16+

Олыгайгач та сәламәт һәм аек акыллы булыйм дисәң, баш миеңне «йоклатма»

Баш миенә дә «будильник» кирәк Адәм баласы, гадәттә, тышкы кыяфәтен кайгырта. Кием сайлыйбыз, бизәнәбез-төзәнәбез. Белгечләр фикеренчә, ир-атларның да һәм хатын-кызларның да зур күпчелеге үзенең баш миенең сәламәтлеге турында уена да кертеп карамый икән. - Баш мие - кеше организмының гаять мөһим, хәлиткеч органы. Аны сабый чактан башлап, картайганчыга кадәр хәстәрләргә...

Олыгайгач та сәламәт һәм аек акыллы булыйм дисәң, баш миеңне «йоклатма»

Баш миенә дә «будильник» кирәк Адәм баласы, гадәттә, тышкы кыяфәтен кайгырта. Кием сайлыйбыз, бизәнәбез-төзәнәбез. Белгечләр фикеренчә, ир-атларның да һәм хатын-кызларның да зур күпчелеге үзенең баш миенең сәламәтлеге турында уена да кертеп карамый икән. - Баш мие - кеше организмының гаять мөһим, хәлиткеч органы. Аны сабый чактан башлап, картайганчыга кадәр хәстәрләргә...

Баш миенә дә «будильник» кирәк

Адәм баласы, гадәттә, тышкы кыяфәтен кайгырта. Кием сайлыйбыз, бизәнәбез-төзәнәбез. Белгечләр фикеренчә, ир-атларның да һәм хатын-кызларның да зур күпчелеге үзенең баш миенең сәламәтлеге турында уена да кертеп карамый икән.

- Баш мие - кеше организмының гаять мөһим, хәлиткеч органы. Аны сабый чактан башлап, картайганчыга кадәр хәстәрләргә һәм тәрбияләргә кирәк. Хәтерсезлек - минең йокыга тала һәм хәлсезләнә баруының беренче билгесе, - ди Казан федераль университетының гомум философия кафедрасы профессоры Евгения Николаева.

Дөньяга аваз салган сабыйның баш мие уртача - 0,3, ә үсеп җиткән кешенеке 1,5 килограмм була. Өлкән яшьтә ми авырлыгы инде 1395 граммга гына кала. 2-11яшьләрдә баш мие актив үсеш кичерә. Бу чорда бала йөгерә-сикерә. Табигать-Анабыз нәкъ менә шушы актив хәрәкәт ярдәмендә баш миен физик яктан камилләштерә икән.

- Кешенең дөньяны танып белүе, хис-кичерешләре, тәэсир-тойгылары, бар нәрсәгә бәяләмәсе, ахыр килеп, организмының сәламәтлеге баш миенең эшчәнлегенә бәйле, - ди Евгения Михайловна. - Минең сул ярымшары - гәүдәнең уң ягы, ә уң ярымшары гәүдәнең сул ягы белән идарә итә. Җир шарындагы халыкның 70 процентының сул ярымшар мие актив.

Кешенең баш миендә 100 миллиардка кадәр нейрон һәм глиаль күзәнәкләр бар дип исәпләнелә. Көн саен 10-100 мең нейрон күзәнәк үлә бара. Нейрон күзәнәкләр кешенең акылын тәшкил итә. Глиаль күзәнәкләр үле күзәнәкләрне үзләренә йотып, саф нейроннарның тотрыклы эшләвенә булыша. Галимнәрнең бер төркеме кешенең баш миенең 5-10 процент өлеше генә эшли дигән фикердә торса, икенчеләр ми тулысынча «хәрәкәттә» дип саный. Кайберәүләр мәктәпне, урта яки югары уку йортын тәмамлаганнан соң, акыл-белем эстәүне тулысынча диярлек туктатып, бертөрлелеккә корылган (монотон) тормыш агымына чума икән.

- Бу баш миенең «йоклый» башлавына китерә. Ми күзәнәкләре актив эшләмәгәнлектән, организм да хәлсезләнергә һәм басынкыланырга керешә. Баш миенә дә «будильник» кирәк, - ди профессор Николаева.

Чит илләргә туристлык сәфәре баш мие кү­зәнәкләрен гаять тә көчле уятып, эшчәнлеген җанландырып җи­бәрә икән. «Эх, бик барыр идек тә соң, мөмкинлек юк»,- дип борчылырга һич кирәкми. Профессор әйткәнчә, ми күзәнәкләрен уятуның гап-гади алымнары да җитәрлек. Мәсәлән, җәяү йөрү. Хәрәкәттә - бәрәкәт, дип, юктан гына әйтмәгән борынгылар. Тирә-юньне күзәтү, эшкә төрле урамнардан бару-кайту, күргәзмәләрдә булу.

Моны белү файдалы

Саннарны күңелдән хисаплагыз, кесәгездәге тимер акчаларны тоемлагыз, душ кергәндә берара күзләрегезне йомып коеныгыз, өегездә яки фатирыгызда җиһазларның урыннарын үзгәртегез, яңа ризык пешерегез яки яңа эш башкарырга өйрәнегез, киемдәге төймәләрне гадәтләнмәгән кулыгыз белән төймәләгез, тешегезне икенче кулыгыз белән чис­тартыгыз, рәсем ясагыз, дога яки шигырь ятлагыз.

Укый белә башлаган кечкенә баланың ми күзәнәкләрен активлаштыру өчен уен. Кәгазь битләренә яшел төс белән «кара», кызыл төс белән «зәңгәр», кара төс белән «ак» дип языгыз һәм «Бу нинди төс?» - дип сорагыз. Бала, буяу төсен карап, төсләрне әйтәчәк, ә дөреслектә укып җавап бирергә кирәк.

Кәгазь битенә бер үк вакытта бер кулыгыз белән түгәрәк, ә икенче кулыгыз белән өчпочмак сызымы сызыгыз.
Даими эзлеклелектә гыйбадәт кылу сулыш алу ешлыгын киметә һәм минең дулкынсыман тибрәлешен тынычландыра. Бу организмның үзлектән сәламәтләнүенә булыша.

Организмыгыз олыгайгач та сәламәт һәм аек акыллы булсын дип теләсәгез, ми турында кайгыртырга иренмәгез. Ми эшчәнлеген яхшырту турында махсус китаплар, интернет челтәрендә дә мәгълүмат күп. Ләкин организмга да һәм ми күзәнәкләренә дә чамадан тыш авырлык китерергә ярамый.Күнегүләрне берничә минут кына яки мизгелдә генә башкарыгыз. Ми күзәнәкләрен уятып җибәрү өчен шул да җитә. Сәламәт һәм акыллы булыйк!

Фото: vegetarian.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading