Китапханәче булып карау теләгем күптән бар иде. Узган елны төрле сәбәпләр чыгып бара алмадым. Быелгы Әдәбият елында һичшиксез барырга кирәк дип, Казанның үзәк китапханә системасы челтәре директоры Резидә Исмәгыйлевага шалтыраттым. Китапханәче булып карыйсым килә дигәч тә, аның беренче соравы "ничә көнгә киләсез?" булды. Хәзерге вакытта китапханәдә стеллажларны яңача урнаштырып маташулары...
Китапханәче булып карау теләгем күптән бар иде. Узган елны төрле сәбәпләр чыгып бара алмадым. Быелгы Әдәбият елында һичшиксез барырга кирәк дип, Казанның үзәк китапханә системасы челтәре директоры Резидә Исмәгыйлевага шалтыраттым. Китапханәче булып карыйсым килә дигәч тә, аның беренче соравы "ничә көнгә киләсез?" булды. Хәзерге вакытта китапханәдә стеллажларны яңача урнаштырып маташулары икән, берәр атнада сезгә эш өстәлен дә әзерләп куябыз дип, ул мине тагын шаккатырды.
Гәҗит укучылар иртүк килә
Китапханәдә өч бүлек эшли: универсаль (рус телендәге китаплар, фәнни һәм чит ил әдәбияты), туган якны өйрәнү (татар китаплары һәм татар язучыларының русчага тәрҗемә китаплары, безнең җирлектә иҗат иткән язучылар һәм республикада яшәүче башка милләт язучылары китаплары, газета-журналлар) һәм медиатека (сәнгатькә кагылышлы әдәбият). Мин, әлбәттә инде, туган якны өйрәнү бүлегендә эшләргә кызыктым. Бүлек мөдире Сәрия Гаязова "хезмәттәшләрем" белән таныштырды: Ләлә Төхвәтуллина, Фәния Надырова, Сания Сабирова, Лидия Фоминаларның китапханәче стажы бик зур икән инде.
Көннең беренче яртысын уку залында үткәрәсе иттем. Китапханә иртәнге тугызда ачыла. Китапханәчеләр артыннан ук көндәлек газета-журналлар белән танышып баручы Рәис абый белән Рафаэль абый килеп керде. Өс киемнәрен салып та тормыйча, өстәл артына кереп утырдылар. Газета-журналларны монда тугызынчы яртыга ук китереп җиткерәләр. Китапханәгә утыз ике газета, шуның кадәр үк журнал килә икән.
Сәгать уннар тирәсендә ике әби килеп, бүген генә чыккан газета-журналлар белән танышырга утырды. Үзләре әйтмешли, "эш беткәч уйнарга да ярый" икән.
- Оныкларны мәктәпкә, балаларны эшкә озаткач, ашларны пешереп бетергәч, китапханәгә чыгып китәбез. Газеталарны яздырып алу хәзер бик кыйммәт, ә монда барысы да бушка, - ди Галимә әби.
Сәрия апа әйтүенчә, иң күп укыла торган газеталар - "Шәһри Казан" белән "Вечерняя Казань", журналлардан "Сөембикә", "Казан утлары" белән "Идел"не еш сорап киләләр.
Соңгы араларда "Мәйдан" журналы белән кызыксынучылар да арткан.
"Казан утлары"н укырга чират җиткерә алмауларын күргәч, аны өйгә дә биреп җибәрергә ярамагач, китапханәгә йөрүче бер апа махсус китапханә өчен бер данә журнал яздырган.
Китапханәчеләр сөйләвенчә, соңгы вакытта тарих белән кызыксынучыларның, нәсел шәҗәрәләрен төзүчеләрнең саны арткан. Аларның сүзләрен исбатлагандай, музейда эшләүче бер ханым килеп, Болгар тарихына кагылышлы китаплар сорап алды. Китапларны өйгә биреп җибәрмиселәрен белгәч, уку залына кереп утырды.
39 ел эш стажы булган Сәрия апа китапханәче булып 17 яшьтән эшли башлаган.
- Татар телендәге чараларны без китапханәләрдә 90 нчы еллардан гына уздыра башладык. Ул вакытта сөенгәннәребезне күрсәгез, хәтта күзебезгә яшьләр килде. Акрынлап китапханәләрдә татар бүлеге дә ачылды, - ди китапханә мөдире. - Китапларны элек бик күп укыйлар иде. Бер ара китапханәгә йөрүчеләрнең саны кискен кимеде. Хәзер менә тагын китап укучылар буыны барлыкка килде. Безгә әрмән милләтеннән булган Хачатуряннар династиясе гел килә. Мария Михайловна үзе дә, улы да, оныклары да китап укырга ярата. Китапка мәхәббәтне балага яшьтән уку булдырырга кирәк, әбисенең, әнисенең укыганын күреп, бала да китапка тартыла.
Китапханәгә бер күзен марля белән каплаган абзый килеп керде. Феликс Кушаев - даими укучы. Яңарак кына бер күзенә операция ясаткан ул, сыңар күзем белән булса да укыйм инде дип, газеталар алып утырды. Аның әтисе Яшел Үзән районы газетасының баш мөхәррире булган. Феликс абыйда газета уку гадәте шул вакыттан ук килә икән инде.
70 яшьлек Фирая әби монда дәрес әзерләргә йөри икән. Әйе, дәрес хәстәрләргә. Рус телле Фирая әби гомер буе табиб булып эшләгән, татарча өйрәнергә вакыты булмаган, пенсиягә чыгуга татар телен өйрәнү курсларына йөри башлаган. Төшкә кадәр монда килеп дәресләрен өйрәнә дә, төштән соң укырга китә.
Укучыларны китапханәгә җәлеп итү өчен уку залында берничә компьютер тора, алардан интернетка керү мөмкинлеге бар. Баштагы бер сәгате бушка, аннары сәгатенә кырык сум түлисе була. Бу хезмәттән кулланучылар бармы икән дип шикләнгән идем дә, төштән соң бер абзыйның буш компьютер калмаганына уфтанганын күргәч, үтемле чара икәненә төшендем.
Сәрия ападан туган якны өйрәнү бүлегенең уку залына көненә күпме кеше йөри, дип кызыксынам.
- Якынча егерме бишләп кеше килә. Китапларны өйгә биреп җибәрү бүлегендә унбишләп кешегә хезмәт күрсәтелә.
- Күбрәк нинди һөнәр ияләре йөри?
- ВУЗ укытучылары. Төзелеш институтының информатика укытучысы Фәрит Хуҗин дигән бик тә татар җанлы кеше бар. Ул үзе генә түгел, студентларны да алып килә безгә.
Студентлар дигәннән, соңгы бер-ике елда яшьләр килә башлады. Алар арасында "Идел" журналы бик популяр. Башка укучылардан аермалы буларак, яшьләр билгеле бер авторны яки китапны сорап килә. Шунысы куандыра - бу аларның үзара китаплар, язучылар турында сөйләшүен күрсәтә.
Зифа Кадыйрова укучыларны китапханәгә кайтарды
Төштән соң мин өйгә китап биреп җибәрү бүлегенә күчтем. Уку залында тынычлык хөкем сөрсә, монда киресенчә: кешеләр гел кереп-чыгып йөри, аралашалар, китап турындагы фикерләрен бүлешәләр. Ике яшьлек оныгын ияртеп килгән Рәис абый укыган китаплары турында, үзе белгән язучылар турында сөйләп алды. Ислам абый Кыямов та китапханәгә еш йөри икән. Аның хатыны да бик күп укый торган булган, инсульт кичергәннән соң, хәрефләрне бөтенләй оныткан. Ә үзенең уку теләге көчле икән. Китапханәче Ләлә Төхвәтуллина берара аларның өйләренә йөреп, Зәйнәп апага "Әлифба"дан хәрефләр өйрәткән, хәзер авырлык белән генә иҗекләп укый ди. Бу юлы да Ислам абый хатыны өчен балалар китаплары алып кайтып китте.
Укучыларның төренә карап, безгә монда педагог та, психолог та, әдәбиятчы да, сәясәтче дә, энциклопедист та булырга туры килә, - ди китапханәчеләр.
Бер ханым килеп, татар язучыларының искитмәле романнар язуына соклануын белдерде. Ул үзе рус милләтеннән, ә ире татар. Татар язучыларының русчага тәрҗемә ителгән китапларын алып укыгач, аларның шундый гүзәл әсәрләр язып калдыруларына шаккаткан. Сүз арасында китапханәчеләр тәрҗемә китапларның аз булуын, ана телен белмәгән татарларның шундый китаплар белән кызыксынуларын әйттеләр.
Бер яшьрәк кенә егет килеп, балалар китапларын тапшырды. Берсен аерып алып, менә бу китап сездә сатылмыймы, улым аны бик яратты, үзебездә дә булдырасы килә, диде. Соңгы вакытта китапханәләрдә китаплар сатуны оештырырга кирәклеге турында сүзләр еш ишетелде, укучылар арасында чынлап та моңа ихтыяҗ зур икән.
Тагын бер сөенечле күренеш: әбиләр-бабайлар махсус оныклары белән килеп, аларга китаплар алып китә башлаган. Менә шул сабыйларны китапханәгә җәлеп итү макатыннан балалар китапларыннан гына торган аерым стенд булдырганнар. Шуларның буе җитәрлек өстәл өсләрендә рәсемле матур китапчыклар ята. Балалар үзләре бер үк шигырьнең татарчасы язылганын да, аның русчага да, инглизчәгә дә тәрҗемә ителгәнен яраталар ди.
Өйгә китап биреп җибәрү бүлегендә эшләүче Ләлә Төхвәтуллина да соңгы елларда халыкның китапханәгә күбрәк йөри башлавын әйтә. Аның сәбәбен ул Зифа Кадыйрова китапларына бәйләп аңлата.
- Китапханәгә халыкны кайтаруда аның өлеше зур. Китапларын хәтта Казанның икенче башыннан шалтыратып сорыйлар. Башка китапханәләрдә эшләүче хезмәттәшләребез дә бер генә китабын булса да биреп торыгыз инде дип киләләр. Аптырагач, Зифа Кадыйрова, Мәдинә Маликова, Нәбирә Гыйматдинова китапларын укучыларыбыздан берничә көн эчендә китерүләрен сорыйбыз, чөнки башкалар көтеп тора. Шунысы да кызык, ул авторларның китапларын хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә яратып укый.
Ләлә китап укучыларны өч төркемгә бүлеп карый: бер ише - тарихи әсәрләр, икенчеләре - яңа гына чыккан китаплар белән кызыксынучылар һәм өченчеләре - программа буенча кушылган китапларны укучылар. Мәхәббәт романнарын укып туйгач, классик әсәрләр дә ала башлаучылар бар. Классик язучылардан Әмирхан Еники бик популяр. Шигырь укырга яратучылар да бар. Бер абзый букчасыннан егермеләп шигырь китабы чыгарды. "Кояшлы шәһәр" микрорайоныннан ук килеп йөри икән.
Китапханәченең төп бурычы - килгән кешеләрне монда кабат кайтару. Укучыларны китапханәгә җәлеп итү максатыннан яңа килгән укучыларга иң кызыклы китапларны биреп җибәрәләр. Аны укып чыкканнан соң, алар тагын килә, тагын китаплар ала. Шул рәвешле китапханәгә йөри башлаганнарын да сизми калалар.
"Китапханәченең нинди эше бар соң аның?! "
Китапханәче бик җиңел һөнәр кебек: укучыга китапны табып бирәсең, китергәч, урынына куясың да вәссәлам, имеш. Дөресен генә әйткәндә, үзем дә шулайрак уйлый идем анысы. Кая ул китап биреп утыру гына?! Март аена каралган чаралар планына күз салган идем: Гөлнур Корбанова белән Рәдиф Гаташ катнашында шигърият кичәсе, рәссам Раушан Шәмсетдинов белән очрашу, фоторәссам Солтан Исхаков белән танышу, балалар китабы атналыгы кысаларында Йолдыз Шәрәпова белән очрашу... Боларның һәрберсенә әзерләнергә кирәк бит әле. Мин "эшкә барган көнне" дә китапханәдә Китап бүләк итү көненә багышланган кичә уздырдылар. Бу үзенә күрә бер Әдәбият елын ачу чарасы да булды. Казанда яшәп иҗат итүче шагыйрләр, әдәбиятчылар, укучылар җыелган иде анда. Чакырылган кунаклар шигырьләрен укып, китапханәгә китапларын бүләк итте.
Апрель ае турында әйтәсе дә юк инде, ай буена әллә никадәр чара уздырырга планлаштыралар. Тукай премиясенә кандидатлар белән очрашу да оештырыла. Сер итеп кенә әйттеләр: монда очрашуга килгән кандидат премиягә һичшиксез ия була, ә теге-бу сәбәп белән килә алмаганнар, ни хикмәт, премиясез кала, имеш.
Ул арада сугыш темасына караган рәсем асларына шигырь юллары табып бирергә куштылар. Вокзалда кыз егетне сугышка озата, очрашу мизгеле, сугыш кырында мәхәббәт - һәркайсына шигырь юллары кирәк. Беребез Муса Җәлил томлыкларын алып утырды, икенчебез Фатих Кәрим китапларын актара башлады. Эзләнә торгач табылды тагын. Ул эшне генә тапшырган идек, календарь сүзе кергән шигырь эзләргә куштылар. Телефоннан кайсыдыр оешмадан сугыш вакытында Казанда нинди госпитальләр эшләгән - шулар турында мәгълүмат туплауны сорадылар.
Берничә көн алдан гына Әгерҗедән бер кыз шалтыратып, Казан тимер юл вокзалы турында мәкаләләр исемлеген сораган. Кукмара районы фабрикалары турында мәгълүмат туплауларын да үтенгәннәр. Компьютерны начар белгән укучылар янына утырып, интернеттан кулланырга өйрәтергә дә туры килә китапханәчеләргә. Өендәге ялгызлыктан туеп, монда аралашырга килгән кешенең дә хәленә керергә, проблемасы булганнарга җылы сүз әйтеп тынычландырырга кирәк. Кая монда чәй эчеп утыру да ял итү. Эш көне ахырына тәмам ардыртты. Әйтсәм әйтим, тулы бер көнем китапханәдә узып, бер китап та укый алмадым. Ә мин монда тагын киләчәкмен әле - китап укырга...
Иң күп укыла торган авторлар:
Зифа Кадыйрова
Гөлсинә Галиуллина
Мәдинә Маликова
Нәбирә Гыйматдинова
Гөлчәчәк Галиева
Халисә Ширмән
Галимҗан Гыйльманов
Әмирхан Еники
Әхсән Баян
Флера Тарханова
Нурихан Фәттах
Мөсәгыйть Хәбибуллин
Разил Вәлиев
Йолдыз Шәрәпова
Роберт Миңнуллин
Автор фотолары
Комментарийлар