16+

Участковыйлар янында бер көн

Киноларда күрсәтелгәнчә бертуктамый җинаятьче артыннан чабып йөрүләр дә, көтелмәгән очраклар да булмады бу көнне. 18 ел милициядә эшләп алгач, унтугызы белән егермесен полицейский булып дәвам итүче капитан Илмас Сөләймановның эш көне гадәттәгечә узды. Ул таптаган эзләрдән минем дә атлауны исәпләмәгәндә, әлбәттә.

Участковыйлар янында бер көн

Киноларда күрсәтелгәнчә бертуктамый җинаятьче артыннан чабып йөрүләр дә, көтелмәгән очраклар да булмады бу көнне. 18 ел милициядә эшләп алгач, унтугызы белән егермесен полицейский булып дәвам итүче капитан Илмас Сөләймановның эш көне гадәттәгечә узды. Ул таптаган эзләрдән минем дә атлауны исәпләмәгәндә, әлбәттә.

Көндәлек эшләр
12 нче «Гвардейский» бүлекчәсенә караучы Хәйдәр Бигичев урамындагы терәк пунктта Илмас бишенче елын эшли. Ул Глушко, Бигичев, Магистраль, Җиңү Проспекты урамнарына караган мәйданга күзәтчелек итә икән. Терәк пунктка хезмәт күрсәтүче дүрт участковыйның бу көнне өчесе эш урынында иде.
«Эш көне киңәшмәдән башлана, чишелгән материалларны тапшырабыз, яңа поручениеләр алабыз, хисап тотабыз. Аннан гадәти шөгыльләребезгә күчәбез. Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә кичке сәгать биштән тугызга кадәр, шимбә иртәнге тугыздан төшкә кадәр гражданнарны, аларның шикаятьләрен кабул итәбез. Моннан тыш, участок буенча план үтибез. Ул атна саен үзгәреп, яңартылып тора», - дип, Илмас әфәнде миңа эш планы язылган калын папканы сузды.
13 бүлектән һәм бүлекчәләрдән торган, исемлекләрдән, адреслардан гыйбарәт булган бу папканы күргәч, гаҗәпләнеп: «Моның кадәр адресны ничек йөреп бетерәсез соң?» - дим. «Аларның бит төрлесе бар. Мисалга, утлы корал тотучыларның тиешле шартларны үтәвен тикшерү, социаль мошенниклыктан саклау буенча ялгыз карт-коры белән профилактик чаралар күрү ел әйләнәсенә бер генә кат башкарыла. Мин моны үз җаем белән, җитдирәк мәсьәләләр буенча берәр объектка барган арада эшлим дә тамгалап куям. Бүген дә иртән, бер карчыкның үлем фактында криминал юкмы икән дип, Җиңү Проспектына барып кайттым, берочтан, шул йортның бер фатирында яшәүче аучының мылтыгын кайда ничек саклаганын кереп тикшереп чыктым. Өйдә утлы корал бар икән, ул куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, һичшиксез, идәнгә яки диварга ныклап беркетелгән сейфта торырга тиеш. Шарт үтәлмәсә, безнең штраф сугу һәм коралны хуҗасыннан тартып алу хокукы бар. Ә шартлы рәвештә иректән мәхрүм ителгән гражданнарны, исәпкә бастырылганнарны, иреккә җибәрелгән зекларны, әлбәттә, төрле ешлык белән даими рәвештә тикшереп торырга туры килә», - ди Илмас әфәнде.
«Иртәрәк килгән булсаң, тере зекны күрер идең. «Мин пляжга барсам, яр буенда кеше калмый», - дип сөйли. Үзенә әле 24 кенә яшь, ә «послужной списогын» укып бетерә торган түгел. Менә кара фотоларын, зәп-зәңгәр», - дип, лейтенант Рәдиф Закиров исәптә торучы җинаятьченең ноутбукта сакланган фоторәсемнәрен күрсәтергә кереште.
Гражданский киемдәге тагын бер участковый Зөлфәт Лотфуллин: «Соң, әйдә без аны төштән соң судка Аникинны оформлять итәргә барганда үзебез белән алыйк», - диде. «Ә син нишләп формадан түгел», - дим моңа. Әлегә дәрәҗә (звание) бирмәгәннәр икән. Күптән түгел генә эшли башлаган. «Тиздән кече лейтенант дәрәҗәсе бирергә тиешләр инде, шунда форма да алачакмын, Алла бирсә», - ди Зөлфәт.
Өйдән өйгә йөрибез
Участковыйлардан үз «допрос»ларымны алып бетергәч: «Менә хәзер миңа бүген язарлык азык булсын өчен, йортларның иң-иңнәре буенча йөреп чыксак та була», - дидем Илмас әфәндегә һәм юлга кузгалдык.
Участковыйны халык таный. Юлда очраган берничә кешенең исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашып калуыннан шундый нәтиҗә чыгардым. Бер йорт подъездына кереп, лифтта күтәрелдек тә, иптәш капитан ишек шакырга кереште. Тик ишек артында гына тавыш-тын чыкмады. «Монда кемнәр тора соң?» - дим. «Өч бертуган тора. Алмаш-тилмәш әле берсен утыртып куябыз, әле икенчесен. Эчәләр дә үзара булса да сугышалар. Соңгы тапкыр берсе икенчесенең күзен отвертка белән чокып чыгарган. Хәзер утыра», - дип, әлеге өйдә яшәүчеләрнең гаилә тарихларын бәян итәргә кереште Илмас әфәнде.
Аннан без якындагы яңа бер фатирга күтәрелдек. «Ә монда бер хатын яши. Мужигы үлгәч, өйгә әллә нинди алкашлар җыя башлады. Эчә. Шуңа күрә, күз-колак булырга кирәк. Криминал, гадәттә, шуның ишедән башлана», - диде ул, кыңгырауга баса-баса. Ниһаять, ишек янында аяк тавышлары ишетелде. Ишек артыннан чәче кыска итеп киселгән, алама гына эчке киемнәр кигән урыс хатыны күренде. Берүзе өч бүлмәле кыр хәтле фатирда яшәп ятучы бу хатынның шыр ялангач бүлмәләренә күз йөртеп чыккач: «Чё, Вера, не пьеш? Домой никого не водишь?» - дип, Илмас әфәнде сораулар бирә башлады. «Третий месяц ни капли в рот не брала, да и денег нет. Я с этим завязала, домой никого не пускаю», - диде алама хатын. «Ну смотри у меня! Проверю!» - дип, участковый кире ишеккә борылды. «Берничә ай элек монда притон, бомжатник иде, хәзер ярыйсы ук чистарган», - диде ул, урамга чыккач.
Чираттагы без туктаган фатир бүлмәсенә студентлар кертергә яратучы ялгыз карчыкныкы булып чыкты. Аңа участковый, үзләренең махсус брошюрасын бүләк итеп: «Студентың борчымыймы? Үзе кайда әле? - дип сорады. Һәм аңа: - Танышу өчен участокка кереп чыгарга әйт!» - дип киңәш бирде. Күңеле булган карчык, хисләнеп, елап та җибәрде. «Бер елны, белмичә, төрмәдән яңа чыгучыны фатирга керткәнмен, шуны белгәч, чак аңымны югалтмадым. Ярты ай бушка яшәде дә бер тиен дә түләмичә чыгып китте», - дип сукранып та алды әле ул.
Һәр төн өчен җавап тотасы
Төштән соң яшь участковыйларның шәхси машинасына утырып, «Гвардейский» бүлегенә юнәлдек. Гражданин Аникин безне инде урында көтеп тора иде. Аны күрүгә, Рәдиф, авызын ерып: «Ну, Лёня, ты у нас знаменитостью будешь, о тебе корреспондент напишет», - диде, тәмам «үз кешегә» әйләнеп беткән үз күзәтчелегендәге зекка кулын сузып. Кичә төнлә ул аның өенә көтелмәгән визит ясый, ә бу вакытта Леонид өендә түгел, ә сөяркәсе янында була. «Мондый вакыйга инде өченче мәртәбә кабатлана, суд 15 тәүлеккә иректән мәхрүм итү карары да чыгарырга мөмкин. Аның кебекләр кичке уннан иртәнге алтыга тикле өйләрендә генә утырырга тиеш», - ди яшь участковый, әлеге шәхеснең кылган җинаятьләре язылган эшне (делоны) сузып. Монда тезелеп киткән җинаять төрләренә күз салсаң, чәчләр үрә тора: кеше милкен талау, мошенниклык, наркотиклар саклау, җитештерү, ташу, кеше кыйнау һәм башка җинаятьләр. Караклыкның төрләре турында язып бетерә торган да түгел. Фатир, кибет, автомобиль басулар, кесә телефоны, акча, электр җиһазлары урлаулар...
- Наркотикларны үзең куллана идеңме? - дим моңа.
- Әйе.
- Хәзер дә кулланасыңмы?
- Юк. Икенче тапкыр утырып чыкканнан соң ташладым.
- Нәрсә кулландың?
- Героин.
- Беренче мәртәбә наркотиклар кулланган өчен утырдыңмы?
- Әйе. 20 яшемдә мавыгып киттем, 23тә беренче кат утырттылар. Бер ел дигәндә, кире чыктым. Кабат наркотиклар. Кабат урлау, талау. Янә утырттылар.
- Берәр җирдә эшлисеңме соң?
- Әйе, реклама компаниясендә.
- Өйләнгәнме?
- Мин беренче кат утырганда аерылыштык. 17 яшьлек кызыбыз бар. Атна саен диярлек күрешеп торабыз. Хәзер Алсу белән яшим.
- Ул Марат белән тора түгелме соң? Сез баҗайлармыни? Әллә берегез утырган арада икенчегез күз-колак булып яшисезме? - ди участковый. Сүз уңаеннан, Марат дигәннәрен бу көннәрдә генә исерек көе кеше кыйнаганы өчен утыртып куйганнар икән.
- Без мәктәп елларыннан бирле бергә бит инде. Марат белән алар бер фатирда гына торалар. Яшәмиләр. Ул - минеке, - ди үз гомерендә өч-дүрт мәртәбә утырып чыккан, хәзер дә шартлы рәвештә җинаять җаваплылыгында булып, полиция күзәтчелегендә торган Леонид. - Менә үз өемнән аңа күченгән идем. Шуның өчен җәзага тарталар, - ди ул миңа.
- Син бу хакта безгә хәбәр итәргә тиеш идең. Ул хатын безгә килеп, синең аңарда яшәвеңә каршы түгеллеген исбатлап, гариза язсын! - дип аңлатты аңа Рәдиф. Биредә тиешле процедураларны узып бетергәч, Совет районы мировой судына киттек. Анда бишенче участокта Леонидка мең сум штраф җәзасы билгеләделәр.
* * *
Кич белән гражданнарны кабул итү вакыты башланды. Әмма бу көнне полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итүче булмады. Булмавы хәерле дә аның. Дөньялар имин торсын! Ә җинаятьчеләр арасында эшләүчеләрне Аллаһ ярдәменнән ташламасын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading