16+

Тугыз адым, яки депутат Таһир Һадиевтан тормыш кагыйдәләре

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Галимҗан улы Һадиев белән сөйләшеп утырабыз.

Тугыз адым, яки депутат Таһир Һадиевтан тормыш кагыйдәләре

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Галимҗан улы Һадиев белән сөйләшеп утырабыз.

Балтач районының Чепья авылында туып-үскән ул. Тамырлары - янәшәдәге Куныр авылыннан. Әнисе яклап - Арборныкы. Карап торырга шактый кырыс, тик чынлык­та җырга-моңга гашыйк, тарих, тамырлары белән кызыксынучы, нечкә күңелле, искиткеч ярдәмчел кеше Таһир абый. Дүрт кыз атасы. Шигырьләр яза. Шул ук вакытта эшлекле, үз эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкара торган таләпчән җитәкче дә. Тормышка үз фәлсәфәсе, үз карашы. Гади балта остасыннан башлап, колхоз рәисе, горкомның икенче секретаре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше. Әңгәмәдәшем шактый җитди кеше булса да, бүген сөйләшүебез - гап-гади тормыш кагыйдәләре турында.


- Таһир абый, тамырлар бе­лән кызыксыну, шигьри җанлылык кайдан килә?
- Гел хәтеремдә: кыш, буран... Ул вакытта инде җитмештән узган әби, мине агач чанага утыртып, зур шәлгә төрендереп, Куныр урамнары буйлап йөртә. Бер йорт янына туктыйбыз да: «Улым, менә монда фәлән-фәлән туганнарың яши», - дип аңлата, «Менә монда безнең чишмә», «Менә бу минем туган нигез», - дип сөйли. Арырак китәбез - тагын туктыйбыз, аннан - тагын. Кемнәргәдер чәйгә дә кереп чыгабыз. Нигә нәкъ миңа шуларны күрсәтеп йөргән әби, биш бала арасыннан иң кечесенә?! Нигә сөйләгән?

- Күрәсең, кечкенәдән кызыксынучан булгансыздыр. Әби кеше белми эшләмәгәндер инде, Таһир абый.
- Бәлки шулайдыр да. Ләкин үткәннәр, тарих белән кызыксыну шул чактан ук килә. Ул чакта миңа, күп булса, 5-6 яшьләр булгандыр. Һәр нәселнең үз тарихы, үткән юлы бар. Күрәсең, әби шул тарих өзелмәсен дип сөйләгәндер аларны. Онытмас, хәтерендә калыр дип уйлагандыр. Шуңа да бүген авылым, туган ягым тарихын өйрәнүгә өлеш кертүне мин әбиемнең әманәтен үтәвем дип саныйм.

- Сез заманында Зәйдә горкомның икенче секретаре вазифасын ташлап, авылга колхоз рәисе булып киткән кеше. Бу нәрсә белән бәйле? Һаман шул авылга тартылумы?
- Күпмедер эшләгәч, ул вазифа минеке түгеллеген аңладым. Сәвәләй - керәшен авылы. Шушы авылда эшлисе иде, дип теләдем. Теләкләрем, гадәттә, гел кабул була, шул авылга рәис итеп җибәрделәр. Сәвәләйдә эшләгәндә, үзем өчен нәтиҗә буларак кагыйдә чыгардым. Менә, әйтик, кешеләрне биш төркемгә бүләм. Беренче төркемгә бу дөньяга килгән, тик нәрсәгә килгәнен дә белмәгәннәрне кертәм. Икенчесе - бу җирдә үз рәхәте өчен генә яшәүчеләр, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучылар. Өченче төркем - башта бу җиргә нигә килгәнен белми, олыгая-­олыгая, белеп яши башлый, аннан соң якыннары, балалары өчен яши. Дүртенче төркем кешеләрендә шундый рухи һәм физик көч бар, алар, әйтик, авылларын кайгыртып яши. Авыл зиратын карый, чишмәләр чистарта, районда эшләсә, районны кайгырта, якташлары өчен борчыла. Бу - кеше өчен борчыла торган кешеләр. Бишенче төркем исә, мин аларны рух ягыннан иң югары баскычка куям - гомере буе үз намусы белән килешеп, дөрес яшәгән затлар. Ишеткәнең бардыр, кайбер картлар: «Мин инде бу җирдә эшлисен эшләдем, яшисен яшәдем. Инде китәргә вакыт», - диләр дә җиңел генә итеп бакыйлыкка күчәләр. Алар өчен бу бер бүлмәдән икенчесенә кергән кебек кенә, чөнки күңелләре чиста.

Менә шул чорда үзем өчен чыгарылган кагыйдә бу. Шул система миңа нык ярдәм итә, кешеләр белән мөнәсәбәтләрне корганда бигрәк тә.

- Бик кызык. Бу турыда уйланганым юк иде. Үзем белгәннәрне сезнең система аша анализласам, биш төркемгә дә керерлек кешеләр бар.
- Чынлыкта, бик файдалы нәрсә ул.

- Сәвәләйдән соң сезне Казан көтә...
- Әйе. 1992 елда килдем монда. Апаларда тордым. Шул чорда үзем өчен ачыклаган, үземнең уй белән барып җиткән тагын бер нәрсә булды: ул да булса, белемеңне арттыру, үзең өстендә эшләү. Апа киңәш бирә: «Син, Таһир, министр урынбасары буларак, кешеләр белән күбрәк аралаш, кеше шулай итеп үзенең биографиясен ясый». Мин болай да бераз бикле кеше, эш буенча күп аралашыла, шул җитәр, дидем. Эштән соң, арып кайтылган булса да, көн саен бер сәгать булса да, үзем җитеп бетмәгән дип санаган белемне туплыйм, язам, өйрәнәм. Чөнки җитәкче кеше күп нәрсәне белергә, теләсә кайсы өлкәне чамаларга тиеш. Бу да миңа нык ярдәм итте. Минемчә, кеше үз эшенең остасы булып, эшенең бар нечкәлекләрен белсә, аның хезмәт биографиясе дә озын була. Минем белән дә шулай булды, министр урынбасарлары арасында 12 ел эшләгән кеше юк. Бу киеренке, әмма кызыклы еллар иде. Ул елларны да республика өчен шактый уңышлы үттек дип уйлыйм.

- Сезнең күп укыганыгызны беләм.
- Уку да төрлечә була. Элек «Правда» газетасында баш мә­калә - «передовица» була иде. Кешеләр аны ничектер бик рәсми нәрсә дип кабул иттеләр. Тик бит ул газетаны акылсыз кешеләр чыгармады, баш мәкалә дә бик җитди максаттан чыгып, уйлап язылган нәрсә булырга тиеш дип, мин аларны кулга карандаш тотып укый идем. Монда нинди сер бар икән? Ниндидер максаттан чыгып язылган бит бу язма. Нинди алгоритмга корылган «Правда» яки «Известия» газетасындагы баш язмалар? Күпмедер вакыттан соң мин ул системага да төшендем. Баксаң, аларда төп өч нәрсә бар икән. Беренчесе - язмада нинди дә булса оешманы, предприятиене күтәрәләр. Анда нинди эшләр эшләнгәне, нинди уңышлары барлыгын язалар. Икенче өлештә булган җитешсезлекләрне атап китәләр, җитәкченең күңел төбенә хәтле барып җитәләр. Өченче өлештә исә бу оешма, предприятиенең, җитешсезлекләре булуга карамастан, потенциалы әле бик зур булганлыгы, тырышканда тагын да югарырак үрләргә менәчәкләре ассызыклана. Шул өч әйбер гел була. Бу - формула. Җитәкче буларак чыгыш ясаганда хәзер дә шул формулага таянам.

- Таһир абый, озак еллар туплаган тормыш тәҗрибәсе, үз фәлсәфәгездән тагын берәр мисал, формула китерсәгез, кызык­лы булыр иде. Әйтик, җитәкче күзлегеннән. Кеше белән эшләү, җитәкче булу читтән караганда гына җиңел кебек.
- Шулай. Мин шуны аңладым, әгәр кеше сине кабул итми, аңламый икән, аның белән аралашудан бернинди мәгънә дә юк. Бушка уздырган вакыт ул. Кеше сине тыңлый, аңлый икән, эш барып чыга. Җитәкче кемнең кем икәнен бик тиз белергә, аңларга тиеш. Сәвәләйдә минем кабинет зур иде. Ишектән өстәлгә кадәр - тугыз адым ара. Әлбәттә, колхозда әллә ни катлаулы нәрсәләр юк та кебек, тик кешеләр бөтен җирдә шул ук кешеләр инде ул. Сәвәләйдә үземә шундый максат куйдым: кабинет­ка кергән кеше җиденче адымны атлаганда аның нинди максат белән керүен, ни әйтәчәген чамаларга, тоярга тиешмен. Шуңа өйрәндем. Аннан, кешене ышандыра белергә кирәк. Ә иң мөһиме - кеше булып калу...

РS. ...Озак сөйләштек без, тик сөйләшкәннең барысы да газета материалына гына сыймый, әлбәттә. Өстәл артыннан торгач, әңгәмәдәшем җыр сузып җибәрде. Моңлы,чын үзебезчә, авылча итеп. Тагын бер кат шаккаттым...
15 ноябрь көнне газетабызның якын дусты Таһир Һадиевның туган көне. Аны гомер бәйрәме белән котлап, ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, гаилә иминлеге теләп калабыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading