16+

Иң бай депутат кем?

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары узган елгы керемнәре буенча хисап тотты. Күз алдыгызга китерәсезме, парламент вәкилләре арасында Россия Президенты Владимир Путиннан ун тапкыр күбрәк акча эшләүчеләр дә, бер генә машинасы булмаучылар да аз түгел!

Иң бай депутат кем?

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары узган елгы керемнәре буенча хисап тотты. Күз алдыгызга китерәсезме, парламент вәкилләре арасында Россия Президенты Владимир Путиннан ун тапкыр күбрәк акча эшләүчеләр дә, бер генә машинасы булмаучылар да аз түгел!

Парламент башлыгыннан башлыйк. 2020 елда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның кереме 23 млн сум тәшкил иткән. Аңа 2 546 квадрат метр мәйданлы җир кишәрлеге, 257,1 һәм 308 квадрат метр мәйданлы ике йорт, фатир (1/3 хокукындагы өлеш – 173,6 кв метр) һәм машина кую урыны (1/3 хокукындагы өлеш –13 кв метр) теркәлгән.

Шулай ук республика парламенты җитәкчесенә “ГАЗ-21 “Волга”, М-20 “Победа”, “Ямаха” кар һәм сазлыкта йөри торган техника һәм “Арктик КЭТ” кар машинасы язылган.

Фәрит Мөхәммәтшинның тормыш иптәше 14 млн сум эшләгән, аның карамагында 153,3 кв метр мәйданлы фатир бар.
Чагыштыру өчен. Россия Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин 84 млн сум акча эшләгән. 2019 елда аның кереме 15 процентка күбрәк, ягъни 100,2 млн сум булган. Сүз уңаеннан, Думада иң бай депутат дип Григорий Аникеев табылган. Ит эшкәртү белән шөгыльләнә торган депутатның кереме 2,352 млрд тәшкил иткән.
Татарстан парламенты депутатлары арасында иң бае дип “Казан май комбинаты” директорлар советы җитәкчесе Дмитрий Самеренкин табылган. 2019 ел белән чагыштырганда ул керемнәрен ике тапкырга арттырган, ягъни 53,2 млн сумнан 119,03 млн сумга кадәр җиткергән.

“Татнефть”нең генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Хәлимов та аңардан аз гына калыша. Рөстәм әфәнде рәсми  керемен 109,48 млн сум итеп күрсәткән. Ә аның тормыш иптәше 541,6 мең сум акча эшләгән.

Татар җәмәгатьчелегенә яхшы таныш булган элеккеге министр, ә хәзер Парламент рәисе урынбасары Марат Әхмәтов  2020 елда 4,8 млн сум акча эшләгән. Аның исеменә 1,5 мең квадрат метр мәйданлы җир кишәрлеге һәм 596 кв метр мәйданлы торак йорт теркәлгән. Марат Әхмәтов файдалануында 1,5 мең кв метр мәйданлы җир кишәрлеге һәм 596,50 кв метр мәйданлы торак йорт бар.
Казан Дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов узган ел 6,2 млн  сум эшләгән. Аның карамагында “ГАЗ М21” һәм “Ауди А6” машинасы, ике фатир бар. Ректорның хатынының кереме 948 мең итеп күрсәтелгән һәм ул шулай ук 72,8 кв метрлы фатирга ия.

КФУ ректоры Илшат Гафуров исә Эдвард әфәндене күпкә узган. Гафуровның кереме 17,9 млн сум, аның тормыш иптәшенеке 1,6 млн сум дип исәпләнә.
Журналистлар берлеге рәисе, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов 2020 елда 20,8 млн сум эшләгән. Хатынының кереме 12,6 млн сум итеп күрсәтелгән. Хатыныннан аермалы буларак, Илшат Юнысовичның бер машинасы да юк икән. Әминовлар гаиләсендә – 5 фатир, бер торак йорт, 3 җир кишәрлеге, гараж, парковка урыны исәпләнә.

Халык шагыйре Ркаил Зәйдулланың кереме узган ел 689 мең сум, хатыныныкы 158 мең сум дип күрсәтелгән. Аларның җир кишәрлеге, торак йорты һәм бер фатирлары бар. Ә менә автомобильләре юк.

Иҗат кешеләре хакында сүз чыккан икән инде, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗановны да читтә калдыру дөрес булмас. Ул да машинасыз. 254 кв метрлы йорт, 122 кв метрлы фатир һәм җир кишәрлеге хуҗасы. Хатыны белән икесенә Рәүфәл әфәнде 9 млн сумнан артыграк акча эшли алган.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты һәм депутат Рамил Төхвәтуллинның узган елгы кереме 2,2 млн сум тәшил иткән. Тормыш иптәшенеке 896 мең сум булган. Аларның берсендә “Ауди Q7”, икенчесендә “Ауди Q5” автомобиле, икесенә бергә 203 кв метрлы торак йорт, ике җир кишәрлеге, 41,3 кв метрлы фатир бар һәм һәркайсына 258,1 кв метрлы фатирның дүрртән бер өлеше туры килә.

ЛИЛИЯ ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading