16+

Иң дәрәҗәле ундүрт телнең берсенә кимсетеп карамыйк!

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе чираттагы бәйгегә нәтиҗә ясады. 1 февральдән алып, 1 сентябрьгә кадәр, "Халык контроле" дәүләт системасы платформасында татар телендәге элмә такталарда, мәгълүмат такталарында, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хаталарны ачыклау буенча бәйге уздырылды.

Иң дәрәҗәле ундүрт телнең берсенә кимсетеп карамыйк!

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе чираттагы бәйгегә нәтиҗә ясады. 1 февральдән алып, 1 сентябрьгә кадәр, "Халык контроле" дәүләт системасы платформасында татар телендәге элмә такталарда, мәгълүмат такталарында, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хаталарны ачыклау буенча бәйге уздырылды.

Шул вакыт эчендә бәйгедә катнашучылардан "Халык контроле"нә 3215 гариза килеп ирешкән. 1268 очрак буенча мәсьәлә хәл ителгән, 919 гариза буенча эш планлаштырылган, 727 очрак буенча эш дәвам итә. Кире кагылган гаризалар да бар. Аларның саны 301.

Бүген Дәүләт Советы бинасында конкурста җиңү яулаган 10 кешене тәбрикләделәр.

Чистайдан килгән Шамил Вафин әле 9 нчы сыйныфта гына белем ала. "Балалар кечкенәдән элмә такталарны карап, укырга өйрәнде. Аннан андагы хаталарны күрә башладылар. Ник менә татар телле сүзләрдә бар алар, дип борчылалар. Минем тагын бер улым бар. Аңа 12 яшь һәм алар икесе дә бу бәйге белән кызыксына башладылар. Олысы җәйге каникуллар вакытында катнашырга уйлады. Кайбер тәрҗемәләр буенча минем белән дә киңәшләште. Мин татар телен камил белсәм дә, хәтта мин аңламый торган сүзләр дә очрады",- ди Шамилнең әнисе Зөлфия ханым. Фотосурәтләр "Халык контроле"нә җибәрелеп, хаталар төзәтелә башлагач, үсмернең күңеле тагын да сөенгән.  Ул конкурска җибәргән 93 хаталы элмә тактаның күбесен төзәтеп, яңадан элгәннәр.

Комиссия җитәкчесе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов бу бәйгене телнең үтәлешен гамәлгә ашыруның бер өлеше генә булып исәпләнә. "Комиссия бу эш белән шөгыльләнә башлагач, милләттәшләребезнең телгә, аның язмышына  мөнәсәбәте нинди икәнен ачыклау өчен тирән эзләнүләр, очрашулар үткәрдек.

Мохиттә бара торган тискәре процессларны туктату, милләттәшләребезне, җәмәгать оешмаларының да, җирдә һәм республика хакимиятенең дә мөнәсәбәтен уңай якка үзгәртү өчен төрле чаралар күрергә тырышабыз. Килдем дә, күрдем, җиңдем дип кенә ирешә торган нәтиҗә түгел. Ул бик зур, озак вакыт башкарырга кирәк булган бик нечкә хезмәт. Телебез бик матур тел. Ул дөньядагы иң дәрәҗәле 14 телнең берсе.  Телебез кимсетүле, хурлыклы мөнәсәбәткә, әлбәттә, лаек түгел. Ул дәрәҗәле, хөрмәтле, кадерле тел булырга тиеш",- дип саный Марат Әхмәтов.

Бер кызык факт, дөресрәге комиссия эшенең сөендерерлек нәтиҗәсе белән бүлешми булдыра алмыйм. Сер түгел, дәүләт органнарында исем-фамилиясе, әтисенең исеме татар булып та, ана телендә начар сөйләшкән, яисә телне бөтенләй дә белмәгән вәкилләр бар. Начар сөйләшүчеләр исемлегендә министрлар да, вәкиллек җитәкчеләре дә, ведомстволарны җитәкләүчеләрне дә очратырга мөмкин. Шуларның берсе, Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская. Конкурсны оештыруда вәкиллек тә катнашкан.

Һәм Сәрия ханым бүләкләү тантанасында, кәгазьдән укып булса да, чиста татарча гына сөйләде. Алай гына да түгел, чыгышын ул Тукайның "Туган тел"е белән башлады һәм шигырьне тулысынча укыды. Марат Готович, моннан чыгып сезгә бер тәкъдим бар: мондый төр бәйгеләргә башка юнәлештәге министрлыкларны да җәлеп итәргә, аларга да татар телен өйрәтергә кирәктер, бәлки. Җитәкче кешенең тел өйрәнүгә вакыты да булмаска мөмкин бит. Ә монда телне куллану, үзеңне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек!

"Туган телне саклау мәсьәләсе -  уникаль мәдәниятне, үзенчәлекләрне, гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләсе. Үз телеңне белмичә, туган ягыңны да югалтырга мөмкин. Ә туган җире булмаган кеше - якын кешесе булмаган кеше кебек, ялгыз",- дип туган тел хакында матур сүзләрен җиткерде Сәрия ханым.

Аның фикеренчә, туган телен белгән һәм яраткан, хөрмәт иткән кеше башка телләргә дә мәхәббәт уятырга сәләтле.

"Конкурста 27 районнан 56 кеше катнашты. Без ирешелгәндә тукталып калырга тиеш түгел. Республика барлык халыкларын саклап калуның төрле юлларын булдырырга тиеш",- дигән фикерен җиткерде Сәрия Сабурская.

(Язманың тулы вариантын газетабыздан укый алачаксыз).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading