16+

Ут сабак бирде, тик нәрсә бәрабәренә?

Лениногорск районы Иске Куак авылында янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәү аркасында, биш баласы белән әни кеше янып үлгәннән соң, имин булмаган гаиләләргә, ялгыз яшәүче карт-карчыкларга игътибар тагын да артты.

Ут сабак бирде, тик нәрсә бәрабәренә?

Лениногорск районы Иске Куак авылында янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәү аркасында, биш баласы белән әни кеше янып үлгәннән соң, имин булмаган гаиләләргә, ялгыз яшәүче карт-карчыкларга игътибар тагын да артты.

Президент кушуы буенча, опека органнары, янгын сүндерү хезмәткәрләре, социаль яклау бүлеге белгечләре, җирле үзидарә вәкилләре ел башыннан мондый гаиләләргә рейдлар белән чыга башлады. Яшел Үзәннең Норлат авылында да авыр хәлдә калган гаиләләрне тикшерделәр. Рейд барышында опека органнары, янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлми дип, Шакировлар гаиләсеннән ике яшьлек балаларын алырга мәҗбүр булдылар.

Бала гомере өчен әти‑әни җаваплы

Света Шакировага - 38 яшь, бер аягы сәламәт булмау аркасында, тумыштан икенче группа инвалид. Ире Дамир абый озак еллар авылда алдынгы трактор йөртүче булган. Хәзер пенсиядә, шулай ук III группа инвалид. Ул хатыныннан шактый олырак (хәзер аңа 75 яшь), инде 20 елдан артык бергә яшиләр. Өч уллары бар.

Шакировлар гаиләсе рәсми төстә теркәлгән Совхоз урамындагы күпкатлы йортта түбәдән су ага, кышларын түзеп булмаслык салкын, 1984 елгы торак авария хәлендә санала. Шуңа да гаилә, балаларны тәрбияләргә шартлар булсын дип, вакытлыча Светаның сеңелләре фатирына күченгән. Барыбер торак буш, өч сеңлесенең берсе дә бүген Норлатта яшәми, алар үз гаи­ләләре белән шәһәргә китеп төпләнгәннәр. Ленин урамында күпкатлы йортның соңгы, өченче катында ике бүлмәле фатир. Ут та, су да, газ да кергән. Бәдрәф, юыну бүлмәсе дә өйдә. Ләкин рейд вакытында янгын сүндерү хезмәткәрләренә бүлмә буйлап сузылган ут чыбыклары ошамаган. Янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлми, ике яшьлек баланың гомере куркыныч астында дип, аны алып киткәннәр һәм Яшел Үзәндәге балалар хастаханәсенә караучысыз калган сабыйлар бүлегенә урнаштырганнар. Бала бер айдан артык хастаханәдә тәрбияләнгән вакытта, суд, прокуратура, опека органнары Шакировлар гаиләсен тикшерде. Сүз ата-ананың хокукларын чикләү турында барды.

Фатир хуҗасы Светаның сеңлесе Гөлнара: «Түшәм тишелеп су аккач, ут чыбыкларына зыян килде, берничә тапкыр җирле үзидарәгә, электрик җибәрегез, дип мөрәҗәгать иттем. Җәй көне фатирга тулы ремонт ясарга әзерләнә идек, кем уйлаган мондый хәл килеп чыгар», - дип өзгәләнә.
Норлат җирле үзидарәсе вәкилләре тиз арада электрик табып, фатирдагы ут чыбыкларын рәткә китерергә ярдәм итте. Судта да гаиләне яклап чыгыш ясады. Бу вакыйга күршеләрне, туганнарны да берләштерде. Ленин урамында яшәүчеләр Светаны авыр хәлдә ялгызын гына калдырмады. Алар гаиләгә акча да җыеп бирде, бер айдан артык баласын күрә алмый өзгәләнгән ананың хәлен дә белешеп торды. Сүз уңаеннан, Шакировлар турында авылдашлары, күршеләре бары яхшы яктан гына сөйли. Гаилә спиртлы эчемлекләр кулланмый, тәртипсез тормыш рәвеше алып бармый, балаларын да карап торалар, пөхтә киендерәләр. Баксаң, яхшы әти‑әни булыр өчен болар гына җитми икән шул. Баланың гомеренә куркыныч яный икән - җаваплылык әти‑әни өстендә, ремонт ясарга җыенабыз дип кенә котылып булмый. Суд бу эшне озак тикшергәннән соң, баланы гаиләгә кайтарырга дигән карар чыгарды. Ләкин бер шарт белән: ана кеше балаларына игътибарын арттырырга, гаилә даими күзәтү астында булырга тиеш.

Бәхетсезлек булмаса…

Лениногорск фаҗигасе бер сабак булса, Шакировлар вакыйгасы тагын бер кат уйланырга мәҗбүр итте. Җавапсыз сораулар, вакытында кылынмый калган гамәлләр, үкенеч, гыйбрәт... Шакировлар имин булмаган гаиләләр рәтенә керсә дә, социаль яклау бүлегендә исәптә тормаган. Шулай да рейд вакытында комиссия әгъзалары бу гаиләне эзләп тапкан. Бәлки, бәхеткәдер. Яшел Үзән районы «Родник» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгенең Норлат бүлекчәсе белгече Рәмзия Бәширова:
- Күпбалалы гаиләләргә дә тикшерү үткәрергә кирәк дигәч, Шакировларга килдек. Мин фатирда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәве турында белмәдем. Барыбызга да сабак булырдай вакыйга булды бу, әгәр янгын чыгып, бала зыян күргән булса, тагын да начаррак булыр иде бит. Хәзер гаиләне социаль яклау бүлеге күзәтү астына алачак, - диде.

Шакировларның олы уллары Раифадагы ябык типтагы махсус һөнәри училищеда укый, маляр-штукатурлаучы һөнәрен үзләштерә. Август аенда ул өенә кайтачак, аңа 18 яшь тула. Туганнары аны эшкә урнаштырырга, үз канаты астына алырга тели. Уртанчыларын, уку программасыннан артта калганга, Казандагы 1нче төзәтү интернат мәктәбенә җибәргәннәр. Төпчек улларын да алып киткәч, бөтенләй ятим калды Шакировлар. Борчылудан Дамир абыйга инсульт булды.

- Өч баладан гаиләдә берсе дә калмагач, бигрәк тә авыр икән шул. Ашыйсы, хәтта яшисе дә килми, - ди алар.
Суд барышында хөкемдар аягы нык авыртып та, Светаның бернинди медицина ярдәме алмавына гаҗәпләнде. Закон нигезендә, инвалидларга шифаханәләрдә дәвалану, махсус аяк киемнәре тиеш югыйсә. Су өчен дә Шакировлар норматив буенча аена ике мең сум тирәсе түли икән, исәп­ләү җайланмасы куйдырган очракта, бу сумма бик күпкә кими ләбаса.
Халык ничек ди әле, «бәхет булыр иде микән, бәхетсезлек булмаса» ди­ме? Нәкъ менә шушы кү­ңелсез вакыйга Светаның тормышка күзләрен ачты. Бу тормышта тапталып, изелеп калмас өчен, үз хокукларыңны белергә, нәрсәгә булса да ирешү өчен, кул кушырып көтеп утырмаска, үзеңә йөрергә, тиешлене дауларга кирәк икән. Гаделсезлек, усаллык белән дә очрашасың, көчле булырга, еларга да туры килә, шөкер, ярдәм кулы сузарга әзер яхшы күңелле кешеләр дә җитәрлек бу дөньяда.

Лениногорск вакыйгасыннан соң, имин булмаган гаиләләр озак игътибар үзәгендә булыр әле, янгын куркынычсызлыгын кисәтү өчен, йортларга махсус датчиклар да урнаштыра башладылар, әти‑әнисе спиртлы эчемлекләр куллана торган гаиләләр белән аерым эш алып барыла. Ләкин ничек кенә булмасын, ата‑ана җаваплылыгын берни дә алыштыра алмый. Оясында ни күрсә, очканында шул була дигәндәй, бала өчен, беренче чиратта, әти‑әнисе үрнәк. Республикада социаль яктан авыр хәлдә калган 31 550 гаилә исәпләнә. Шакировлар шуларның берсе генә. Алар вакыйгасы, Лениногорскидагы фаҗига күпләргә гыйбрәт булсын иде. Хәер, имин гаиләләр өчен дә зур сабак булырлык хәлләр бу.

Гүзәл Удачина, Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле:
- Баланы гаиләдән алу - гадәттән тыш хәл, иң соңгы чик. Әлбәттә, антисанитария, янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәгәндә, баланың гомеренә куркыныч янаганда, сабыйны фатирда калдыру мөмкин түгел. Дөрес, бу баланы ата‑ана хокукыннан мәхрүм итү өчен дә бердәнбер сәбәп була алмый. Шуңа да мондый гаиләләр белән ныклап шөгыльләнү, аңлату эшләре алып бару, аларга хокукларын аңлату, ата‑ана вазифалары хакында сөйләү мөһим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading