Балтач районында яшәүче һәвәскәр бакчачы Резидә Шиһабетдинова тәрәзә төбендә яшел суган үстерә. Ашка сибәргә генә түгел, суган пәрәмәче дә пешерергә дә җитә суганнары. Җәй буе көнебез бакчада эшләп үтә, бакча сезоны ябылып кышка кергәч тә аерыласы килми аңардан, уйладык-уйладык та тәрәзә төпләрендә яшел суган үстерергә булдык, ди Резидә апа. Сүз...
Балтач районында яшәүче һәвәскәр бакчачы Резидә Шиһабетдинова тәрәзә төбендә яшел суган үстерә. Ашка сибәргә генә түгел, суган пәрәмәче дә пешерергә дә җитә суганнары. Җәй буе көнебез бакчада эшләп үтә, бакча сезоны ябылып кышка кергәч тә аерыласы килми аңардан, уйладык-уйладык та тәрәзә төпләрендә яшел суган үстерергә булдык, ди Резидә апа. Сүз ара сүз китеп, ул безнең белән суган үстерү серләрен дә бүлеште.
- Туфракны көздән әзерләп куябыз, аның яртысы черемәдән тора. Тәрәзә төпләренә сыярлык ике тартма булдырдык. Баштарак беренче тартмага гына утыртабыз. Андагы суганнар кыяк бирә башлагач, чират икенчесенә дә җитә. Шулай иткәндә, өстәлегездән беркайчан да суган өзелмәс. Суганнарны бер-беренә якын итеп утыртабыз. Аның вагын утыртсаң, кыягы бик нечкә була, диаметрлары 3-5 сантиметр булганы яхшы. Тартмаларны көньякка караган тәрәзә төпләренә урнаштырабыз. Көзге якта суган акрынрак үсә, ә гыйнвар башларында утыртканы ике атна эчендә өлгерә.
- Резидә апа, февраль азакларында бакчачылар яшелчә орлыклары утыртуга керешә. Аларга нинди киңәшләр бирер идегез?
- Без бу айда, гадәттә, борыч белән баклажанны чәчәбез. Помидорны мартка, кәбестәне, бигрәк тә иртә өлгерә торганын апрель башларына калдырабыз. Соң өлгерешлесен соңрак та утыртырга бул, чөнки кайбер елны көз бик җылы килә һәм кәбестәләр ярыла башлый, аларны саклауга куярга урын да булмый. Авыл җирендә базы булган кеше кәбестәнең иртә өлгерә торганын да, соңга кала торганын да бер вакытта чәчәргә мөмкин, мин үзем дә шулай эшлим. Апрельдә чәчелгән кәбестә июнь ахырына өлгереп тә куя.
- Кайбер кешеләр, утыртыр алдыннан, орлыкларны чыныктырып ала...
- Мин моны кирәкле эш дип уйлыйм, ник дигәндә, хәзер яшелчәләрне парникта үстерү популярлашып китте, шуңа да үсентеләрне май башында ук чыгарып утыртабыз. Ул вакытта көннәр ахыргача җылынып та бетмәгән була. Үсентеләр суыкка бирешмәсен дисәк, орлыкларын чыныктырып утыртабыз. Утыртырга ике-өч көн кала аларны сыек кына итеп ясалган марганцовка эремәсендә тотам да юеш марля яки чүпрәккә төреп, бер көнгә суыткычка тыгам. Икенче көнне бүлмә температурасында тотам да өченче көнгә тагын суыткычка куям. Дүртенче көнне җылынып беткәнен көтәм дә чәчәм.
- Яшелчәләрнең үзегез яратып куллана торган сортлары бармы?
- Помидорның "Розовый великан", "Бычье сердце" сортлары тәмле була, әмма алар тозлауга бармый. "Стелла" дигәне ошады, ул да тәмле, итләч була, тозлау өчен дә яхшы. "Москвичка"ны да тозларга була, тагын бер җайлы ягы - тәбәнәк булып үсә, бәйләп тә торасы юк, помидоры да күп була һәм тиз кызаралар да. Кыярның "Кураж" сорты әйбәт. Аның биш-алты яфрагы чыга башлауга, кыярлары барлыкка килә, әмма ул тиз өлгерсен өчен аның ян үсентеләрен алып торырга кирәк. Үзе тәмле, әмма сакланышы начар, тиз йомшара. Аның каравы тозларга яхшы. Тозлау өчен "Маша" сортын да утыртырга киңәш итәм. Ашау өчен иң тәмле сорт - "Рафаэль" дигәне, аның кыярлары эре, сусыл, кабыгы юка була. Кәбестәгә килгәндә, яхшы уңыш бирә торганнары - иртә сортлылардан "Июньская", ул тәмле, яфраклары да юка, тик озак саклап булмый. Иртә өлгерә торганнарны кәчәне барлыкка килеп тыгызлана башлауга ук кулланырга кирәк, чөнки озаграк тотканда чери башлый. Кайбер бакчачылар аны кирәк булган саен гына файдалана, ә мин вакытында алып кереп суыткычка куярга киңәш итәм. Уртача өлгерешле "Надежда", "Белорусский", "Подарок" дигәннәрен яратып утыртам. Аларның уңышы да әйбәт, тозларга да уңайлы, әйбәт сакланалар да. "Сахарная голова" сортының исеме җисеменә туры килеп тора, ул бик баллы. Салат ясаганда шикәр дә кушарга кирәкми. Соң өлгерә торган "Амагер" сортын утыртсагыз да отарсыз. Ә менә "Лежки" дигән кышкы сортны беренче тапкыр утыртканда ник утырттым икән, бик вак була дип борчылган идем. Соңрак беленде: яфраклары юка, кәчәне дә юк диярлек, турый башласаң, ташларлык җире калмый, бөтен бер кәбестәне турап бетерәсең, саклар өчен дә яхшы булып чыкты. "Колобок", дигәннәре дә яхшы уңыш бирә, саклауга куярга да әйбәт.
- Бакчага чыгарып утырткан үсентеләрне ниләр белән тукландырасыз?
- Үсентеләрне тукландыру өчен органик матдәләр: көл, тирес кулланырга яратам. Тиресне әчетеп сибәбез. Аның өчен ун литр суга бер литр әчеткәне салам. Күп кенә бакчачылар чүп үләнен чыгарып ташлый. Бу бер дә дөрес эшләнми, нигә дигәндә, алардан менә дигән ашлама килеп чыга, бигрәк тә шәһәр җирендә яшәүчеләр, тирес табу мөмкинлеге булмаганнар өчен уңайлы ул. Зур бакларга шул чүп үләнен тутырып су белән әчетсәң, чын органик ашлама килеп чыга. Монысын да ун литрга бер литр әчетке исәбеннән кулланырга кирәк. Әлеге ашламаларны помидор, кыярга, борыч белән баклажанга сибәбез, суган, кишер, чөгендергә сибүне мин кирәк тапмыйм. Югыйсә суганыгыз кыякка гына үсәчәк, ә кишер белән чөгендердә әче тәм барлыкка киләчәк.
- Резидә апа, бакчачылык буенча үзегез генә белгән тагын нинди серләрегез бар?
- Теплицалары булган кешеләр, гадәттә, помидорлары начар серкәләнүдән зарлана. Аларга киңәшем: һәр көнне помидор чәчәкләрен бер кат селкетеп чыгарга кирәк, алай иткәндә помидорлары күп була. Помидорны җиләсрәк урынга утыртыгыз. Кәбестә, киресенчә, кояш нурлары турыдан-туры төшә торган ачык урында авыр үсә, аңа ышыграк урын кирәк. Кәбестәләрне чиратлаштырып, ягъни бер түтәлгә бер буй итеп янәшә икешәр чокырчык ясап барам, ике иртә өлгерә торганын, ике соң җитешә торганын утыртам. Бакчасы кечкенә булган кеше өчен дә яхшы ул, иртә өлгерә торганын алгач, соң җитешә торганына урын иркен кала. Кәбестәне корт ашап бетерә диючеләр дә бар, аларга көл сибәргә киңәш итәм. Кәбестәгә сибә торган суыгыз салкынча булсын. Суны сипкәндә, кәбестә үзәгенә тидермәгез. Суган белән сарымсакны, гадәттә, июль ахырларында алабыз, алардан бушаган урынга без бәрәңге утыртабыз. Бәрәңгесе октябрь башына өлгерә дә, уңышы да яз көнендә утыртканына караганда яхшырак була, аларга фитофтороз да төшми. Бакчачыларның төп дошманнары - чүп үләннәре. Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәм: кыяклы чүп үләне үскән урынга кабак утыртыгыз. Киләсе елга ул урынга чүп үләне чыкмас. Кыска гына итеп әйткәндә, бакчачы тырыш булырга тиеш, ялкауланып ятсаң, уңышың булмый да булмый инде.
Автор фотосы
Комментарийлар