Быел уналтынчы Федераль Сабантуй Идел белән Ока елгасын тоташкан җирдә - Түбән Новгород шәһәрендә узды. "Хохлома"лары, Горький прәннекләре, бер тапкыр да дошман кулына бирешмәгән кызыл кирпечле Кремле белән дан тоткан борынгы шәһәр ил буенча сибелеп яшәүче татарларны инде икенче тапкыр үзенә җыя.
"Мондый концертны Мәскәүдә дә күргәнем юк иде"
Элек-электән татар халкында Сабан туен берничә көн рәттән бәйрәм иткәннәр. Түбән Новгород шәһәрендә узган Федераль Сабантуй да җомга көн кич Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты белән башланып китте. Чара Кремль мәйданында урнашкан М.Л. Ростропович исемендәге Дәүләт Филармониясе концертлар залында узды.
Сәхнәгә иң беренче булып Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов чыкты һәм "Мин яратам сине, Татарстан" җырын башкарды. Татар концертларын тансыклаган тамашачы аның чыгышын кайнар алкышларга күмде. Нижгар татарлары шулай ук Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров, Марсель Вәгыйзов, Ильвина, Вил Усманов, "Болгар кызлары" триосы җырларын тыңлады. Абыйлы-энеле Гайсә һәм Муса Маликовлар "Идел буе каеннары" композициясен саксофон белән аккордеонда башкарды.
Казан белән Түбән Новгородның уртак яклары да күп икән. Элек ике шәһәр дә тирә-якта зур ярминкәләре белән дан тоткан. Шул уңайдан Түбән Новгород артистлары рус, ә безнең җыр һәм бию ансамбле татар ярминкәсе күренешен сәхнәләштерде.
Тамашачыларны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев сәламләде.
- Түбән Новгород татарлары иҗтимагый тормышта актив катнаша, өлкәнең генә түгел, татар халкының үсешенә дә зур өлеш кертә. Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев, Рамил Курамшин безнең төбәктән чыккан танылган шәхесләр, - диде Валерий Шанцев.
- Татарларда бер очрашу - үзе бер гомер дигән әйтем бар, без бүген сезнең белән Нижгар җирендә күрештек. Быел илнең 57 төбәгендә Сабантуйлары гөрләп узды. Түбән Новгород хөкүмәте белән берлектә Федераль Сабан туен уздыру ул зур җаваплылык та, горурлык та. Бүген безнең артистлар белән һәркайсыгыз туган якларына кайтып килгәндер. Артистларыбызны яратып каршы алганыгызга рәхмәт сезгә. Без гел шулай бергә алга атларбыз. Татар халкының бөеклеге - бердәмлектә, - диде үз чиратында Васил Шәйхразыев. Ул Сабантуй кебек матур бәйрәмне үткәргәннәре өчен өлкә хакимиятенә, төбәкнең татар-милли мохтариятенә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Концерт традиция буенча "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Нижгар татарлары аягүрә басып, кулларын йөрәкләренә куеп Габдулла Тукай сүзләренә кушылды.
Татарстан артистлары Нижгар татарларының иң нечкә күңел кылларын тибрәндерә алды бугай. Концерттан соң тамашачы хис-кичерешләрен яшермәде: хатын-кызлар кулъяулык чите белән күз яшьләрен сөртеп, ирләр тарихи туган яклары белән горурланып чыкты тамаша залыннан. Концертка очраклы гына эләккән Айсылу ханым Ваулина да күз яшьләрен чак кына тыеп калган. Аның әти-әнисе Казан шәһәреннән. Яшь гаилә совет заманында ук Ташкент шәһәренә күченә. Айсылу ханым да Ташкентта туа.
- Концерттан соң Казанга кайтасым килеп китте. Туган телемне, Татарстанда калган якыннарымны сагыну хисе кабат уянды. Әти-әниемә шаккатам: Казаннан алар бер генә рус сүзе белмичә киткәннәр. Читтә яшәү генә телне өйрәткән. Ә безгә татар телен сеңдереп калуны уйламаганнар да. Үскәч кенә мин татар телен үзлегемнән өйрәндем. Хәзер татарча җырлар тыңлыйм, спектакльләр карыйм. Ташкентта татар дөньясы бик көчле, анда бөтен татар бәйрәмнәрен оештыралар иде. Түбән Новгородка күченгәч алар да юкка чыкты. Телләре дә безнекеннән үзгә. Концертка очраклы гына килеп эләктем. Бер таныш булмаган татар кешесе чакыру кәгазе бирде. Бу минем өчен иң зур бүләк булды, - диде Айсылу ханым.
Татарстаннар куйган концерт бик көчле булды, республика үзен күрсәтте! Минем мондый концертны Мәскәүдә дә күргәнем юк иде, - диде Түбән Новгородның Кызыл Октябрь районы егете Рөстәм Билалов.
"Күрше булмасак та, күрше кебек яшибез"
16 июль, Сабантуй иртәсендә Рөстәм Миңнеханов белән Валерий Шанцев Кызыл Октябрь районы Уразавылында (Уразовка) Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәл ачты.
Рәшит Ваһапов Кызыл Октябрь районының Актук авылында, ә Хәйдәр Бигичев Чүмбәли авылында туып үскәннәр. Рөстәм Миңнеханов бу ике бөек шәхеснең татар халкының кабатланмас хәзинәсе булуын, Россия мәдәниятен баетуга зур өлеш кертүен искәртеп китте. Әлеге вакыйгадана тулы язманы газетаның киләсе санында укыгыз.
Бу вакытта инде Түбән Новгородның үзендә Сабантуйга соңгы әзерлек эшләре бара иде. Таңнан ук 1 Май аттракционнар паркында Татарстан делегациясе, Түбән Новгород өлкәсенең татар-милли мохтәрияте чатырларын урнаштырдылар.
Ел саен Нижгар татарлары шәһәр Сабан туен агачлар арасында күмелгән шушы паркта оештыра икән. Ә төп мәйдан парк янәшәсендәге "Локомотив" стадионында иде. Бәйрәмгә дип Түбән Камалылар 200 килограмлы чәк-чәк тә алып килгән иде. Ул үз чиратын Татарстан әзерләгән татар ишегалдында көтте. Соңыннан татлы ризыкны халыкка тараттылар.
Быел Федераль Сабан туенда Россиянең 47 төбәгеннән 442 делегат катнашты. Иң ерак Приморье крае, Хабаровск һәм Сахалин өлкәләреннән дә делегетлар бар иде. Иң күп катнашучылар якында гына урнашкан Пенза, Ульяновск өлкәләреннән, Чувашия, Мордовия республикаларыннан килгән.
Ләкин шуның кадәр кунак булуга карамастан, Татарстан Президенты белән өлкә губернаторы буп-буш стадионга килеп керде. Кунаклар трибунага утырып бераз вакыт үткәннән соң гына Сабантуй мәйданына халык агыла башлады. Бәйрәмнең ачылыш тантанасы курай, гармун көйләренә түгел, ә балалайка тоткан кызлар биюеннән башланып китте.
Бәйрәм чарасыннан соң Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуында Сабан туе заман белән бер сулышта булырга тиеш дип белдерде.
Сабантуй татар халкы өчен генә түгел, бөтен Россия күләмендәге зур бәйрәмгә әверелде. Быел ул илнең 57 төбәгендә, 27 чит илдә үтте. Һәр җирдә дә аны яратып кабул итәләр. Аның аша без үзебезнең гореф-гадәтләребезне, телебезне, динебезне, уңганлыгыбызны күрсәтәбез. Сабантуйның бабаларыбыз саклап килгән гореф-гадәтләребезне чагылдыруын онытмаска кирәк, ләкин заман белән бер аякта барсак: ярышларны, "тәмле" җыр-биюләрне арттырсаң комачау итмәс. Түбән Новгородта татарларны хөрмәт итәләр. Без күрше булмасак та, күрше кебек яшибез. Ә Валерий Павлинович - өлкән иптәш, без аны абыебыз кебек күрәбез, - диде Татарстан Президенты.
Түбән Новгорд губернаторына да Рөстәм Миңнеханов белән аралашу килешкән, Валерий Шанцев Сабантуйга килгән халыкны чын татарча, "Исәнмесез, бәйрәм белән сезне!" дип сәламләде.
Үземне бераз булса да татар кешесе итеп тойдым бүген. Татарларның җыр-биюләре матур, ризыклары шулкадәр тәмле. Миңа көрәш бик тә ошады. Бездә самбо белән грек-рим көрәше генә бит. Ә Татарстан сәнгать осталары оештырган матур концерттан соң, гомумән, тагын бер шундый татар чарасы оештырырга теләк уянды, - диде ул.
Татарстан Президенты өлкәнең күренекле татарларына Рәхмәт хатлары тапшырды, ә җирле Татар төбәк милли-мәдәни мохтариятенә «Форд Транзит» микроавтобусын бүләк итте. Аның ачкычын мохтариятнең җитәкчесе Надир Хафизов кабул итеп алды.
"Кеше көлдермәгез, мондый көрәш булмый!"
Быел Федераль Сабантуйда көрәш чын мәгънәсендә кызу барды. Абсолют батыр исеме өчен көрәшкәндә Татарстан спортчылары белән Түбән Новгородлылар әздән генә якалашмый калды. Бәхәс ике өлкәнең ике төрле көрәш алымнары куллану аркасында килеп чыкты. Башта хөкемдарлар абсолют батыр дип, 130 килограмм авырлыктагы Татарстан егете Фәрхәт Фәйзуллинны игълан итте. Ләкин нижгарлылар тавыш чыгарды, ә көрәшче Түбән Новгород егете Рөстәм Садыйков, "үпкәләп", сөлгесен атып бөтенләй мәйданнан ук чыгып китте.
Икенче тапкыр бил алышканда оештыручылар җиңүче дип Рөстәмне атады. Бу, әлбәттә, Татарстан егетләренә ошамады, алар хөкемдарлар белән сүзгә килде.
Халык: "Кеше көлдермәгез, мондый көрәш булмый!", "Моның өчен килдекме без Сабантуйга?!" дип шаулашты.
- Минем исәпләү буенча анда исәп өчкә ике булырга тиеш иде. Түбән Новгород белән безнең көрәш икесе ике төрле. Аларда аяк чалып көрәшәләр, ә бездә бу катгый тыела. Татарстан көрәшчесе өч мәртәбә күтәреп алып салды, ә көндәше аны кочаклап кысып төшә. Ике мәртәбә күтәреп салганда Фәйзуллинга балл бирелергә тиеш. Ə Түбән Новгород кагыйдәләре буенча бу алай түгел. Садыйков бер тапкыр да "чиста" итеп күтәреп салмады. Менә шунда каршылык килеп чыкты да. Минемчә, тагын бер тапкыр көрәштерергә тиешләр иде. Сарыклар да исән калырга, бүре дә тук булырга тиеш бу очракта. Бу авыл Сабан туе түгел, монда кагыйдәләр бар. Ярышлар Россия спорт комитетында кабул ителгән, татар көрәше кагыйдәләре буенча оештырыла. Җиңүче дип табылган егет үзе дә кайтып, мин батыр булдым дип авыз тутырып әйтә алмый. Халык кычкырды дип кенә батыр булып булмый. Көрәштән көндәше дә канәгать булырга тиеш, - диде халыкара категориядәге хөкемдар Əнәс Хәлилов.
Ни кызык, авырлык буенча, көрәшкән вакытта Рөстәм Садыйков бөтенләй абсолют батыр исеменә дәгъва кылырлык булмаган, ул икенче генә урын алган. Хәтта җиңүчеләрне билгеләгәндә ул икенче урында калып, беренчелекне Пенза егете Динар Шәрипов алырга тиеш иде. Ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында Рөстәм җиңүче булып табылды. Бәхетле батыр машина ачкычларын алуга, буләге янына - "Фольксваген-поло" машинасына ашыкты.
- Мин нәтиҗәләрем белән канәгать. Миңа көч биреп торганнары өчен тамашачыларга зур рәхмәт. Алар аркасында бүген җиңү яуладым. Көндәшләрем бик көчле, алар барысы да профессиональ рәвештә көрәш белән шөгыльләнәләр. Ләким миңа бүген алардан күбрәк бәхет елмайды. Хөкемдарлар тарафыннан бәяләү дөрес булмады, шуңа да мин канәгатьсезлек белдерә башладым. Тамашачылар да мине хуплап алды.
Җиңелгән көрәшче үзен әле дә җиңүче дип саный. Җиңелә белмәде. Мине милли көрәш белән шөгыльләнә белми диючеләр ялгыша. Көрәштә мин ун яшемнән бирле. Татарстанның Ютазы районында дүрт тапкыр абсолют батыр булып калдым. Бу беренче генә көрәшем түгел. Җәрәхәтләр дә алырга туры килде, спорт шундый нәрсә инде. Минемчә, шахмат белән шөгыльләнгәндә дә җәрәхәт алып була. Беркайчан да кулны төшермәскә, ахыргача барырга кирәк. Мин Түбән Новгородта үткәрелгән Сабантуйларда көрәшә идем, ләкин бер тапкыр да абсолют батырга дәгъва кылган юк. Минем андый стимул булмады. Җиңәм дип уйламадым, ләким өметләндем, - диде абсолют батыр калган Рөстәм Садыйков.
Егет үзе тумышы белән Татарстанның, Ютазы районы, Урыссу авылыннан. 16 яшен тутыргач, җиде ел Казанның Олимпия резервы уку йортында белем алган.
- Казанда грек-рим көрәше киң таралмаганга, мин Түбән Новгород өлкәсенең Бор шәһәренә күчендем. Биредә инде алты ел яшим. Казанда якыннарым, туганнарым, әти-әнием калды. Татарстан минем туган ягым, мин аны һәрвакыт яратачакмын, сагынып искә алачакмын. Якташларыма сәлам әйтегез, - диде егет.
Федераль Сабан туеның күчмә символы - "Тулпар ат" Әстерхан өлкәсенең "Дуслык" татар җәмгыяте рәисе, өлкә Думасы башлыгы урынбасары Әнвәр Алмаевка тапшырылды. Россиянең төп Сабантуе киләсе елга Әстерхан каласында булачак. Федераль Сабантуй тагын ниди кәмитләр белән шаккаттырыр? Анысын вакыт күрсәтер.
XVI Федераль Сабантуй батырлары
65 кг үлчәмдә
1. Салават Мифтахов (Татарстан)
2. Әлфис Мтиев (Чувашия)
3. Дмитрий Люсгрицкий (Түбән Новгород)
75 кг үлчәмдә
1. Мөнир Галләмов (Марий Эл)
2. Артур Ибраһимов (Пермь крае)
3. Фиркать Нургалиев (Татарстан)
85 кг үлчәмдә
1. Рөстәм Садыйков (Түбән Новгород өлкәсе)
2. Динар Шәрипов (Пенза өлкәсе)
3. Карипов Рөстәм (Ульяновск өлкәсе)
100 кг үлчәмдә
1. Раил Нургалиев (Татарстан)
2. Дамир Әдиятуллин (Татарстан)
3. Динар Мостафин (Түбән Новгород өлкәсе)
130 кг үлчәмдә
1. Фәрхәт Фәйзуллин (Татарстан)
2. Раил Мараков (Татарстан)
3. Лениз Абдуллин (Татарстан)
Абсолют батыр
Рөстәм Садыйков (Түбән Новгород)
Автор фотолары
Комментарийлар