16+

Татарстанда һәркем бушлай сәламәтлеген тикшерә ала (АДРЕСЛАР)

Татарстанда һәркем бушлай сәламәтлеген тикшерә ала (АДРЕСЛАР)

Күпләр авырый башласалар, узар әле, дип өйдә дәвалана, медицина тикшерүе бик кыйммәткә төшә, чыгымлы дип саный. Баксаң, Татарстанда аны бушлай узу мөмкинлеге дә бар икән. Теркәлү урыны буенча сырхауханәләрдә генә түгел, Татарстанда эшләп килүче махсус сәламәтлек үзәкләрендә тикшеренергә була.

Биредә якынча бер сәгать эчендә буй озынлыгыңны, авырлыгыңны үлчиләр, йөрәк-кан тамырлары системасы торышын, кандагы холестерин, шикәр дәрәҗәсен, сулыш юлларын, күздәге кан басымын тикшерәләр, тешләрне карыйлар. Дөрес туклану һәм башкалар буенча киңәшләр бирәләр.

Табиблар мондый тикшерүләрне 18 яше тулган һәр кешегә елына бер тапкыр узарга киңәш итә. Татарстанда 2010 елдан бирле балалар өчен дә алты сәламәтлек үзәге эшләп килә. Аның өчесе Казанда урнашкан, калганнары Әлмәт, Чаллы, Түбән Камада эшли. Биредә медицина тикшерүеннән тыш, психолог белән киңәшләшергә, баланың физик яктан үсеш дәрәҗәсен билгеләргә дә була.

Сәламәтлек үзәкләрендә тикшерүләр узу бушлай, участок табибыннан юллама таләп ителми. Бары белгечләргә чиратка алдан язылырга, үзең белән паспорт һәм медицина полисын алыр­га гына кирәк.

Сәламәтлек үзәкләре

Вахитов районының 7нче хастаханәсе каршындагы сәламәтлек үзәге, Республика медицина профилактикасы үзәге, (843) 293-30-09, 570-55-08

Совет районының 1нче сырхауханәсе каршындагы сәламәтлек үзәге 8-965-607-15-54

Идел буе районының 18нче сырхауханәсе каршындагы сәламәтлек үзәге (843) 229-42-91, 229-29-72

Мәскәү районының 16 сырхауханәсе каршындагы сәламәтлек үзәге (843) 222-06-69

Яңа Савин районының 10 сырхауханәсе каршындагы сәламәтлек үзәге (843) 211-03-10

Киров районының 17 сырхауханәсе каршындагы сәламәтлек үзәге (843) 554-19-35

Авиатөзелеш районының 11 сырхауханәсе каршындагы сәламәтлек үзәге (843) 571-43-50

Шулай ук Әлмәт, Яшел Үзән Түбән Кама, Чаллы, Чистай шәһәрләрендә сәламәтлек үзәкләре эшләп килә.
Балалар сәламәтлек үзәкләре Әлмәт шәһәре балалар хастаханәсе перинаталь үзәгендә, Түбән Кама шәһәре балалар хастаханәсе перинаталь үзәгендә,Чаллыдагы 4нче балалар сырхауханәсендә, Республика клиник балалар хастаханәсендә, Казанның 7нче балалар сырхауханәсендә, башкаланың 11нче балалар сырхауханәсендә урнашкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading