Куйбышев сусаклагычының проектта каралган үз биеклеге бар - 53 метр. Шуннан түбәнрәк бөтен жир, хәтта су булмаса да, барыбер су жире булып исәпләнә, зоналар шул 53 метр күрсәткеченнән үлчәнә. Чишмәләрнең дә саклау зонасы бар, ләкин кыскарак, 50 метр.
- Өч зона бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла?
- Судан ераграк киткән саен, режим йомшара. Яр буе полосасында төзелеш эшләре алып бару, койма белән әйләндереп алу тыела. Сулыкның 20 метр тирәлегеннән бөтен кеше файдалана алырга тиеш. Су саклау зонасында машинада йөрергә, пычрак түгәргә, җир казырга, агулы химикатлар белән эш итәргә ярамый. Барлык таләпләр Су кодексында тәфсилләп язылган.
Су җыелу мәйданы дигән төшенчә дә бар. Күп кенә елга-күлләр суны язын һәм көзен җыеп кала. Әйтик, ни өчен Казандагы Аккош күлләренең берсе кибеп бетте? Чөнки аның су җыела торган мәйданын, юллар салып, томалап бетерделәр. Әгәр су тирәсендә агачлар үссә, алар суны тотып калып, җир астына җибәрә. Шул рәвешле алар сулыкны җәй буе су белән тукландырып тора. Ә су җыелу мәйданын томалап куйгач, су йә юлын үзгәртә, йә үзе һәм аны тукландырып торган чишмәләре дә кибеп бетә. Чөнки вак чишмәләр генә сулыкларны яшәтә алмый.
- Юллар салганда төзүчеләр шул тирәлектәге сулыкларны да исәпкә алырга тиешме?
- Нәрсә дә булса салганда, проект төзелеп, тикшерү үтә. Анда шулай ук экологиягә бәйле бөтен нечкәлекләр күрсәтелергә һәм, кыенлыклар килеп чыккан очракта, аларны хәл итү юллары язылырга тиеш. Әйтик, кайдадыр юлны аркылы үтүче су юллары калдырырга, кайдадыр күпләп агач утыртырга, ди.
Егерме ел элеккеге вакыт белән чагыштырганда, хәзер күпчелек сулыкларның күләме кимеде. Туган авылымдагы Шахьян дигән елгада кайчандыр ташу бик көчле ага иде, ә хәзер ул чишмә кебек кенә калды. Теләсә кайсы авыл малаеннан сорасагыз, ул сезгә: «Элек елгабыз ярларыннан ташып ага иде», - дип әйтәчәк.
- Су кимүнең сәбәпләре нәрсәдә?
- Элек су буенда таллар үссә, хәзер анда чүптән башка бернәрсә юк. Суны җир астына җибәрә торган агач полосалары калмады, дип әйтүем.
Тагын бер сәбәп - республикада чынлыкта күпме скважина барлыгын беркем белми. Без тикшерү белән чыккан саен, һәрвакыт рөхсәтсез төзелгән скважина табып кайтабыз.
Коммерция (сату яки суны производствода куллану) максатында бораулау өчен оешма яки кешенең лицензиясе булырга тиеш. Бу гади генә рөхсәт кәгазе түгел. Лицензия алу өчен разведка ясала, шул җирлекнең үзенчәлекләре өйрәнелә, күпме су калганы тикшерелә. Шуннан соң проект төзелә.
Казансу елгасын тукландыра торган чишмәләр ком белән капланып, юкка чыгып бетте. Һәр сулыкны тикшерергә һәм аны саклау, чистарту буенча программа төзергә кирәк. Күп кенә елгаларыбызга 70нче елларда махсус сакланыла торган табигать территориясе статусы бирелде дә шуның белән эш бетте.
Күп кенә оешмаларның су чистарту җиһазлары 60-70нче елларда төзелеп, тузып бетте. Бу шулай ук сулыкларга әйтеп бетергесез зур зыян китерә. Ул җиһазлар хәзерге күләмгә дә, химик матдәләрнең күплегенә дә исәпләнмәгән.
Комментарийлар