16+

Гемоглобинны күтәрү өчен шашлык, чикләвек һәм фейхоа аша

Аның башка органнарга да тәэсире нык булуын онытмаска кирәк. Кайчагында без үзебез дә сәбәпләрен белмичә, авырганыбызны сизмичә яшәргә мөмкин. Мисал өчен, гемоглобин түбән булганда.

Гемоглобинны күтәрү өчен шашлык, чикләвек һәм фейхоа аша

Аның башка органнарга да тәэсире нык булуын онытмаска кирәк. Кайчагында без үзебез дә сәбәпләрен белмичә, авырганыбызны сизмичә яшәргә мөмкин. Мисал өчен, гемоглобин түбән булганда.

Норма нинди булырга тиеш?
Йөзнең һәм тән төсенең артык ак булуы, баш әйләнү, кан басымының түбәнәюе – гемоглобинның нормада булмау билгеләре. Шулай ук аппетит начараю, һәрвакыт йокы килү, арыганлык хисе, колакта шау, аяк-кулларның еш кына салкын булуы, вирусларга тиз һәм еш бирешүчәнлек тә гемоглобинны тикшертергә кирәк дигән ишарә.

Нормадагы гемоглобин нинди булырга тиеш соң? Кан анализлары тапшырганнан соң гемоглобинның билгесе HBG – гемоглобин дип күрсәтелә.

Ир-атлар өчен норма буенча ул 130-140 г/л, хатын-кызларда 120-130 г/л булуы шарт. Авырлы һәм күкрәк сөте имезүче аналар өчен нормаль гемоглобин 120-140 г/л булып санала. Балаларның исә ничә яшьлек булуларына бәйле рәвештә, гемоглобин үзгәрергә сәләтле. Мисал өчен, 1-3 көнлек балада ул 145-225 г/л булса, 1-2 яшьлекләрдә 105-145 г/л, ә 13-15 яшьлекләрдә 115-155 г/л нормаль санала.

Билгеле инде, бер сәбәпсез генә сәламәтлек начарланмый һәм гемоглобин азаюның да асылын тирәнтенрәк өйрәнергә кирәк. Азык-төлек белән организмга тимер аз кергән очракта шундый кыенлыклар тууы ихтимал. Операцияләр кичерү, бала табу вакытында күп кан югалту да моңа сәбәпче булырга мөмкин.
Кайберәүләр, аеруча да хатын-кызлар, аз ашарга тырыша, яки ябыгам дип, бөтенләй дә юньләп тукланмый. Гемоглобин нормада булсын өчен организмда В12 витаминының тиешле дәрәҗәдә булуы шарт. Ул азрак икән, гемоглобин да түбәнәя дигән сүз. Ә аның азаюы исә кан авыруына китерергә мөмкин, шуңа да кичекмәстән гематологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шулай ук эчәклекләрнең тимерне үзләштерү сәләте кимегән булуы да бар. Гемоглобинның башка органнарга да тәэсире нык булуын онытмаска кирәк. Ул безнең баш мие, нерв системасы, иммун системага бәйле. Гемоглобин түбән булганда, кеше организмындә әгъзаларның тукымалары кислород җитмәүдән интегә башлый, чөнки гемоглобинның төп функциясе – әлеге тукымаларны кислород белән тәэмин итү. Гастрит, дисбактериоз кебек авырулар вакытында эчәклекләр витаминнарны һәм тимерне начар үзләштерә, әмма бу авыруларны да дәвалап була.

Ничек күтәрәбез?
Гемоглобинны күтәрүнең иң нәтиҗәле ысулы – ул ит ашау. Тик итне духовкада кыздырып яки шашлык ясап ашарга кирәк. Ягъни, ит парда яки суда озак итеп пешерелмәгән булуы шарт. Чөнки бу очракта иттәге тимер таркалып бетә. Иттә, безнең организмга керә торган тимернең 30%ы бар.
Терлек бавыры да гемоглобинны күтәрергә сәләтле. Аны кишер һәм суган белән пешереп, менә дигән паштет ясарга була. Шулай ук малның теле дә канда гемоглобинны күтәрәчәк. Аны көнгә 50 грамм чамасы ашау да җитә.

Иммунитетны һәм гемоглобинны күтәрү өчен түбәндәге катнашманы әзерләргә мөмкин. Аның өчен әстерхан чикләвеге, киптерелгән җиләк-җимеш (200 гр чамасы йөзем, күрәгә, кара җимеш), бал һәм 1 лимонны кабыгы белән бергә иттарткычтан чыгарып, бал белән болгатырга һәм көнгә 1 аш кашыгы эчәргә була.

Рационга цитруслар кертү дә гемоглобинны күтәрә. Өстәвенә ул тимерне үзләштерергә ярдәм итә. С витаминының лимон, әфлисун, гранат, киви, грейпфрут, бакча җиләгендә күп икәне дә барыбызга да диярлек мәгълүм. Шуңа да әлеге җиләк-җимешләрнең согын эчү, шулай ук, кишер, кызыл чөгендер, мүк җиләге соклары да сезгә бу очракта ярдәмгә киләчәк. Кишер белән кызыл чөгендерне болай да ашау файдалы, организмга тимернең 5 процентлы әлеге продуктлар аша керә. Хөрмә, фейхоа, слива, карлыган, кура җиләге – болар барысы да тимергә бай ризыклар.

Ярмалардан карабодай бик файдалы. Яшелчәләрдән салат, укроп, петрушка да – тимер чыганаклары. Өстәвенә, петрушка канда холестеринны киметергә сәләтле. Финанс мөмкинлекләре булган очракта, кызыл балык, кызыл уылдык, йомырка сарысы, диңгез продуктларын файдалану да гемоглобинны күтәрәчәк. Алар ярдәмендә организмда якынча 11% тимер үзләштерелүе билгеле.

Барлык файдалы әйберләрне безгә табигать үзе бирә. Аны бары дөрес итеп һәм чамасын белеп файдаланырга гына кирәк. Мисал өчен, гөлҗимеш (шиповник). Аңардан төнәтмә ясап эчү организмны витаминнарга бермә-бер баета. Моның өчен 2-3 кашык киптерелгән гөлҗимешне ярты литр суга салырга һәм төнгә төнәтергә калдырырга кирәк. Иртән исә төнәтмәгә тәменчә бал кушып, көнгә берничә тапкыр ашар алдыннан яртышар стакан эчәргә мөмкин. Ул балалар һәм өлкәннәр өчен дә бик файдалы.

Яшелчә һәм җиләк-җимеш ашаучыларның организмына В9 витамины җитәрлек күләмдә керә. Шулай ук организмда фолий кислотасына да мохтаҗлык булмый.
Гемоглобин белән кыенлыклар йөкле хатын-кызларда еш очрый. Ул түбән булган очракта, баланың баш һәм арка мие үсеше тоткарланырга мөмкин икән. Шуңа да табиблар йөккә узар алдыннан 1 ай алдан ук В9 витаминын эчәргә, йөккә узганнан соң да берничә атна кабул итәргә киңәш бирә.
Анемия вакытында нык кара чәй һәм каһвә эчү зыянлы. Каһвә организмдагы кальций һәм тимерне “юып” чыгарырга сәләтле.

Иң мөһиме – беркайчан да үзбелдекләнеп диагноз куймагыз, ә иң элек табибка мөрәҗәгать итеп, проблеманың асылына төшенегез! Табиб белән киңәшләшкәннән соң гына дәваланырга керешергә мөмкин!
 

 

 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading