16+

Моргтагы хәлләр турында Васыл Абдульянов: «Татарлар мәетне бик тиз алып китә»

Без гадиләштереп морг дип атаган урынны медицина белгечләре патологик анатомия бүлеге дип йөртә. Суд медицинасы бүлекләре фаҗигале рәвештә вафат булган кешеләрне тикшерсә, патологик анатомия бүлегенә күбесенчә авырып бакыйлыкка күчкәннәрне китерәләр.

Моргтагы хәлләр турында Васыл Абдульянов: «Татарлар мәетне  бик тиз алып китә»

Без гадиләштереп морг дип атаган урынны медицина белгечләре патологик анатомия бүлеге дип йөртә. Суд медицинасы бүлекләре фаҗигале рәвештә вафат булган кешеләрне тикшерсә, патологик анатомия бүлегенә күбесенчә авырып бакыйлыкка күчкәннәрне китерәләр.

Ничек кенә булмасын, барыбер куркыныч тоела анда. Баксаң, табиблар үзләре үк бу урынны шомлы дип саный һәм күбесе биредә эшләүчеләрнең нәрсә белән шөгыльләнгәнен тулысынча белеп тә, аңлап та бетерми икән. Без Медицина клиник диагностика үзәгендә (МКДҮ) патологоанатом булып эшләүче, 40 елдан артык эш тәҗрибәсе булган медицина фәннәре кандидаты Васыл Абдульянов белән сөйләштек.



Соңгы табиб

Татарстанда уннан артык патологик анатомия бүлеге исәпләнә. Ул һәр зур хастаханәнең үзендә бар.
- Республика клиник онкология диспансерының мондый бүлеге, мәсәлән, республикада алдынгылар рәтендә. Хастаханәнең элеккеге баш табибы, хәзер Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Рөстәм Хәсәнов (минем студентым) бу бүлекне торгызу өчен күп өлеш кертте, - ди Васыл әфәнде. - Чит илләрдә патологик анатомия бүлекләрендә кыйммәтле микроскоплар, махсус көйләнгән, бер төймәгә басып кына төшерә торган фотоаппаратлы өстәлләр кулланыла. Бездә дә бу өлкәдә заманча технологияләргә күбрәк игътибар бирелсен иде.

Патологоанатомны кешенең соңгы табибы дияргә дә була. Ахыргы диагнозны ул куя. Еш кына бу һөнәр ияләре башка табиблар: хирурглар, онкологлар җибәргән биопсия материаллары ярдәмендә авыруга исән чагында ук патогистологик диагностика уздыра. Гади итеп әйткәндә, табиблар авыруга якынча куйган диагнозның төгәллеген алар тикшерә. Шуңа да монда күп белү, тәҗрибәле булу кирәк, ялгышырга ярамый. Васыл Абдульянов: «Яхшы патологоанатом булу өчен кимендә 15 ел эш тәҗрибәсе кирәк», - дип саный. Ул үзе кайбер кешеләрнең үлү сәбәбен, аны ярганчы ук, эчке сиземләү белән тоя икән.

Мәетләргә артык салкын ярамый

- Бүлектә эш ничек оештырылган? Соңгы юлга китүчеләрнең барысы да әлеге бүлек аша узамы?
- Әйе. Кеше үлеменең сәбәбе төгәл ачыклансын өчен кирәк бу. Гадәттә, совет чорында өлкән яшьтә авырып үлүчеләрне ярдырырга алып килмиләр иде. Әмма хәзер еш кына, акчасына, мирасына кызыгып, өлкән яшьтәгеләрне үтерү очраклары, фаҗигале хәлләр ешайды. Шуңа да патологик анатомия бүлегендәге тикшерүләр күп сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Мәетне ярып тикшергәч, туганнары алып киткәннән соң да, кәгазь эше айдан артыкка сузыла. Кирәк булганда, тән тукымалары анализга алына, тикшерелә, диагнозны махсус комиссия карый. Кешенең үлеме турындагы махсус кәгазьләр гомерлеккә архивта саклана.

- Мәетне килеп алучысы булмаса?
- Татарлар бик тиз алып китә. МКДҮнең патологик анатомия бүлегендә килеп алмаган очракның булганы юк. Әгәр килеп алмыйлар икән, без аны дәүләт хисабына җирләргә тиеш.

- Биредә эшләргә курыкмыйсызмы?
- Үлгәннәрдән түгел, исәннәр­дән куркырга кирәк. Мәет белән бергә аның бөтен авырулары да үлә. Дөрес, туберкулез, В гепатиты, себер түләмәсе кебек йогышлы инфекцияләр кеше үлгәннән соң да сакланырга сәләтле.

- Бәлзәмләү ни өчен кирәк?
- Бу - мәет озаграк саклансын өчен кирәк. Җирләү өчен ерак юлга алып чыкканда, җәсаде бозылмасын өчен, бәлзәмләү кулланыла.



- Мәетне саклау мәсьә­ләсенә дә тукталыйк.
- Ярганчы, махсус суыткычта саклыйбыз. Безнең МКДҮдә өч урынга исәпләнгән суыткычлар бар. Анда дүрт градус җылы. Артык салкын ярамый. Тәндә боз кристаллары барлыкка килсә, тикшерүләр уздыру авырлаша.

- Юу, кәфенләү кебек хезмәтләр дә бармы?
- Бар. Бу өстәмә хезмәтләр түләүле. Без бүлек башкарыр­га тиеш стандарт эшләрне генә эшлибез.

Сүз уңаеннан, Васыл Абдульянов менә инде 40 ел Казан дәүләт медицина университетында патологик анатомия фәнен укыта. Үзе дә бу өлкәгә кагылышлы һәр яңалыкны укып бара. Шәхси китапханәсендә 1901 елгы басмалар да саклана. Төрле яклап эрудицияле булырга кирәк, дип саный ул. Казан дәүләт университетында (хәзер Казан федераль университеты) юридик белем ала, Казан техник илкүләм тикшеренү университетында (КАИ) программалау курсларын үзләштерә.
Патологик анатомия бүлегендә эшләүче лаборантларның уртача хезмәт хакы сигез мең сум тирәсе. Зыянлы эш өчен өстәмә түләү берничә ел элек бетерелгән. Күрәсең, медицинадан шактый ерак торган кешеләр өчен бөтенләй аңлашылмаган бу өлкәдә чын-чынлап кызыксынучылар, әлеге эшне үз итүчеләр генә эшли аладыр.

Морглар турында халык телендә йөргән өч имеш-мимешкә Васыл Абдульянов аңлатмалары

- Патологик анотомия бүлегендә эшләүчеләр, мәетләрдән курыкмасын өчен, спиртлы эчемлекләр кулланалар, диләр.

- Юк. Бу эштә спиртлы эчемлекләр куллану катгый тыела. Моның өчен эштән куарга да мөмкиннәр.



- Ярырга дип китерелгән мәетләрнең терелү очраклары бар дип ишеткән бар.

- Әкият. Бер суд медицинасы бүлегендә шундый очрак булган. Аңсыз бер исерекне полиция хезмәткәрләре үлгән дип алып килгәннәр. Аны мәет дип суыткычка урнаштырганнар. Аннан чыгарыр вакыт җиткәч, исерек суыктан айныган. Селкенгән. Торып ук баскан. Шул чак моргта эшләүче санитар «тере мәет» күреп нык курыккан дип сөйлиләр иде. Башка мондый «үлеп терелү» турында ишеткәнем юк.

- Хәзер кеше күбесенчә экологик яктан чиста булмаган ризык­лар белән туклана. Организмында төрле химик матдәләр булган кеше үлгәч тә тиз генә бозылмый, имеш.

- Килешмим. Мәет өч көннән соң бозыла, исләнә башлый. Мөселманнарда өчесен, җидесен уздыру юкка гына килеп чыкмагандыр. Өч көннән соң алынган анализ ярдәмендә төгәл диаг­ноз кую мөмкин түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading