16+

Кардиолог Альберт Галявич: «Татарстанлылар майлы ризык ашарга ярата, аның каравы җиләк-җимеш һәм яшелчәне сирәк куллана»

Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән, 2015 ел - йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителгән иде. Узган ел да Татарстанда кан әйләнеше системасы авыруларын профилактикалауны пропагандалау буенча шактый эшләр дәвам иттерелде.

Кардиолог Альберт Галявич: «Татарстанлылар майлы ризык ашарга ярата, аның каравы җиләк-җимеш һәм яшелчәне сирәк куллана»

Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән, 2015 ел - йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителгән иде. Узган ел да Татарстанда кан әйләнеше системасы авыруларын профилактикалауны пропагандалау буенча шактый эшләр дәвам иттерелде.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч-кардиологы Ирина Чазова сүзләренә караганда, Россиядә әлеге авырулардан үлүчеләр саны кимегән. Илдәге уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда, Татарстанда бу саннар азрак та әле. 100 мең кешегә 601 очрак туры килә. Ә менә АКШта һәм Европада бу күрсәткечләр - 100 меңгә 250-300 очрак.

Күрсәткечләр яхшы якка үзгәрсә дә, Россиядә йөрәк-кан тамырлары авырулары, үлемгә китерә торган фактор буларак, беренче урында кала бирә. Елына әлеге авырулардан 1 млн 300 мең кеше вафат була. Шулар арасында инфаркт һәм инсульт - лидерлар. Тикшеренүләр кешедә бер яки берничә фактор (тәмәке тарту, югары кан басымы, шикәр авыруы, холестерин дәрәҗәсе арту һәм симерү) булган очракта, йөрәк-кан тамырлары авыруыннан үлү куркынычы артуын дәлилләгән. Әгәр саннарда карасак, мәсәлән, тәмәке тартучыларда йөрәк-кан тамырлары авыруыннан үлү куркынычы - 17, кан басымы югары булганда - 23, холестерин дәрәҗәсе югары булганда - 26, ә шикәр авыруыннан җәфаланучылар өчен 30 процентка кадәр арта.

Берничә көн элек Казанда «Сезнең сәламәтлегегез - Россиянең киләчәге» милли проекты кысаларында, йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш көне үтте. Аның максаты - әлеге авыруларны мөмкин кадәр алданрак ачыклау һәм халыкның үз сәламәтлегенә игътибарын арттыру. Аерым алганда, әлеге проект дислипидемия, ягъни матдәләр алмашы бозылу нәтиҗәсендә кандагы холестерин дәрәҗәсе арту проблемасына юнәлтелгән. Әгәр статистика мәгълүматларына карасак, Россия халкының 50 проценттан артыгында холестеринның гомуми дәрәҗәсе нормадан югарырак, шул ук вакытта аларның 80 проценты үзләренең холестерин дәрәҗәсен белми. Шуңа күрә конференциядә әлеге проблемалар турында Казан дәүләт медицина университетының кардиология кафедрасы мөдире, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының белгеч-кардиологы һәм Россия кардиология җәмгыяте вице-президенты Альберт Галявич аеруча ачынып сөйләде.

- Йөрәк-кан тамырлары авыруларының нигезендә (70 процент очракта) сәламәт булмаган яшәү рәвеше тора. Нибары 30 процент очракта гына авырулар геннардан килә. Дөрес ашамыйбыз, дөрес эчмибез, начар йоклыйбыз, тоз күп кулланабыз, аз хәрәкәтләнәбез, телефон, компьютер каршында күп утырабыз, юк-барга борчылабыз. Бу проблемалар беренче урында тора. Моңа кадәр дә булган, тагын 10-15 ел шулай булачак әле. Татарстанлылар майлы ризык ашарга ярата, аның каравы җиләк-җимеш һәм яшелчә өстәлдә сирәк. Ә аларны көнгә 500 грамм кулланырга кирәк. Кардиологиядә иң авыры - кешедә үз сәламәтлегенә карата җаваплылык хисе тәрбияләү. Ни өчендер алар еллар дәвамында җыелып килгән авыруларны бик тиз генә дәвалап була торган тылсымлы таякчык бар дип уйлый. Һәр кеше беренче чиратта үз сәламәтлеген үзе кайгыртырга тиеш. Татарстанда никадәр спорт корылмасы бар. Аларны ярышлардан ярышларга гына файдаланырга кирәкми, спорт белән даими шөгыльләнсәк иде, - диде ул.



Белеп тор!

Март аенда магнитлы көннәр: 13 март, 16-22 март (аеруча 16, 19, 21, 22 март куркыныч) һәм 28, 29 март.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading