Шәһри Казан

Гарәпләр чәй эчкәндә, немецлар кызыгып кала

Татар халкының милли ризыгы чәкчәк Россия һәм чит ил туристлары арасында бик популяр. Аны күчтәнәч итеп алып китәләр. Хөкүмәт йортында 18 февральдә Татарстан товар җитештерүчеләре продукциясен Россия төбәкләре һәм чит ил базарына чыгару мәсьәләләренә кагылышлы матбугат конференциясе булды.

– Берләшкән Гарәп Әмилекләре бездән “Чәкчәк” сатып ала. Германия дә әлеге ашамлыкны сатып алу буенча әзерлек чаралары күрә, – дип әйтеп үтте республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков.
 “Чәкчәк” безнең эчке һәм тышкы сәүдәдәге бер “кәнфиткә” генә, әлбәттә.

 – Узган елдагы коронавирус пандемиясе халыкара элемтәләргә шактый кырын сукты, чөнки, илләр чикләре ябылды, – дип, әңгәмәне дәвам итте Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев. Татарстан узган ел читкә 8,72 миллиард доллар бәяләрендә товар сатты, бу 2019 елгы күрсәткечтән 22 процентка азрак. Шуңа да карамастан, Татарстан тышкы сәүдә эшчәнлегендә Россиянең алдынгы 10 төбәге исемлегендә тора. Казахстан, Кытай, Польша, Германия, Литва һәм Нидерланд – республика Сәүдә-сәнәгать палатасының иң актив хезмәттәшләре. Литва, Венгрия, Таҗикстан, Кыргызстан, Канада, Төркия, Португалиядә – гомумән, 40 илдә палатаның вәкиллекләре эшли.

Реклама

Ләкин, банк кредитлары алуда бюрократия киртәләренең булуы кече һәм урта бизнеска каршылык тудырганлыгын искәртте ул. Транспорт-логистика мәсьәләсендә дә “яхшы” дип, мактанып булмый икән әле.
 – Тимер юл белән автотрассалар тоташкан интермодаль чишелешләр кирәк. Су юлы да аз файдаланыла, чөнки, баржа-суднолар җитешми, – диде Шамил Агеев.
 Наил Залаков сөйләгәнчә, республикада 1 меңнән артык предприятие азык эшкәртү белән шөгыльләнә.
 – Татарстаннан азык-төлек продукцииясе Төркия, Белоруссия, Үзбәкстан, Германия, Польша, Литва һәм башка дәүләтләргә чыгарыла. Мәскәү һәм Санкт-Петербург хакимиятләренә рәхмәт, әлеге шәһәрләр базарына хәләл продукция җибәрәбез, – диде министр урынбасары Наил Залаков.

Форсаттан файдаланып, мин: “Кибетләрдә “Алтай” оны әллә каян күренеп тора, ә Татарстан оны бик күзгә ташланмый. Сәбәбе нәрсәдә?” – дип кызыксындым.
Татарстанда җитештерелгән онны күрергә теләү – һәркайсыбызның теләге. Республикада узган ел 5,5 миллион тонна ашлык җыеп алынды. Арышның бездә хәзер 98 проценты сәнәгать дәрәҗәсенә ия. Тик, безнең бодайның клейковинасы түбән, аны яхшырту максатында чаралар күрелә. Татарстанда 3 эре тегермән эшли. Россия төбәкләреннән китерелгән сыйфатлы оннарны сатуга чикләүләр юк, – дип җавап кайтарды Наил Залаков.

Икътисад министрлыгының эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаментының бүлек җитәкчесе Артур Гайнов хәбәр иткәнчә, республиканың Икътисад министрлыгы экспортка товар җитештерү юнәлешендә эшчәнлек алып барган кече һәм урта предприятиеләргә финанс ярдәме оештыруның яңа алымын әзерли. Эшкуарларга 3 айдан 36 айга кадәр срокка 5 миллион сумга кадәр микрозайм биреләчәк. Процент ставкасы экспорт килешүенә бәйле була. Мәсәлән, әгәр экспорт килешүе 100 мең доллардан артык булса, процент ставкасы еллыкның 1 процентын тәшкил итәчәк.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: