Диләрә Фәттахова – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында яшь артистларның берсе. Яшь булса да, зур сәхнәдә ул инде алтынчы сезонын эшли. Сәхнә багажы да аз түгел.
Скопировать ссылку
Диләрә Фәттахова – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында яшь артистларның берсе. Яшь булса да, зур сәхнәдә ул инде алтынчы сезонын эшли. Сәхнә багажы да аз түгел.
– Диләрә, сез Кайбыч ягыннан дип беләм. Авыл җирендә театр түгәрәкләре бик зур үсеш алмаган. Бу өлкәгә ничек кереп киттегез?
– Кечкенә вакытта үскәч кем буласың, дип сораучыларга мин җырчы яисә укытучы дип җавап бирә идем. Сәхнә белән кечкенәдән кызыксындым. Шуңа да мәктәптә эшләгән театр түгәрәгенә йөрдем.
10 сыйныфта укыганда, безнең мәктәпне яптылар, ягъни 9 еллык итеп калдырдылар. 11нче сыйныфны укып бетереп китү иде исәбем. Шуннан сайлау алдында калдым. 10 сыйныфтан китү сәеррәк тә, бер елың әрәм булган кебек. Ләкин моны вакыт узгач ниндидер очраклы хәл түгел, синең бәхетеңә туры килгән язмыш икәнен аңлыйсың.
Нишләптер интернеттан театр турында мәгълүматлар карый башладым һәм Казандагы театр училищесына тап булдым. Анда күп кешенең авылдашлары, яисә туганнары укыган була. Ә минем тирәмдә андый кеше бөтенләй дә юк.
Училищеда әзерлек курслары башланган һәм бу хакта әти-әнигә әйткәч, әти мине Казанга алып килде. Имтиханнар август ахырына билгеләнгән иде. Документларны башка уку йортына бирмәдем дә.
Имтиханнар өч турдан торды. Ул елны Илдар абый Хәйруллин курсына студентлар җыйды. Әгәр шул елны училищега килмәгән булсам, аңа эләкмәгән булыр идем. Ә андый җирдә синең нинди остага эләгүең бик зур роль уйный. Вакыт үткәч анализлый башлыйсың бит инде. Бу минем өчен бик зур табыш булды.
– Әзерлек курсларына йөргәндә, өлкәнрәк курслар Илдар абый курсына эләгәбез дигәч: “О, Илдар абый!” – дип бераз куркытып та куйган иде. Дөрестән дә, ул – бик таләпчән кеше. Аның шундый булуы синнән чын шәхес тәрбияләүдә бик ярдәм итә. Театр училищесы – ул зур тормыш мәктәбе. Без анда үсмер чакта киләбез. Кешенең аңы, фикерләве тагын да зуррак юнәлеш алып, формалашкан вакыт. Илдар абый тормышка реаль күзлектән карарга өйрәтте. Без аның белән хәзер дә бик җылы мөнәсәбәттә.
– Ул эшләгән Камал театрында эшләү теләге булмадымы?
– Дүртенче курска җиткәндә шундый уйлар килә башлый: ә эшкә кая барам? Дөресен генә әйткәндә, һич кенә дә Г.Камал театрында уйнау теләгем, андый хыялым булмады.
Диплом спектаклен күрсәткәндә, безнең тамашаны Кәрим Тинчурин театрыннан да иҗат коллективы карады. Шул исәптән, театрның ул вакыттагы баш режиссеры Рәшит Заһидуллин да бар иде. Бер спектакль тәмамланганнан соң, кураторыбыз Салават Хәбибуллин белән директорга керергә кушты. Ул вакытта директор Гыйлемхан Мөбәрәкшин иде. Кердек тә, директор: “Сезгә Тинчурин театрына чакыру бар”, – ди. Ничә кыз арасыннан мине сайлап алулары бик сөенечле булды, әлбәттә. Ул вакыттагы хис-кичерешләремне әйтеп бетерерлек тә түгел иде. Театрга очраклы эләкмәдем. Мине сайлап алдылар һәм мин моны горурланып әйтә алам!
– Беренче спектаклегезне хәтерлисезме?
– Әлбәттә. Аны оныту мөмкин түгел. Башта без күмәк күренешләрдә чыгыш ясадык. Спектакль башында сәхнәдә басып торабыз һәм пәрдә ачыла... Бу җаваплылык та, горулану да. Тормышымда бәхетле мизгелләр кайчан булды дип сорасалар, шул минутлар да бу исемлектә тора, дияр идем.
Комментарийлар