16+

Тимер юл: кемгә рәхәт, кемгә михнәт

Октябрьдән Татарстанда утыздан артык электричка маршруты ябылган иде. Шул исәптән "Казан-Буа" поезды да йөрми башлады. Бу шактый халыкны борчуга салды. Күпләр өчен поезд иң уңайлы, арзан транспорт төре. Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, электричкалар туктатылу сәбәпләренең берсе - пассажирларның аз булуында. Электричкада йөрүчеләр чынлап та...

Тимер юл: кемгә рәхәт, кемгә михнәт

Октябрьдән Татарстанда утыздан артык электричка маршруты ябылган иде. Шул исәптән "Казан-Буа" поезды да йөрми башлады. Бу шактый халыкны борчуга салды. Күпләр өчен поезд иң уңайлы, арзан транспорт төре. Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, электричкалар туктатылу сәбәпләренең берсе - пассажирларның аз булуында. Электричкада йөрүчеләр чынлап та...

Автобус < Электричка
Алты еллап тимер юл вокзалында булганым юк иде. Вокзалны танырлык түгел. Барысы да заманча, ишектән үк махсус җайланма аша тикшереп кертәләр. Сумкаңда зур тимер бар дип, ишек төбендә биш минутлап юк тимерне эзләп басып торырга да туры килде хәтта. Билетларны терминаллар аша да алырга була икән. Электричкамны көткән арада вокзалны күзәтәм. Багажыңны махсус саклау камерасында бер көнгә калдыру, үлчәменә карап, 100-140 сум тирәсе. Телефон, ноутбугыңның зарядкасы бетсә, аны ярты сәгатькә токка куеп тору - 25 сум. Теләсәң, сувенирлар ал, тамак ялга, көтү залында утырып тор. Элек поезд юлларына урам аша үтсәк, хәзер барысы да алдан уйланылган. Вокзалның икенче катыннан ябык коридор буйлап кына элдерәсең. Беренче генә килгән кешегә алданрак чыкса, яхшырак, әлбәттә, ул урау юллардан тиешле юлны тапканчы, шактый вакыт уза.

Поездларда күптән "куян" булып йөреп булмый. Казан вокзалыннан чыкканда билетыңны турникетка куярга кирәк. Вагонга кереп утыруга уйларга чумдым. Никтер якын, кадерле ул миңа электричка. Студент елларын исемә төшергәнгәме? Укыган чакта атна саен авылга электричкада кайта идек. Вагон егетләр, кызлар тавышыннан гөрләп тора иде. Албаба станциясендә төшәсең дә, биш авылга билгеләнгән бер автобуска йөгерәсең, анда консервадагы балык кебек тыгызланасың, этеш-төртеш, салонда алма төшәрлек тә урын юк. Автобустан төшкәндә өс-баш тузган, кемнеңдер туннары чишелеп беткән була, кайсының сәдәфе төшкән. Ә безгә күңелле. Яшь чак бит... Электричканың салкынлыгы, каты урындыклар, уңайсызлыклар да куркытмый иде ул чакта. Билет алмыйча тикшерүчеләрдән вагоннан вагонга качып йөрүләр, мең төрле хәйлә табып, контролерларны алдалап йөргән чаклар искә төшә дә, оят булып китә. Хәзер электричкаларның тавышы да башка кебек. Эскәмияләре дә йомшак, хәтта баш куярга уңайлы булсын өчен мендәрчекләргә кадәр бар. Вагоннар җылы. Ә менә кеше чынлап та аз тоелды, электәге кебек туңдырма, матбугат сатып йөрүчеләр дә күренмәде.

Ел башыннан Россиядә, керем китерми дип, күп кенә поезд маршрутлары туктатылган иде. 500 ләп электричка йөрми башлады. Аеруча Вологодск, Псков өлкәләре зыян күргән бу үзгәрешләрдән. Лидерлар буенча дөнья өчлегенә кергән "Россия тимер юллары" җәмгыяте җитәкчелеге аңлатуынча, яңа кагыйдәләр буенча, тимер юлдан файдаланган өчен чыгымнарны хәзер һәр төбәк үзе күтәрергә тиеш. Әмма, ел башында кайберләренең бурычлары шактый җыелып, бу сумманы түләргә мөмкинлеге булмавы ачыкланган. Электричкаларны автобусларга алыштырырга дигән фикер дә яңгырады. Әмма автобус бәяләре шактый кыйммәт. Россия Президенты исә әле шушы көннәрдә генә, бу проблемага кире кайтып, мәсъәләне тиз арада чишәргә әмер бирде. Маршрутлар кире ачылырмы - вакыт күрсәтер.

Яныма килеп утырган хатын белән сөйләшеп киттек. Яшел Үзәнгә кайта икән.

- Гел юлда йөрим. Язга таба электричкаларда кеше күбәя. Бакча сезоны башлана бит. Электричка җайлы, арзан. Яшел Үзәнгә кадәр автобус бәясе 70 сум булса, электричкада 42 сумга кайтып җитәм. Бернинди бөке дә юк. Сумкаларым зур булгач, монда рәхәтләнеп иркенләп кайтам, автобуста тыгыз бит анда, - ди.

Ул да түгел, студент елларыннан таныш ягымлы тавыш: "Казан-Свияжск" электропоезды дүртенче юлдан китә, сак булыгыз!", -дип игълан итте.
Кузгалдык. Чых-чых, тык-тык... Вагонда җанлану сизелә, кемдер газета карый, сүз уңаеннан, поездда йөрүчеләр өчен "Уважаемые пассажиры" дигән газета да чыга башлаган икән. Аны вокзалдан бушлай алырга була. Кемдер шуны укый, сканворд чишә, халык бер-берсе белән таныша, гапләшә. Кайберәүләр тәрәзәгә карап уйга чумган, тәгәрмәч тавышына йокымсыраучылар да бар. Ә урамда эшләүчеләр өч көн тоташ яуган кардан соң тырыша-тырыша рельсларны чистарталар. Күбесе хатын-кызлар.

Эш эзләп Татарстанга
Миңа кирәкле Атлашкино тукталышына җиткәнче, контролерлар өч тапкыр билет тикшерде. Кайбер станцияләрдә билет сатылмый. Аннан утыручылар контролердан билет ала. Бер генә тукталыш баручылар кондукторның кесәсенә ун гына сум биреп тә котыла. Тегеләре дә каршы түгел. Үзенә күрә чумара эшлиләрдер инде.

Атлакшинода төшкәч, юл аша чыгу кичүенә таба атлаган идем, бер абзый, анда барма, ул эшләми, дип мине кире борды.

- Универсиада алдыннан әй төзеделәр монда, әй яңарттылар, платформаларны таш белән түшәп чыктылар, ә менә иң кирәклесен - юл аша чыгу урынын ясап бетермәделәр. Ярты юлда калдырдылар. Аны хәзер тәмамларга финанс мөмкинлекләре юк, ди. Югыйсә, телевидениедән дә төшереп киттеләр, җитәкчелеккә дә шактый хатлар юлланды. Куркыныч бит. Юлның икенче ягына чыгу өчен рельслар аша үтәргә кирәк. Монда билет сату урыны да юк хәзер, поездның кайсы юлга киләсен алдан да хәбәр итмиләр. Барлыгы өч "путь". Поезд син басып көтеп торган беренче "путь"кә килмичә, өченчегә килсә, йөгерәсең инде бар көчеңә. Әле уртада йөк ташый торган озын поезд да туктаса, була хәлләр, кайсы поезд астыннан гына элдертә, кайсы ерактан урап уза, ашыкканда егылып, имгәнеп бетәләр. Күбесе олы кеше бит, пенсионерлар, - ди абзый.
Кемгәдер күрсәтер, күз буяр өчен платформаның тышын төзекләндергәнче, кеше куркынычсызлыгын кайгыртып, җир асты кичүен ясап бетерсәләр, мең мәртәбә файдалырак булыр иде дә бит...

Платформада бер әби кар көрәп йөри. Баксаң, Чувашиянең Козловка районының Төрләмә авылыннан килеп эшли икән. Яше алтмыштан узган. Көрәкне чак күтәрә.

- Соң, нигә дип монда кадәр килеп йөрисез? - дим.

- Үзебездә эш юк. Күпләр шулай Татарстанга килеп эшли. Поездда 1 сәгать 40 минут киләм, шулай ук кире кайтам. Юлга көненә 180 сум китә. Эш булмагач, нишлисең инде?- ди.

- Пенсия аласыздыр бит?

- Алам, тик пенсиям кечкенә. Кредит түлим.
Балалар өчен алган идем. Эшләмичә булмый. Саф һавада арытмый үзе, артымнан куучы юк. Хезмәт хакын гына күргәнем юк әле. Декабрь өчен дә алмадык. 9 мең дип вәгъдә иткәннәр иде, белмим инде, түләрләрме икән? - диде әби.

Атлашкинода
Атлашкино - Яшел Үзән районына кергән, 600ләп хуҗалыгы булган авыл. Аны Кызыл яр дип тә йөртәләр, тик халык күбрәк станция тукталышы - Атлакшино буларак белә. Тимер юл авылны икегә аерып тора. Бу авылда бакчалар шактый. Урыны яхшы. Идел буе, табигате матур. Казанга да якын. Газ, су кергән йортлар шактый. Торакларын сатучылар да бар. 12 сутый җире, йорты, мунчасы, гаражы булган йортлар ике миллион сумнан артык тора. Биредә оешмалар юк диярлек. Дөрес, үз кибетен, ял итү базасын ачкан шәхси эшмәкәрләр бар бугай.

Әллә кайдан мәктәп күренеп тора. Шунда ук балалар бакчасы да урнашкан икән. Мәктәпнең 90 еллык тарихы бар. Бинасы да бик тарихи, ди. Аны бу авылга чуаш якларыннан күченеп килгән Атлашкин фамилияле бер алпавыт йорты булган дип сөйлиләр. Авылны да шул чуаш истәлегенә Атлашкино дип атаганнар, күрәсең. Фельдшерлык пунктлары бар. Мин килгәндә почтальон газета таратып йөри иде. Атлашкинодагы татарлар мәчет төзелсен иде дип хыяллана. Хәзергә җомга намазына күрше Әйшә авылына йөрергә мәҗбүрләр.

Шуңа игътибар иттем: Атлашкинода этләр күп. Кыш булгангамы, күбесен бәйдән ычкындырганнар. Берсе белән "дуслашып" та алдык әле, каршыма ыжгырып чыккан эткә курыкканымны сиздермәскә тырышып, аның белән сөйләшкән булам, ул исә иснәнеп йөрде - йөрде дә, аркама сикермәсенме?! Йөрәгем ярыла дип торам. Әле ярый, мәрхәмәтле кешеләр бар, миңа кирәкле йортка озатып куйдылар.

Тәгәрмәч тавышын тыңлап яшәүчеләр
Шәмсетдиновлар гаиләсен Атлашкинода күпләр белә. Инде 45 еллап биредә яши алар. "Яңа тормыш" урамында төпләнгәннәр. Бу урамны "Татарлар" урамы дип тә йөртәләр әле. Чөнки анда гел татарлар яши. Йортлар тимер юлдан 50 метр тирәсе ераклыкта гына урнашкан. Шәмсетдиновларның йортлары исә машиналар рельс аша чыга торган урын каршында ук. Җитмәсә, анда поезд килгәнне кисәтеп еш кына кыңгырау чыңлый. Тәгәрмәчлщр тыкылдавы... Ике поезд берьюлы үтеп китсә, стенкадагы савыт-сабалар да селкенә. Йорт шаулап тора. Шулай да халык зарланмый.

- Поезд тавышы ишетелми торса, киресенчә, куркып куябыз, хәтта. Бәла-каза булмасын, дибез. Гадәттә, кеше тапталса, поездлар туктап тора. Тәгәрмәч тавышына игътибар да бирмибез. Төнлә йокларга да комачауламый, - ди Шәмсетдиновларның гаилә башлыгы Фирдәвел абый.
Шәмсетдиновлар үз йортлары белән яши. Быел 70 яшен тутыручы Фирдәвел абый озак еллар тимер юлда эретеп ябыштыручы булып эшләгән, хатыны Сания апа Васильево бистәсендә урман хуҗалыгы комбинатында хезмәт иткән.

Җәен бакчаларыннан җыеп катырылган виктория җиләкләре белән чәй эчә-эчә, Фирдәвел абыйның балачак хатирәләрен тыңлыйбыз.

- Бигрәк тә әнкәемә авырга туры килде. Зур фаҗига кичерде безнең гаилә. Йорт салганда әткәй дусты белән сүс ( пакля) алырга Васильевога китәләр. 4 яшьлек энекәшемне дә үзләре белән ияртәләр. Сүсне алу шатлыгыннан, күңел ачып та алалар, күрәсең. Үзләре эчкән булгач, дилбегәне дүрт яшьлек энекәшемә тоттыралар. Юлда бер канау аша чыгасы бар. Тәҗрибәсез энекәшем дилбегәне җайсызрак тотамы - олау каплана. Канаудагы суда 50шәр килолы сүс түкләре астында әткәем дусты белән җан бирә. Ә энекәшемне ат таптап үтерә. Бер көндә әнкәем ирсез дә, улсыз да калды,- дип хатирәләрен яңарта Фирдәвел абый.

Ике улыбызны да югалттык

Фаҗигаләр Фирдәвел абыйны соңрак та сагалап торган икән. Шәмсетдиновлар ике ул тәрбияләп үстерәләр, әмма сабыйлары кыска гомерле була шул. Тормышлары чәчәк тә атарга өлгермәгән килеш, ике улын да җир куенына сала Сания апа белән Фирдәвел абый.

Олы уллары Илдар спорт сөючән, баһадир гәүдәле булып үсә. Мәктәпне тәмамлаганда ук 52нче үлчәмдәге костюм кия иде, дип искә ала әнисе. Үзе теләгән институтның спорт бүлегенә укырга керә алмагач, күңеле төшә аның, чарасызлыктан җиңел сәнәгать техникумына юл тота . Укуыннан бүленеп ике ел армиядә хезмәт итеп кайта. Дипломлы белгеч булгач та, төп нигезне ташламый. Әниләре өчен алыштыргысыз терәк, ярдәмчегә әйләнә.

- Авыл булгач, маллар да асрый идек. Печәнен улым чаба иде, бик ярдәмчел булды, хәтта түтәлдәге чүпне утарга да чыга иде. Үзе үстергән сыерның бозаулаганын гына күрми калды улыбыз,- ди, күз яшенә буылып, Сания апа.

1992 ел. Февраль ае. Ул көнне Илдар әбисенә кунакка Васильевога бара. Әнисе кичке сменада эштә. Әтисе энесе белән өйдә кала. Мунча кергәннән соң, Илдар кичләтеп кенә Атлашкинога кайтырга чыга. Ярты юлга кадәр дусты озатып куя. Улының озак кайтмый торганына эче пошып, Фирдәвел абый нишләргә белми. Шулчак тимер юлы вокзалы кассасында эшләүче Валя: "Сезнең улыгыз кайттымы, анда поезд бер малайны бәргән", - дип күңелсез хәбәр җиткерә. Илдарны станция тукталышыннан 50 метр ераклыкта рельста табалар. Тәнен кәрҗингә җыярга туры килә. Поездга тапталып үлү очрагы Атлашкинода беренче генә мәртәбә булмаса да, бер ай элек кенә 21 яшен тутырган егетнең шулай вакытсыз, үкенечле үлеме бөтен авылны тетрәндерә. Бу очраклы хәл түгел дип саный Шәмсетдиновлар. Улына начар ниятле кешеләр бәйләнеп янаганнар, аннары пычак белән кадаганнар, шуннан рельслар буйлап кайтыр юлга атлаган Илдар аңын югалтып егылган, шул рәвешле поезд астына эләккәндер, дип шикләнә Фирдәвел абый. Аның әйтүенчә, платформа янындагы җир канга баткан, шуннан 50 метр тирәсе узгач кына (!) улының гәүдәсе абайлана. Җитмәсә, бүреген дә таба алмыйлар. Тикшертергә теләп берничә тапкыр кирәкле кәгазьләрне җыярга талпынып караса да, Фирдәвел абый каршылыкка очрый. Әле архив язмалары сакланмаган, әле кирәкле кеше урында юк... Кыскасы, инде күптән бу уеннан баш тарткан ул. Судка биреп файда юк. Улын үтергән кешегә Ходай үзе җәзасын бирсен, ди.

Шәмсетдиновларның икенче уллары - Ринат, абыйсыннан 9 яшькә кечерәк. Кечкенәдән бик тату, дус булып үсә алар. 1998 елда Ринатны хәрби хезмәткә алалар. "Барыбыз да хезмәт иттек, абыең да исән-сау кайткан иде. Ирләр хезмәт итәргә тиеш," - дип күтәренке кәеф белән озата аны әтисе. Бер еллап хезмәт иткәннән соң, Ринатны Чечняга җибәрәләр. Ә анда сугыш бара. Дүрт ай Ринаттан бернинди хәбәр килми.

- Шул чакта ук малай бетте икән инде дип, уйладым. Саниягә генә сиздермәдем. Сәгать саен хәбәрләр тыңлыйбыз. Беркөнне өй алдына машина килеп туктады. Хәрбиләр. Шунда ук Ринатны югалтканны аңладым, - ди Фирдәвел абый.

Ринат кургаш табутта кайта. 20 яшьлек егет мәгънәсез сугышта ни өчен, кемне яклап сугышканын да аңламыйча һәлак була. 2000 елның гыйнварында Ринатны абыйсы янына җирлиләр.

Күпме хәсрәт, югалту... Фирдәвел абый белән Сания апаның сабырлыгына сокланырлык. Көн дә улларына дога кала алар, Ходайдан илләрнең тыныч булуын сорыйлар. Илдар белән Ринатның балачак хатирәләрен яңартып, шуклыкларын искә алып көлешеп алалар, фотоларын, армиядән килгән хатларын укып юаналар, истәлекләр белән яшиләр. Улларының икесенең дә сөйгән кызлары булган, аларның хәзер үз гаиләләре булса да, Сания апаларга гел ярдәм итеп, хәлләрен белешеп торалар.

Хәзерге вакытта Сания апа белән Фирдәвел абый Яшел Үзәнгә күченергә җыенып йөри. 45 ел дәвамында чуен юл буенда торып туйганнан түгел, тимер юл, арлы-бирле узган поездлар уллары белән булган фаҗигане исләренә төшереп торса да, ярата алар бу урынны. Куяннар үрчетәләр, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Мунчалары да бар монда. Тик 70 яшькә җиткәндә авыл җирендә кыенга туры килә шул. Кары яуса көрәргә кирәк, суны да Васильеводан ташыйлар, бәдрәф тә урамда. Бакчаны да карамыйча булмый. Шуңа картаймыш көннәрендә уңайлы, җылы шәһәр фатирында яшәргә телиләр.

Р.S. Күпләр иң ышанычлы транспорт төре дип электричка, поездны сайлый. Тәгәрмәч тавышына изрәп йокыга талу, тәрәзәдән таныш булмаган урыннарны күзәтүдән тәм таба кайберәүләр. Кемнеңдер поезд юлында гомере өзелә. Соңгы арада тимер юлында үлүчеләр турында аеруча еш ишетәм. Әле яңа гына Юдинода бер кешене поезд астыннан алдылар. Компрессор заводы тирәсендә релсьлар аша чыгып баручы студент егетне поезд бәреп үтергән иде. Колакчыннар кигән егет поезд тавышын ишетмәгән, диделәр. Быел Албаба станциясе тирәсендә 23 яшьлек бер егет үзе поезд астына кергән.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading