгәртеп, тулы булмаган урта мәктәп ачтырган. Каршыдагы мәчет тә аның исемен йөртә. Балаларның кайберләре мәчеткә кереп азан әйтә, уразасын тота, намазын укый. Былтыр мәктәп Олы Мәтәскә урта мәктәбенең филиалы итеп үзгәртелгән булган. Лесной мәктәбенең уңышлары җитәрлек. Имтихан нәтиҗәләре дә югары, балалар акыллы. IТ чемпион бәйгесендә катнашып, ноутбуклар отканнар. Хәзер мәктәптә барлыгы 28 ноутбук, өч компьютер. Һәр сыйныф диярлек заманча җиһазландырылган. Интерактив такталар эленгән. Спорт өлкәсендә дә Лесной укучылары һәрчак район данын яклыйлар. Һәр укучыга чаңгы каралган. Республикакүләм бәйгеләрдә волейбол буенча осталыкларын күрсәтәләр. Хәтта кайчакта шәһәр мәктәпләрен дә уздыралар. Алар белән физкультура укытучысы тренер Шамил Шаяхмәтов ныклап шөгыльләнә. Укучылар откан кубоклар киштә буйлап тезелеп киткән. Кечкенә мәктәп булуга карамастан, кая гына барсалар да, спорт ягыннан әйдәп баручы икәнлекләрен раслый Лесной укучылары. Хезмәттә дә тырыш алар. Укытучылары белән бергәләп мәктәп бакчасында яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерәләр. Көзге уңышның бер өлешен саталар. Мәктәпкә ремонтны да укытучылар үз көчләре белән ясаган.
- Быел әле мәктәп ябыла дигән сүзләр таралганчы, махсус комиссия сыйныфларның әзерлеген тикшергән. Барысы да тиешле таләпләргә җавап бирә дип нәтиҗә ясаганнар. Укучыларны ашату өчен бюджеттан акча бүленми. Саба урман хуҗалыгы бу өлкәдә ярдәм йөзеннән, балаларны бушлай ашата. Мәктәпне кыскартып, электр уты, су, җылылык өчен түләүләрдә дә акчаны янга калдырып булмаячак. Башлангыч сыйныфлар укыгач, бөтен бинаны җылытырга туры киләчәк. Кыскасы, мәктәп бернигә дә мохтаҗ түгел. Бары укытучыларга хезмәт хакларын түләр өчен бюджеттан акча бүленеп бирелү кирәк.
Бормалы юллар
Юллар мәсьәләсе аерым тема. Бистәдә агач эшкәртү цехы эшли дидек. Шуңа да зур фуралар агач материалы ташый. Юллар тар, чокыр-чакырлы. Безнең редакциянең машина шоферы да бу юллардагы борылышлар бик кискен булу сәбәпле, аеруча кыш көннәрендә, укучыларга йөрү куркыныч, дигән нәтиҗәгә килде.
- Чит авылга барып йөрүче укучыларны үзебезнең дә утыртып кайтканыбыз бар. Автобус дигәч тә, ул йә ватыла, йә кайсыдыр укучыга өстәмә шөгыльләнү өчен дәресләрдән соң калырга туры килә. Безнең бистә тирә-юне куе урман, кыргый этләр, төлкеләр йөри. «Мәтәскә-Лесной» арасы сигез чакрым. Бишенче сыйныф укучысы мәктәпкә сәгать алтынчы яртыдан ук торып барырга тиеш. Йокысы туймагач, ул ничек укысын? Балаларның куркынычсызлыгы өчен кем җавап бирер, - дип борчыла ата-аналар.
Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин аңлатуынча, барысы да бюджет мәсьәләсенә һәм бала санының аз булуына килеп төртелә.
- Татарстан буенча бер укучыга уртача 12 квадрат метр мәйдан туры килсә, Теләче районында бу күрсәткеч - 25 квадрат метр. Бер укучыга белем бирүгә киткән чыгымнар 125 мең сум тирәсе. Безгә дә мәктәпләрне ябуы рәхәт түгел. Укучыларның тырышлыгын, үҗәтлеген дә бәялибез. Укытучыларның эшсез калуы да борчый. Тик башка чара да юк. Быел Теләче районы буенча биш башлангыч мәктәп ябыла. Авария хәлендәге биналар да бар, кайсы мәктәптә укучылар бөтенләй калмады. Юллар мәсьәләсендә, шулай ук ата-аналарның борчылуы аңлашыла. Чынлап та Лесной-Мәтәскә юлында кискен борылышлар бар. Тик бу юлларның куркынычсызлыгын, укучыларны йөртергә ярыймы, юкмы икәнлеген махсус комиссия тикшерә. Узган ел ук инде, комиссия уңай нәтиҗә чыгарды. Авыллардагы мәктәпләрне саклап калу буенча үзебез дә еш уйланабыз. Лесной бистәсе мәсьәләсендә дә төрле фикерләр булды. Балалар бакчасын мәктәп белән кушарга, матур табигатьле бистәдә урман эчендә җәйге лагерь оештырырга дигән тәкъдимнәр дә яңгырады. Мәктәпне тагын бер елга булса да тугыз еллык итеп саклап калу өчен тырышабыз, нәтиҗәләр нинди булыр, әлегә әйтә алмыйм, - диде Альфред Шәйдуллин.
- Татарстан Мәгариф һәм Фән министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, 2011 елдан алып былтырга кадәр республикада 172 гомуми белем бирү оешмасы, 121 филиал ябылган. Лесной бистәсендә икенче елга ике бала укырга керәчәк. Балалар бакчасына бүген 12 бала йөри. Киләчәк өметсез түгел дә кебек. Быел 35ләп мәктәптә үзгәртеп кору булыр дип көтелә. Өч мәктәп, 24 филиал ябылыр дигән мәгълүматлар бар. Лесной урта мәктәбе бу исемлеккә эләгерме, вакыт күрсәтер.
- Мин баламны башка авылга укырга җибәрмим. Укытучы булмасам да, үзем укытачакмын. 45 яшемдә дүртенче улымны таптым. Аның гомерен куркыныч астына куясым юк, беребездә дә артык балалар юк, - ди Гөлнара Сәгъдиева.
Ата-аналарның күбесе, мәктәпне кыскартсалар, 1 сентябрьдән балаларын күрше авылга укырга җибәрмибез, пикет оештырабыз, үз мәктәбебез ачылганны көтәбез, диләр.
Нургали Миңнеханов ачтырган мәктәпне саклап калу мәсьәләсендә Саба районы хакимиятенә дә мөрәҗәгать иттек, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белән дә элемтәгә кердек. Мәктәпнең язмышына берәү дә битараф калмады. Әлегә бу мәсьәләдә өйрәнү, тикшерү эшләре бара. Лесной мәктәбен саклап калу турындагы бу язма соңгысы түгел, эшнең ничек дәвам итүен киләсе саннарда яктыртып барачакбыз.
Комментарийлар