16+

Тракторлар кайчан татарча гөрелди башлар?

Көнбатыш безгә арты белән борылгач, илебездә «импортны алыштыру» сүзе модага керде.

Тракторлар кайчан татарча гөрелди башлар?

Көнбатыш безгә арты белән борылгач, илебездә «импортны алыштыру» сүзе модага керде.

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең дә сөенече эченә сыймады. Тик бераздан читнекенә көндәшлек тудырырлык җиһазлар, азык‑төлек җитештерүнең бер көнлек кенә эш түгеллеге аңлашылды.

Тракторларның яртысын - «лаеклы ял»га

Россиянең алдынгы авыл хуҗалыгы белгечләре Казанга җыелып, нәкъ менә импортны алыштыру турында сөйләште. Галимнәр урак өстендәге техника сыман бертуктаусыз эшли, уйлап таба, әмма аларның ачышларын тормышка ашыручы юк.

Кунакларны Татарстанның авыл хуҗалыгы өлкәсе белән министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов таныштырды. Республикада 3,8 миллион кешенең бер миллионы авыл җирендә яши. Былтыр 188 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, 2013 елга караганда, 2,3 процентка күбрәк. Илдәге авыл хуҗалыгы товарларының - биш, сөтнең сигез проценты Татарстанда җитештерелә. Министр урынбасарының сөенечле чыгышында көенечле мизгелләр дә шәйләнде. Инфляция аркасында җитештерүчеләрнең сатып алу мөмкинлеге кими, җитмәсә, озакка бирелә торган кулай кредитлар да юк диярлек. Дәүләт тә авыл хуҗалыгына тагын да түбәнгә тәгәрәмәслек итеп кенә ярдәм итә.

- Биш ел элек хәзерге акчага ике тапкыр күбрәк техника алып булыр иде. 90 нчы елларда елына 4,5 мең трактор, 1,5 мең комбайн алсак, соңгы ун елда бу күрсәткеч дистә тапкыр кимеде: елына 650 трактор һәм 300 комбайн. Киләчәктә, техника паркының кимүен туктату һәм аны сыйфатлы алыштыру өчен, субсидияләр кирәк, - диде Тәлгать Таһирҗанов.

Хәлләрнең хөртилеге техника ремонтлауда да сизелә, кайбер арадашчылар трактор-комбайннарны гарантиясез сатып җибәрә яки ремонт эшләрен озакка сузып йөри. Министр урынбасары сөйләвенчә, авыл халкының чәчү яки урып‑җыю чорында ремонтлаучыларның килеп җиткәнен көтәргә яки судлашырга вакыты юк. Мондый башбаштаклык­ка түзәр чама калмагач, 2006 елдан Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы карар чыгарган: республикада сервисы булмаган җитештерүчеләрнең техникасын алмаска! Предприятиеләр яңа запас частьлар алуга елына өч миллиард сум тота. Шул ук вакытта урып-сугып-җилгәреп йөри торган техниканың яртысын диярлек күптән «лаеклы ял»га озатырга вакыт. Әмма акчаның җитешмәве үзенекен итә.

Машина-трактор паркын ремонтлау һәм эксплуатацияләү бөтенроссия фәнни-тикшеренү технология институты фәнни консультанты, техник фәннәр докторы Валентин Лялякин «ШК»га сөйләгәнчә, Россия­дә техникага киткән чыгымнарның 70 проценты запас частьлар алыштыруга тотыла, акча теленә күчерсәк, 60 миллиард сум.

- 90нчы елларга кадәр запас частьларның 20 процентын сатып алмый, ремонтлый яки эретеп яңарта идек. Хәзер 8‑9 процент кына, ә без 25 процент дигән максат куябыз. Безнең институт иске детальләрне яңарту буенча илледән артык технология уйлап тапты. Импорт сабанның төрәне (лемех) 1,5 мең сум тора, 20 гектар сөргәч, тузып бетә. Аны 340 сумга рәтләтергә була. Заманында бай идек, детальләрне ремонтлыйсы урынга, яңаларын гына алдык. Тузган детальләрне җыю системасы булырга тиеш. Үз вакытында Чиләбедә 100 меңләп сабан төрәне ремонтлана иде. Аларны Уралдан башлап Себергә кадәр җы­еп, контейнерлар белән китерәләр иде, - дип сөйләде Валентин Лялякин.

Дымны чит ил техникасы бетерә
Россия Фәннәр академиясе академигы Юрий Лачуга, милләтнең саулыгы авылдан башлана, диде. Мәскәү кунагы Татарстан җитәкчелегенең, башка төбәкләр белән чагыштыр­ганда, авыл хуҗалыгына зур игътибар бирүенә сөенде.

- Кытайда бюджетның - 7,5 проценты, Белоруссия­нең 10 процент акчасы авыл хуҗалыгына бүлеп бирелә. Россиядә - 143 миллион, Кытайда 1,4 миллиард кеше яши. Икесендә дә сөрүлек җирләре сигезәр процент, әмма Кытай үз халкын да тәэмин итә, 70 миллиард сумга авыл хуҗалыгы продукция­сен экспортка да җибәрә. Кызганыч, без андый күрсәткечләр белән мактана алмыйбыз. Берсендә Пекинның авыл хуҗалыгы университетында американнар белән аралашканда, миңа болай дип әйттеләр: «Юрий, ник сез һаман Америкадан өйрәнәсез? Инде күптәннән Кытайга йөз тотарга кирәк», - дип сөйләде академик.

Без һаман чит илдә әмәлләнгән товарларга табынып яшибез. Әмма шушы беркатлылык аркасында күзгә җибәрелгән төтенне сизмибез дә. Юрий Лачуга сүзләренчә, сатып алучыларны сыйфатсыз товардан саклау - көн кадагындагы мәсьәлә. Моннан берничә ел элек Россиянең чит илләрдәге вәкаләтле вәкилләре брендлы продукциянең Европада һәм Россиядә сатылганын алып, лабораториягә тапшырганнар. Тикшерү нәтиҗәсе билгеле булгач, барысы да гаҗәпкә калган. Читтә һәм үзебездә бер үк исем белән атап йөртелә торган азык‑төлек Россия­гә түбән сыйфатта килә икән. «Молоко любимой женщины» дигән шәраб бар. Германия белән Россиядәгесен чагыштыргач, безнекендә шәраб чималы бөтенләй табылмаган.

Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Нәҗип Мәҗитовка биш ел элек бер төркем галимнәр белән берлектә энергияне саклый торган һәм көндәшлеккә сәләтле булган авыл хуҗалыгы машиналары комплексын төзергә кушылган. Бирем үтәлгән: җыелышта катнашучыларга Нәҗип әфәнде фәнни эзләнүләре һәм ачышлары тупланган китапны тәкъдир итте. Галим үз чыгышында Татарстанда кулланыла торган импорт, ягъни чит илдә ясалган Horsch чәчкеченең сурәтен күрсәтте. Аның белән йөреп чыкканнан соң, орлыкларның яртысы диярлек җир өстендә калган.

- Алар безнең кырларга яраклаштырылмаган. Мондый шартларда яхшы уңыш алып буламы соң? Үзегез уйлагыз инде... Алдагы сурәткә игътибар итегез, орлыкларның яртысы гына шытып чыккан. Димәк, әлеге чәчкечләр башта ук уңышсызлыкка көйләнгән. Агросәнәгать комплексының бөлгенлеге шушыннан башлана да инде, - диде профессор.

Аның фикеренчә, китапта язылган буенча эш ителсә, Татарстан, җыеп алынган уңыш күләме буенча, Краснодарны да узып китәргә мөмкин.
- Германия белән Украинада җыела торган Horsch техникасы безне дымсыз калдырды. Яз көне республиканың авыл хуҗалыгы министры: «Бер метр тирәнлектә 200 миллиметр дым бар», - дип мактанган иде. Мин дә аның өчен сөенгән идем, әмма дым бетәчәк, дидем. Чөнки туфракны әлеге дә баягы Horsch белән эшкәртәләр. Утыз градус эссе булса, дымны корылык бетерде, диләр. Дөрес түгел, бу - хаталарны танырга теләмәү. Без чит илдән кайтартыла торган барлык техниканы алыштыра алабыз, - диде Нәҗип Мәҗитов.

Авыл хуҗалыгының аг­рохимик тәэмин ителешен механизацияләү һәм информатизацияләү бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты директоры, икътисад фәннәре докторы Николай Сорокин, химик ашламалардан органик, ягъни табигый чималдан ясалганына күчәргә кирәк, дип чаң сукты. Моңа бик үтемле мисал да китерде.

1959 елда илдә бер гектар җиргә биш килограмм ашлама кертелгәндә, балаларның 0,74 проценты тайпылыш белән туган. 1983 елда 25 килограмм ашлама кертелә башлагач, сабыйларның 16,5 процентында тайпылыш ачыкланган. Ә 2014 елда 37‑40 килограмм химик ашлама кулланыла башлаган. Авыру балаларның күплеген чамалау өчен рәсми саннарга мөрәҗәгать итәргә дә кирәк түгелдер, андыйлар турында хәзер көне‑төне сөйлиләр.

- Россия - орлык сатып алу күләме буенча - алтынчы, сату буенча 47 нче урында. Күп кенә орлыклар, химик ашламаларга ияләнеп, аларны көтеп кенә тора. Авыл хуҗалыгы җирләрен яхшырту буенча да җитди чаралар күрергә кирәк. «Невский» бәрәңгесенә органик ашлама керткәч, уңыш 32,5 процентка артты. Һава торышы коры булганда, ул дымны да саклый. Табигый чималдан ясалган ашлама белән 126 илдә шөгыльләнәләр, 58ендә игенчелектә органик ашлама куллану турында махсус закон да чыгарылган, - диде Николай Сорокин.

«Икенче КАМАЗ төзеп кара әле»

Татарстанның авыл ху­җалыгы һәм азык‑төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов белән республикада импорт товарларны алыштыру буенча аерым сөйләштек. Бүген сала, беренче чиратта, сыйфатлы техникага мохтаҗлык кичерә.

- Илдә саву заллары, «карусельләре» җитеште­рүчеләр, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү комплекслары юк. Галимнәр уйлап чыгара, әмма ул ачышларны ясаучы юк. Фән белән генә алга барып булмый бит, - диде министр урынбасары.

Дөрес, Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүче куәтле оешмалар бар: «Агромастер», Казаньсельмаш, Буа, Минзәлә районнарында... Совет чорында заводлар, җитештерү төре буенча, территорияләп бүленгән. Авыл хуҗалыгы машиналары төзи торганнарына, гөнаһ шомлыгына, Украина бе­лән Белоруссиядә нигез ташы салынган.

- Тәлгать Галимҗанович, Авыл хуҗалыгы министрлыгының импортны алыштыру мәсьәләсендә техникага кагылышлы нинди планнары бар?
- Бу авыл хуҗалыгы түгел, Сәнәгать министрлыгына кагыла. Авыл хуҗалыгы министрлыгының бердәм рәвештә бөтен авыл хуҗалыгына техника алып биргәнен кайда күргәнегез бар? Бер илдә дә андый әйбер юк. Һәр предприятие үзе сатып ала, без моның өчен күргәзмәләр оештырабыз. Коммерция оешмаларына шундый-шундый әйберләр кирәк, дибез, әмма кирәк белән генә булмый. Бөтен кеше саву заллары, «карусельләр» юклыгы турында белә. Нинди эшкуар алына бүген моңа?

- Галимнәрнең ачышлары ни сәбәпле сәнәгый төстә җитештерелми? Табыш китермәс, дип куркалармы?
- Теләсә нәрсә табыш китерә инде. Заводны беркем дә болай гына төзи алмый, дистәләгән миллиард сум кирәк. Безнең КАМАЗ заводы бар, төзеп кара син икенче КАМАЗ. Илдә юньләп эшли торган бердәнбер Санкт-Петербург трактор заводы бар, елга бер мең трактор ясала. Ә безнең үзебезгә бер мең трактор алырга кирәк, - диде министр урынбасары.


Сүзен-сүзгә
Камияр Байтимеров, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе:


- Республикада импортны алыштыру аксый, аеруча сәнәгать өлкәсендә эшләр авыр бара. Дәүләт ярдәме - субсидияләр җитештерүчеләргә дә, фән өлкәсенә дә җитми. Әмма иң мөһиме: чәчкән орлыкларыбыз - күбрәк уңыш, малларыбыз күбрәк сөт бирсен. Җирле продукция халкыбызга җитәргә дә, югары сыйфатлы да булырга тиеш. Кибет киштәләрендә үзебезнең продукция күләме, димәк, сатып алучыларның сайлау мөмкинлеге дә артты. Җитештерүчеләр яхшырак орлыкка, эшкәртүгә акчаны күбрәк тота башлады. Элек Россиягә товарлар Франция, Норвегия, Голландия, Америкадан килә иде, моның өчен хөкүмәтләре җитештерүчеләргә субсидияләр биреп, нәтиҗәдә товарлары очсызрак була иде. Шундый шартларда безнең продукция бәя ягыннан көндәшлеккә сәләтле була алмый торды. Азык‑төлек чикләре ябылгач, без шатландык.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы үзебездә үстерелгән малларны асрарга тырыша. Австралиядән, Германиядән, Голландиядән, Финляндиядән алып кайтып карадык. Үзебездә үскән мал мондагы шартларга җайлашса да, күбрәк игътибар сорый. Сыйфатлы сөт җитештерү өчен сыйфатлы азык, ә моның өчен яхшы техника кирәк. Авыл хуҗалыгында бөтен нәрсә бер-берсенә бәйләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading