16+

ЭКО: кирәкме, гөнаһмы?

Кияүгә чыгып, ярты ел үттеме икән олылар, бигрәк тә туган-тумача һәр күрешкән саен «Бәби юкмы соң әле» дигән сораулар биреп тинтерәтә башлады. Гәрчә, ирем белән бу хакта сөйләшергә, уйларга да вакыт юк дисәм, ялгыш булмас. Үзебезнең фатир юклыгы, авылдан килеп урнашкач, ныклап аякка басмавы нык сиздерә иде.

ЭКО: кирәкме, гөнаһмы?

Кияүгә чыгып, ярты ел үттеме икән олылар, бигрәк тә туган-тумача һәр күрешкән саен «Бәби юкмы соң әле» дигән сораулар биреп тинтерәтә башлады. Гәрчә, ирем белән бу хакта сөйләшергә, уйларга да вакыт юк дисәм, ялгыш булмас. Үзебезнең фатир юклыгы, авылдан килеп урнашкач, ныклап аякка басмавы нык сиздерә иде.

Бер елдан соң табиб миңа чыннан да, егылырлык диагноз куйды: «беренчел бала таба алмау», чөнки УЗИ күрсәткәнчә, аналыкта фиброма, берничә киста бар. «Операция ясамыйча, балага уза алмаячаксың», – табибның соңгы сүзе шул булды.

Ахыр чиктә, өйләшүебезнең дүртенче елында баласызлыкны дәвалау буенча махсуслашкан түләүле клиникага барырга булдым. Биредә дә шул ук диагноз куелды: «Үзең уза алмаячаксың, бары – ЭКО.» Иремә бу хакта сөйләп тормадым. Ләкин... Ходайның рәхмәте, ярты ел уздымы-юкмы, мин әни булачагымны белдем. Куанычлы хәбәрне ишеткән әнием:«Димәк вакыты җитмәгән булган», дип әйтеп куйды.
36 ел стажы булган врач-репродуктолог Фирая Сабирова әйтүенчә, мондый хәлләр еш очрый. Ягьни биредә беренче чиратта психологик, медицина ярдәме һәм организмның ял итүе кирәк.

— ЭКО ясалма аталандырудан гыйбарәт: күкәй күзәнәкләр һәм сперматозоидлар тәннән алына, аталандыру лаборатория шартларында бара. Аннан соң аталандырылган күкәй күзәнәкләре биш-алты көнгә инкубаторга урнаштырыла һәм бүленү процессында аналыкка утыра.

— ЭКО билгеләү өчен нинди күрсәтмәләрнең булуы мөһим?
—  Башка юл белән дәвалап булмый торган күп очраклар – аналык торбаларының җитди патологияләре вакытында һәм алар бөтенләй булмаса, партнер «эшкә сәләтле» хәрәкәтчән сперматозоидлар бүлеп чыгара алмаса, иммунологик бала таба алмау, эндометриоз булган очракта.

-- Ә кайсы очракларда әлеге процедура үткәрелми?
Йөклелеккә һәм бала табуга каршы килә торган психик авырулар; йөклелекнең нормаль үсешен булдыра алмый торган хатын-кызлар җенес органнары патологияләре; репродуктив система органнарының һәм яман шешләрнең, шулай ук хатын-кыз организмында кискен ялкынсыну процесслары булуы.
Ел саен бөтен дөнья буйлап ЭКОның йөзләгән мең протоколы уздырыла, һәм аларның күбесе беренче омтылыштан ук уңышлы тәмамлана. Беренче ЭКОдан соң балага узу мөмикнлеге уртача 25-50 процент тәшкил итә. Булачак әнинең яше, шулай ук бала таба алмау стажы мөһим. Уңышсызлыкның башлангыч стадиясендә диагноз куелганнан соң, 10 -15 ел баласызлык белән чагыштырганда, ЭКОдан соң балага узу ихтималы югарырак. Шуңа күрә ЭКО белән сузарга кирәкми.

-—Пробирка ярдәмендә туган беренче баланы хәтерлисезме?
—  Әлбәттә, хәтерлим, ул 2002 елда дөньяга килде. Аңа хәзер 18 яшь.

— Шундый фикер бар, бигрәк тә дини кешеләрдә, ЭКО - Аллаһы Тәгалә эшләренә тыкшыну...
— Дини кешеләр, руханиләр суррогат әниләрне, ЭКОны бу гөнаһ дип гаепләп чыккан арада, мин һәрвакыт әйтә киләм: үзеңне шактый четерекле, катлаулы проблемалары булган мондый кешеләр урынына басарга тырышып карагыз. Мин балалары булмаган кешеләрнең нинди авырту кичергәннәрен яхшы беләм һәм аңлыйм. Әгәр дә без аңа ана булырга ярдәм итсәк, гөнаһ нидә? Мин әле хатын-кыз бер өем аборт ясаткан очракта, гаепләүләрне аңлыйм...

-—ЭКО процедурасын бушлай узарга мөмкинме?
-—Татарстан 2004 елда ук Россиядә беренче булып, ЭКО методы белән бала таба алмауны хәл итү юнәлеше буенча акча бүлеп бирә башлады. Хәзер бу процедура медицина иминияте системасына керә. Ягъни ЭКОга көтү кәгазендә торган һәр хатын-кыз, Россия иминият компаниясендә иминиятләштерелгән очракта, бушлай ярдәм алырга хокуклы.

— Сезнең фикерегезчә, ЭКО турында кайчан уйланырга вакыт?
— Проблемалар башланганда, табибка алты айдан күренергә кирәк дип саныйм. Әгәр пар алты ай эчендә нормаль җенси тормыш белән яшәсә (ә гаджетларда утырмаса!), алты ай балага узу өчен җитәргә тиеш.

Теманың дәвамы: «Чак кына үз – үземә кул салмадым»

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading