16+

Нурбәккә: «Икенче Нуриев булачаксың» дигәннәр

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Халыкара «Һөнәр» фестивалендә Нурбәк Батулла «Минем Нуриев» дигән бер кешелек спектакль күрсәтте.

Нурбәккә: «Икенче Нуриев булачаксың» дигәннәр

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Халыкара «Һөнәр» фестивалендә Нурбәк Батулла «Минем Нуриев» дигән бер кешелек спектакль күрсәтте.

Ул - Санкт-Петербургтагы театр сәнгате академиясенең IV курс студенты.

Әлеге спектакльне Нурбәк үзе әзерли башлаган, соңрак аңа режиссер Галина Жданова ярдәм иткән. Нурбәк әтисе Рабит Батулла әсәре буенча төшерелгән «Рудик» фильмында яшь Нуриевны уйнаган иде инде. Аны балачактан ук Рудольф Нуриев биюче буларак әсир иткән. Хореография училищесында укып йөргәндә, күренекле артист Әзһәр Шакиров та аңа, тикмәгә генә: «икенче Нуриев булачаксың», - димәгәндер.

Нурбәк спектакль башланганчы ук әле сәхнәдә, әле тамаша залында үз-үзенә сөйләнеп йөрүе белән гаҗәпләндергән иде. Ә инде уйный башлагач, тамашачыны уйланырга да, сок­ланырга да мәҗбүр итте. Спектакль нигезендә - Нуриевның биографиясе. Ул рус, татар, инглиз телләрендә туктаусыз сөйли. Спектакльдә Мөдәррис Әгъламның «Кабатланачакмы бу кичә» дигән шигырен дә яңгырата. Анда пантомима да, акробатика да бар. Соңыннан Нурбәкнең бергә укучы иптәше Рәхмәтулла Әмировның азан әйтүе бик уңышлы килеп чыккан.

Театр тәнкыйтьчеләре әлеге спектакльнең киләчәге булуын ассызыклады. Алар Нурбәк Батуллага Нью-Йоркта, Литвада, Мәскәү һәм Пермь шәһәрләрендәге фестивальләрдә катнашырга тәкъдим итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading