16+

“Лаеш төене” төшләреңә кереп йөдәтер

Казанның көньяк-көнчыгыш тарафында урнашкан “Южный парк” торак комплексында 1 сентябрьдә яңа балалар бакчасы бинасы ачыла.

“Лаеш төене” төшләреңә кереп йөдәтер

Казанның көньяк-көнчыгыш тарафында урнашкан “Южный парк” торак комплексында 1 сентябрьдә яңа балалар бакчасы бинасы ачыла.

Журналистлар өчен оештырылган сәфәрдә моны Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.
— Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә республикада торак төзелеше актив рәвештә алып барыла. Быел 2 миллион квадрат метрдан артык мәйданда торак төзү бурычы куелды, шуның 1 миллионнан артыгы файдалануга тапшырылды инде. Максат - 2030 елга 5 миллион кешене фатир белән тәэмин итү, - диде Илшат Гыймаев.
Татарстанда торак төзелешендә “Суварстроит” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тә катнаша. Алар хәзер Лаеш районы җирлегендә “Лаеш төене” торак комплексларын сафка бастыра. “Суварстроит” җәмгыяте генераль директоры Руслан Нурмөхәммәтов таныштырганча, төен “Южный парк”, “Станция спортивная” һәм “Времена года” торак комплексларын берләштерәчәк.

— ”Южный парк” та торак мәйдан 200 мең квадрат метрны тәшкил итәчәк. Быел 9 катлы биш йорт төзелә, өченче этапта тагын 5 йорт сафка бастырылачак. Яңа эконом комплекска 2 мең кеше күченде инде, Россия төбәкләреннән дә биредән фатир сатып алучылар бар. “Южный парк”ка Казаннан маршрут автобуслары йөри, - диде Руслан Нурмөхәммәтов.
 “Станция спортивная” комплексында спорт корылмалары күпләп төзеләчәк, шунлыктан,  монысын физкультура һәм спортны яраткан кешеләр үз итәр, дип уйланыла. “Времена года”-биш катлы йортлардан гына торган, әмма һәркайсы лифтлар белән җиһазландырылган, койма белән уратылган элита комплекс булачак. Бу комплекс урман эчендәге тыныч “шифаханәне” хәтерләтәчәк.

— Без торак төзелеше буенча республикада дүртенче урында. Татарстан Президенты куйган бурычны үтәргә тырышабыз, төзелеш сыйфатына нык игътибар бирәбез. Районыбызда халык саны ел саен 3 меңгә арта бара, - диде Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов.
“Южный парк”та йортлар гаҗәеп матур, тирә-якта агачлар. Гомүмән, өч торак комплекс та урманлыклар кочагында төзелә. “Лаеш төене” комплексларыннан фатир алсаң иде, дип хыялланып кайттым үзем дә. Кызыгып калгач, төшкә кереп йөдәтмәсә ярый инде.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading