16+

Рәшидә Хисмәтова: «Хуҗа Насретдинга җиде төрле сакал тектем»

Сәхнәгә чыгучы һәр артистны гримлаучы рәссам әзерли. Яшьләрне бер мизгел эчендә картайтырга, картларны яшәртергә сәләтле бу һөнәр иясе.

Рәшидә Хисмәтова: «Хуҗа Насретдинга җиде төрле сакал тектем»

Сәхнәгә чыгучы һәр артистны гримлаучы рәссам әзерли. Яшьләрне бер мизгел эчендә картайтырга, картларны яшәртергә сәләтле бу һөнәр иясе.

Әнә шундый рәссамнарның берсе Рәшидә Хисмәтова Камал театрында эшли.

- Рәшидә ханым, карап торышка үзегез дә артист кебек. Башка һөнәр сайлап ялгышмадыгызмы икән?
- Мин балачактан сәнгатьне яраттым. IX сыйныфта укыганда, Камал театрына спектакльгә алып килделәр. Театр бусагасын атлап кергәч, башым әйләнеп китте. «Их, шушында эшләсәң иде», - дигән уй йөгереп үтте. Казанга килеп эшли башлагач, үземә генә түгел, иптәш кызларыма да театрга билетлар алып кайта идем. Бервакыт газета укып утырганда, белдерүгә күзем төште: театр училищесына укучылар җыялар икән. Имтиханга баргач, курчак театры бүлегенә кеше азрак булуын әйттеләр. Озак уйлап тормадым, тоттым да шунда укырга кердем. Укуымны тәмамлаганнан соң, курчак театрында дүрт ел артист булып эшләдем.

Икенче курстан ук театрга эшкә алдылар. Эшемне яратып эшләсәм дә, кышкы салкыннарда, көзге яңгырларда авылдан авылга гастрольләргә йөрү туйдырды. Шуннан соң театрдан китәргә уйладым.

- Бөтенләй ят эшкә алынгансыз. Камал театрына ничек киләсе иттегез?
- Аюны да биергә өйрәтәләр бит. Камал театрына парикмахер кирәк икәнен ишеттем дә барып карарга уйладым. Укыганда безне грим салу осталыгына өйрәткәннәр иде инде. Аннан соң безнең эштә фантазия дә кирәк бит. Иң мөһиме - тәҗрибә. Эшләгән саен, камиллеккә өйрәнәсең. Китаптан укып та күп нәрсәгә өйрәнеп була.

- Эшегез бик четерекле. Париклар ясау өчен һәр чәч бөртеген үз кулыгыз аша үткәрәсез. Сәхнәдә тамашачы күргән артистларның озын толымнары да - сезнең хезмәт җимеше...
- Париклар һәм толымнар ясау өчен табигый чәчләр сатып алабыз. Вак эш булуга карамастан, күңел биреп эшлим. Бигрәк тә чәч толымнары ясау ошый.

- Спектакльләрдә төрле образлар була. Әйтик, тарихи шәхесләргә, чорына карап, прическасы да, сакал-мыегы да кирәк. Бу очракта ул кешене күз алдында тотарга кем ярдәм итә?
- Сакал-мыекларны артистларның рольләренә карап тегәсең. Рәссам безгә башта эскизлар бирә. Аннары шуңа үз фантазияңне дә кушып эшлисең. Кайсы чорда нинди чәч, сакал-мыек йөрткәннәрен күренекле шәхесләрнең портретларына карап та беләбез.

- Кайбер спектакльләр озак еллар барганлыктан, аларны берничә тапкыр яңартып та эшләргә кирәктер әле.
- Әйе, андый очраклар да бар. Мәсәлән, «Хуҗа Насретдин»дагы Хуҗага җиде төрле сакал тектем. «Әлдермештән Әлмәндәр»дә Шәүкәт абый Биктимеров өч сакал алыштырды. Ул арабыздан киткәч, Сабада Шәүкәт абыйның бюстын ачканда, сакалны музейга тапшырдык.

Прическаларны да бер спектакльгә берничә төрле итеп ясарга туры килә. Ә инде иң күп прическа «Мәхәббәт FM» спектаклендә уйнаучы кызларга ясала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading