16+

Әхтәм Зарипов нинди китаплар укый

Социаль челтәрләрдә #kitap #uki #uqu #китап #укы хештегы белән "Ә сез нинди китап укыйсыз?" дигән марафон бара. Бу юлы режиссер Әхтәм Зариповның нинди китаплар укуы белән танышабыз: - Тургеневны кайта кайта укырга яратам. Миңа аның язу стиле ошый, үземнең стилемне дә аныкына охшатам. Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» романын бик еш алам...

Социаль челтәрләрдә #kitap #uki #uqu #китап #укы хештегы белән "Ә сез нинди китап укыйсыз?" дигән марафон бара. Бу юлы режиссер Әхтәм Зариповның нинди китаплар укуы белән танышабыз:
- Тургеневны кайта кайта укырга яратам. Миңа аның язу стиле ошый, үземнең стилемне дә аныкына охшатам. Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» романын бик еш алам кулыма. Автор монда татарлар тормышының эченә кереп язган. Ул минем өстәл китабым дип тә әйтә алам. «Мадам Бавари» романын язган Гюстав Флобер­ның теле ошый. Эмиль Золяның тәнкыйди мәкаләләрен укыйм. Мин аны уку ярдәмлеге сыйфатында да кулланам. Виктор Гюго әсәрләренә дә битараф түгелмен. Иң яраткан язучым - Антон Чехов. Аның исә әсәрләрен кыска, әмма шул ук вакытта тирән мәгъ­нәле итеп язуы ошый. Истә калган китаплардан Булгаковның «Белая гвардия» китабын әйтә алам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading