16+

«ШК» журналисты яңа велосипед юлларын сынады

Казан велосипедчыларын бәхет басты: башкаланың тарихи үзәгендә ике тәгәрмәчле транспорт өчен махсус юллар сызылды.

«ШК» журналисты яңа велосипед юлларын сынады

Казан велосипедчыларын бәхет басты: башкаланың тарихи үзәгендә ике тәгәрмәчле транспорт өчен махсус юллар сызылды.

Маршрут кече боҗра дип атала. 4,3 чакрым озынлыктагы кече боҗра маршруты Театр, Касаткин, Кремль, Чернышевский, Дзержинский, Батурин урамнары, Ленин бакчасы һәм Казансу елгасының яр буе аша үтә. Без Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, эшкә велосипедта йөрүче Тәбрис Яруллин белән яңа юлларны шәхсән сынадык.

«Бер-береңне хөрмәт итсәң, урын җитә»

4,3 чакрым озынлыктагы кече боҗра маршруты Театр, Касаткин, Кремль, Чернышевский, Дзержинский, Батурин урамнары, Ленин бакчасы һәм Казансу елгасының яр буе аша үтә. Башкала җитәкчелеге «Гаҗәеп Казан» проекты белән Россиянең Мәдәният министрлыгы оештырган конкурста грант отып, шәһәр бюджетына 15 миллион сум килеп төште. Велосипед юлының һәр метрын сызу 3,5 меңгә төшкән. Акча бик соң килгәнгә, башкала җитәкчелеге дә эшкә соң, октябрьдә генә тотынган.

Киләсе елда казанлылар һәм туристлар машина йөртүчеләрдән курыкмыйча, Горький паркы белән Универсиада авылына кадәр җилдерә алыр, дигән ышаныч та бар. Кышын велосипед полосаларына юлдагы карны эттерәчәкләр.

Маршрутның рәсми ачы­лышы 23 октябрьгә билгеләнгән, ә без Тәбрис белән аны үзебез өчен инде бу атнада ачып кайттык.

Татар яшьләре лидеры сәпиттә дүрт ел йөрсә дә, бу юлы «бахбаен» өйдә калдырып, прокатка бирелә торган велосипедларны сынарга булдык. Башта http://www.veli- k.ru сайтына кереп теркәлдек тә, шунда ук карточка аша акча күчереп, 30 сумга бер көнлек абонемент алдык. Телефонга махсус номер белән пин-код килде. Ирек мәйданы янындагы велопарковкага бардык та, терминалда шул саннарны кертеп, велосипедка ия булдык.

Маршрутыбыз Театр урамыннан башланды. Асфальтка зур итеп велосипед сурәте төшерелгән. Юлдашым дүрт тәгәрмәчле транспорттан ике тәгәрмәчлесенә күчеп утыру тарихын сөйләде.
- Универсиадага әзерлек барышында без яшәгән Әмирхан урамында юл чишелеше ясыйлар иде. Ул тирәдә көн саен бөке барлыкка килеп, бер урында 30-40 минут таптанып тора идек. Тәрәзәне дә төшереп булмый, бөтен җирдә тузан. Шулчак, машинага кул селтәп, сәпиткә күчеп утыру теләге туды. Яшәү урыны белән эш арасы сигез чакрым.

Беренче көнне велосипед белән бару бик авыр булды, ярты юлны да уза алмадым, аяк­лар арыды. Калган юлны автобус­та үттем. Инде дүрт ел, көн саен диярлек, өйдән чыкканда, бәлки, бүген сәпит белән бармаскадыр, дигән уй башка керә, әмма үземне кулга алам. Командировкага китсәм, сәпитне сагынам, ул яшәү рәвешемә әйләнде. Эшкә килеп җиткәч, футболка белән триконы салып, күлмәк, костюм һәм чалбар киеп куям, бер кыенлыгы да юк, - дип сөйләде татар яшьләре лидеры.

Сәяхәтебез дәвам итә. Велосипед полосасы машина юлы белән кисешкән урында, җәяүлеләр кичүе янәшәсенә, сәпитчеләр өчен дә кызыл төстәге аерым кичү сызганнар. Ни кызганыч, Ленин бакчасында велосипед рәсемнәренең буя­вы куба да башлаган.

Кремль урамына кадәр барганчы, сәпит юлына бер машина да «атланмаган» иде. Ә менә Кремльгә якынлашканда, «аварийка»ларын кабызып, «Форд» машинасы юлыбызга каршы төште. Аңа велосипед сигналы белән пипелдәтүен пипелдәттек, тик машина кымшанып та карамады. «Номердагы хәрефләргә игътибар ит. Хөкүмәт машинасы», - диде Тәбрис. Шофер, тәрәзәсен төшереп, миңа:

- Ник фотога төшерәсең? - дип җикеренә башлады. - Минем кайдан икәнлегеме беләсеңме? Мә, кара, ЮХИДИдә эшлим, - дип, кызыл төстәге таныклыгын күрсәтте.
Миндә дә бар андый катыргы, «Шәһри Казан»да эшлим, дип язылган. Күрсәтеп тормадым - мактанасым килмәде. Артык сүз куертып тормыйча, без Спас манарасы янына ашык­тык. ЮХИДИдә эшлидерме, куркыр дип алдадымы - монысын әйтә алмыйм, йөртүченең намусында. Ә фотоны шулай да ЮХИДИгә җибәрергә булдык. Анда үз араларында кагыйдә бозучыларга чаралар катгый дип беләбез.

Тәбрис фикеренчә, сәпитчеләр, җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр бер-берсен хөрмәт итми. Элек машина йөртүчеләр сәпитчеләрне, кычкыртып, куркуга салса, хәзер «җайдаклар» үзләре, тротуардан җилдереп, җәяүлеләрнең котын ала.

- Бер-береңә хөрмәт булса, һәр­кемгә урын җитәчәк. Безгә бит моңарчы автобус полосасыннан да йөрергә ярамый иде, күптән түгел генә рөхсәт иттеләр. Шушы кече боҗра үзәктә яшәүчеләр һәм туристларны күздә тотып ясалган. Велосипед юллары Квартал, Миллениум, Азино якларына да сузылсын иде, - дип теләде юлдашым.

Сүзен-сүзгә

Артур Фәләхов, «Болгар» радиосында яңалыклар алып баручы:
- Велосипедта йөрергә бик яратам, һава торышы яхшы булган көннәрдә эшкә дә шуның белән йөрим. Әмма Казан урамнарында үземне бик үк иркен хис итмим. Велосипедчылар өчен аерым юл булмаганга, йә машина, автобус юлыннан, йә тротуардан йөрергә туры килә. Чаллыны карагыз әле, бөтен җирдә диярлек велосипед юллары бар. Шәһәрнең бер башыннан икенчесенә бер каршылыксыз барып җитәргә була.

Игътибар!
Велосипед юллары барлык­ка килгәч, кайбер урыннарда ике яклы хәрәкәт бер яклыга әйләнде. Чернышевский урамының Кремль урамыннан башлап Дзержинский урамына кадәрге өлешендә, Дзержинский урамының Чернышевский урамыннан башлап Лобачевский урамына кадәрге өлешендә, Театр урамының Тельман урамыннан башлап Касаткин урамына кадәрге өлешендә машина бер генә якка хәрәкәт итә. Моннан тыш, машина йөртүче велосипед юлында туктаса яки «тимер ат»ын калдырса, ике мең сумын чыгарып салырга тиеш булачак, ә «бахбае»н штрафстоянкага алып китәчәкләр.

161 чакрым велосипед юлы
2011 елның уртасында Чаллының ул вакыттагы башлыгы Васил Шәйхразиев велосипедларга мода башлап җибәрде. Нәтиҗәдә «Велосипедный Автоград» проекты эшли башлады: муниципаль, дәүләт учреждениеләре һәм эре сәүдә үзәкләре тирәсендә «тимер ат»ларны кую урыннары барлыкка килде. 2012 елда шәһәрнең эшкуарлары катнашында велойөреш тә үткәрелде.
Автокаланың матбугат хезмәте «ШК»га хәбәр иткәнчә, бүген Чаллыда 161 чакрым велосипед юлы сызылган. Быел паркларны һәм скверларны төзекләндергәндә дә аларга игътибар бирелгән. Киләсе елда ни буласын әйтә алмадылар. Васил Шәйхразиев Казанга китеп барса да, ике тәгәрмәчле транспортка Чаллыда мода кимемәгән, прокатка бирү үзәкләре җыр­лый-җырлый эшли. Табышлы кәсеп, диләр.

Фоторепортаж

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading