16+

Авыл халкы шәһәр кешеләренә караганда озаграк йоклый...

Кемнәрдер башын мендәргә салуга ук йоклап китә. Ә икенчеләр, көтү-көтү сарык санап караса да, йокыга китә алмый азаплана. Сүз дә юк, Наполеон Бонапарт сыман, тәүлегенә дүрт сәгать йокы белән генә йөрүчеләр дә бар. Маргарет Тэтчер да, чәченә прическа ясатырга вакыт калсын дип, биш кенә сәгать йоклый торган булган. 

Авыл халкы шәһәр кешеләренә караганда озаграк йоклый...

Кемнәрдер башын мендәргә салуга ук йоклап китә. Ә икенчеләр, көтү-көтү сарык санап караса да, йокыга китә алмый азаплана. Сүз дә юк, Наполеон Бонапарт сыман, тәүлегенә дүрт сәгать йокы белән генә йөрүчеләр дә бар. Маргарет Тэтчер да, чәченә прическа ясатырга вакыт калсын дип, биш кенә сәгать йоклый торган булган. 

Вакыт ягы барыбызның да тар анысы. Йокыны еш кына шуңа корбан да итәргә туры килә.
– Ә менә монысы инде юкка! – ди Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы профессоры, медицина фәннәре доценты Эдуард Якупов. – Йокы, туклану һәм физик күнегүләр кебек үк, организм өчен иң кирәкле әйбер. Күбебез, эш яки күңел ачу өчен, йокыдан баш тарта. Югыйсә ул безнең өчен бернәрсә белән дә алыштырып булмый торган ял. 

Кызганыч, йокы бозылудан барлыкка килгән проблемалар турында күбебез белми. Әйтик, инсульт, инфаркт, яман шеш авырулары барлыкка килү куркынычы арта, эшкә сәләтлелек кими, иммунитет, гомумән, тормыш сыйфаты начарлана. 

Республика халкының йокысын тикшердек. Шәһәр кешеләре, авыл халкына караганда, 40-50 минутка азрак йоклый булып чыкты. Тикшерү нәтиҗәләре үзебезне дә гаҗәпләндерде. Бер караганда, авылда яшәүче иртән-иртүк әтәчләр белән торып, бакчада эшләп, терлеген карап, соң гына ята кебек. Ә шәһәр кешесенең андый мәшәкатьләре юк, әмма телевизор карап, интернетта утырып, үзенең йокы вакытын үзе киметә.

– Кеше уртача алганда ничә сәгать йокларга тиеш соң?
– 8 сәгать. Әгәр дә һәр көн аз йоклап, йокысы туймый башласа, кешенең хәтере начарлана башлый.

– Йокы гигиенасы турында да сөйләп китегез әле.
– Йокларга ике-өч сәгать кала, актив физик күнегүләр ясамаска, авыр ризыклар ашамаска һәм бүлмәне җилләтергә кирәк. Урамда йөреп керегез, бәйләргә, чигәргә, матур әдәбият укырга мөмкин. Ниндидер детектив, криминал турындагы китапларны йоклар алдыннан укымагыз. Йокы бүлмәсендә фәкать секс һәм йокы гына булырга тиеш. Анда эш турында да сөйләшергә, телевизор карарга да, мөнәсәбәтләр ачыкларга да кирәкми.

Иң яхшысы – «тургай» булу
– Йокларга яту һәм тору вакыты белән кешеләр «тургай»ларга һәм «ябалак»ларга бүленә...

– Бу гадәт кенә. Иртә ятып иртә тору күпкә дөресрәк. «Ябалак»лар соң ятканга күрә йә аз йоклый, чөнки эшкә йә булмаса укырга барасы бар. Яки инде төшке сәгатьләргә кадәр озак йоклыйлар. Табигать бит ул шулай: кояш чыкты, кешеләр уянды, кояш баеды, кешеләр йокыга талды. Иң яхшысы – «тургай» булу. Мин алай булдыра алмыйм дию дөрес түгел – кеше, теләгәндә, «ябалак»тан «тургай»га әверелә ала.

– Кеше көндез йокларга тиешме?
– Бу мәҗбүри түгел. Әмма галимнәр әлеге уңайдан төрле фикердә тора. Өлкән кешеләргә көндез йокларга киңәш итмибез, чөнки аннары төнлә йоклый алмыйлар. Әгәр дә кеше бик актив эшләп, эше акыл хезмәте белән бәйле икән, 20-30 минут йоклап алу аңа көч-энергия бирә. Космик киңлекне өйрәнү илкүләм идарәсенең астронавтлар белән уздырган тикшеренүләреннән күренгәнчә, 26 минут черем итеп алу эшкә сәләтлелекне 39 процентка арттырган. Япониядә офиста эшләүчеләрнең көндез йоклап алулары турында да ишетеп беләбез. Аларда ул йола инэму́ри дип атала. Моны беркем дә гаепкә алмый, киресенчә, тырышып күп эшләгән кешегә килешә торган гадәт дип карыйлар. Көндезге йокының файдасы турында алар шактый дәлилләр китерә алалар. Машина йөртүчеләргә дә, әгәр дә аларны йокы баса икән, йоклап алу һичшиксез кирәк. Без юл һәлакәтләренең күп очрагы исерткеч эчемлек куллану аркасында икәнен беләбез. Ә менә руль артында йоклап киткәнлектән булган һәлакәтләр турында онытып куябыз. Йокы килә башлады икән, машинаны туктат та ял итеп йоклап ал. Чәй, каһвә эчү дә, сөйләшү, көчле музыка тыңлау да булышмый.

Йокыны караватта көтеп утырмагыз
– Күпләр, киресенчә, йокысызлыктан җәфалана. Андыйларга табибка мөрәҗәгать итәргә кирәкме?

– Әгәр дә кеше өч ай буе йоклый алмый икән, йокысы бозылган дигән сүз, табиблар аны хроник йокысызлык дип атый. Тик башта аның йокы гигиенасын карарга кирәк. Вакытында йокыга ятса һәм гигиена таләпләрен үтәсә, йокысызлыкның сәбәбе башкада булырга мөмкин. Йокы белгечләре, махсус тикшерү уздырып, сәбәбен ачыклый. Табибка исә йокысызлык бер атна дәвам итүгә үк барырга кирәк. 30 минут эчендә йоклап китә алмасагыз, караватыгыздан торыгыз да йокы бүлмәсеннән чыгып китегез. Бал белән сөт эчегез, китап укып алыгыз, йоклыйсы килә башласа, кабат кереп ятыгыз. Йокыны караватта көтеп ятып утырмагыз.

– Андый вакытта сарыклар санарга кушалар, ул чынлап та булышамы?
– Әгәр дә кеше сәгатьләр буе йоклап китә алмый азаплана икән, сарыклар гына булыша алмый инде аңа. Махсус сулыш алу күнегүләре, медитация дә ярдәм итә йокысызлыктан.

– Йокыны китерә торган дарулар эчәргә ярыймы?
– Табиб белән киңәшләшеп кенә. Йокысызлык билгеле бер авыру белән дә бәйле булырга мөмкин бит.

– Будильник куеп, аның тавышына уяна алмаучыларга яки йокы аралаш аны сүндереп, йоклауларын дәвам итүчеләргә нәрсә киңәш итәсез?
– Берничә будильник куярга! Иң каты тавышлысын бүлмә почмагына куярга кирәк, чөнки аны туктату өчен караваттан торырга туры килә. Америкада вай-файга тоташтырылган махсус будильник уйлап тапканнар. Кеше ун минут эчендә тормаса, аның ун доллар акчасы хәйриягә китә. Тагын ун минуттан – тагын ун доллары. Моны белә торып, кеше озаклап йоклап ята алмый, торырга мәҗбүр була.

– Аз йоклау зыянлы, ә озак йоклау турында ни диярсез?
– Озак йокларга ярамый. Әгәр дә кеше 8-9 сәгатьтән күбрәк йоклый икән, инсульт булу куркынычы бер ярым тапкырга арта. Аз йоклау кебек үк, озак йоклау да зыянлы. Кечкенә балаларга исә озак йоклау хас, бу физиологик яктан шулай билгеләнелгән.

Бонапартка иярергә кирәкми
– Кыска йокы методикасына сез ничек карыйсыз, әйтик, һәр дүрт сәгать саен 30 минут йоклап алуга?

– Сез әйткәнчә, кимендә ярты сәгать йокларга кирәк, чөнки һич югы бер тулы йокы циклы булырга тиеш. Әмма мин бу рәвешле йоклауны, ягъни күп фазалы йокыны гадәткә кертүгә каршы, ул авыруларга китерергә мөмкин. Кыска йокы турында сөйләгәндә мисал итеп, танылган кешеләрне китерәләр. Чынлап та андыйлар булган һәм алар бик сирәк. Моны бик сәләтле кешеләр генә күтәрә ала. Ничек дисәгез дә, табигатькә каршы барырга кирәк түгел: без сигез сәгать йокларга тиеш. Йокыны бүлү мөһимлеген дә аңламыйм мин. Ул нәрсәгә кирәк? Походлар белән күп йөргән полководец Наполеон Бонапартка, сугыш бару сәбәпле, йокысын бүләргә туры килгән. Бу аңлашыла. Ә безгә, шөкер, андый шартларда яшәргә һәм эшләргә кирәкми. Тынычлап йокларга гына кирәк.

– Кеше ничә көн йокламый тора ала?
– Гиннесс рекордлар китабында парашюттан ничә чакрым биеклектән сикереп булуы турында һәм башка күп кенә кызыклы мәгълүматлар бар. Ә менә йокы белән бәйле экспериментлар турында анда бернинди мәгълүмат та юк. Мондый тәҗрибәләрне кабул итмиләр, чөнки ул кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Иң күбе, кеше ике тәүлек йокламый тора ала. Аннан да артыграк йокламыйм диючеләр барыбер йоклый. Алар микросекундларда йоклап ала, үзләре сезнең белән сөйләшергә, шул ук вакытта күзе ачык килеш йоклап та алырга мөмкин. Тәҗрибәләрдән күренгәнчә, ике көннән артык йокламаган кешеләрдә галлюцинация башлану очраклары күзәтелгән.

Россиянең 68 процент халкы – «тургай», ягъни алар иртәнге алтыда һәм җидедә торырга күнеккән. «Левада-центр» уздырган сораштырудан күренгәнчә, 18 процент халык иртәнге сәгать 8-9да тора, 3 проценты сәгать 10га кадәр йоклый. 12 проценты иртәнге сәгать 3-5тә үк торып утыра. Ил халкының 59 проценты сәгать 23.00дә йокларга ята. 30 проценты – төнге 12дән соң гына.

Иң аз йоклаучы кешеләр: Юлий Цезарь – 3 сәгать, Да Винчи – 2 сәгать (4 сәгать саен 15-20 минут), Бенджамин Франклин – 4 сәгать, Наполеон шулай ук 4 сәгать, Черчилль – 5 сәгать (көндез дә йоклап алган), Маргарет Тэтчер 5 сәгать йоклаган.

Альберт Эйнштейн исә 10 сәгать йоклый торган була.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading