16+

Мөселман киносы ­­фестиваленә әзерлек башланды

Сентябрь аенда Казанда XI Казан Халыкара мөселман киносы узачак. Бүген инде фестиваль дирекциясенә анда катнашу өчен 150дән артык гариза килгән. Араларында Иран, Төркия, Бахрейн, Иордания кебек илләр бар. Мәсәлән, Төркия белән Украина кинематографларының уртак фильмнары кызыклы булачак, диләр.

Бу хакта журналистларга мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина белән фестивальнең директор урынбасары Марат Дәүләтов сөйләде. Быел Татарстаннан фестивальгә дистәдән артык фильм тәкъдим ителәчәк. Кайберләре конкурста катнашмаса да, конкурстан тыш программада күрсәтеләчәк.

Фестиваль программасы белән бергә башка программалар быел да булачак. Алар арасында Югославиянең заманча кино программасы, мәгърифәтче мөселманнар турында документаль картиналар, Төньяк Европа режиссерлары төшергән фильмнар, әдәби әсәрләр буенча төшерелгән картиналар, кинофестивальләрдә җиңгән картиналар тупланган «Европага тәрәзә» һәм эмиграция темасына багышланган программалар бар. Яшь кинематографлар өчен махсус программа булдыру күздә тотыла. Фестивальнең бюджеты быел да унбиш миллион сумны тәшкил итәчәк.

«Татаркино» оешмасы Казан Халыкара мөселман киносы фес­тивале сынын ясау буенча бәйге игълан итте. Анда рәссамнар, сынчылар, архитекторлар, дизайнерлар, студентлар катнаша ала. Җиңүчегә 100 мең сум акчалата бүләк биреләчәк, ә сын фестивальнең ун җиңүчесенә тапшырылачак. Ул «Мәдәниятләр диалогы аша - диалог культурасына» дигән девизга туры килеп эшләнергә тиеш. Аның буе 25 см, диаметры 12 см булуы шарт, фестивальнең тулы яки кыскартылган исеме язылган булуы мөһим. Иҗади проектларны 25 апрельгә кадәр Казан шәһәре, Петр Алексеев урамы, 3 нче йорт адресы буенча, «Татаркино» оешмасына тапшырыр­га мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading