Шәһри Казан

Казахстан шулкадәр көчсезме, әллә...

Гасырлар буена традицияләрен булдырып, көчле дип саналган дәүләтләрдә дә баш күтәрүләр булгалый: моңа мисал итеп АКШ белән Франциядә соңгы берничә елда булган вакыйгаларны искә төшерү дә җитә. Әмма алар үз проблемаларын үзләре хәл итә ала. Ә Казахстан исә, беренче тапкыр җитди кризис белән күзгә-күз очрашкач, үзенең көчсезлеген күрсәтте.

Казахстанның мең еллык дәүләтчелеге турындагы миф берничә көн эчендә юкка чыкты.
СССР составына кергән барлык Урта Азия республикаларының (Үзбәкстаннан кала) элек үз дәүләтчелеге булмаган. Башкалар составына кереп алар шул система эчендә яшәгән, чәчәк аткан, әмма үзбаш булгач, тәҗрибәсез, оешып бетмәгән дәүләт булып, идарә итә белмәгән “элита” белән калды. Белемсезлектән түгел бу, бары тик үз традицияләре, тәҗрибәләре булмаудан. Аларга аерым дәүләт булуның да кирәге шулхәтле генә иде, чөнки кемнеңдер канаты астына сыенып гомер кичерү күпкә отышлырак. Белгәнебезчә, теләсә кайсы союздаш республика ул чорда начар яшәмәде (һәрхәлдә РСФСРныкылар белән чагыштырганда).

Казахстандагы чуалышлар тора-бара бетерелеп, алышынасы алышынып, алар урынына яңалары куелып, шул ук президент белән тормыш дәвам итәчәк. Бөтен бәла әлеге чуалышларның чәчәк атып килүче Казахстанда булуында гына түгел. Гасырлар буена традицияләрен булдырып, көчле дип саналган дәүләтләрдә дә баш күтәрүләр булгалый: моңа мисал итеп АКШ белән Франциядә соңгы берничә елда булган вакыйгаларны искә төшерү дә җитә. Әмма алар үз проблемаларын үзләре хәл итә ала. Ә Казахстан исә, беренче тапкыр җитди кризис белән күзгә-күз очрашкач, үзенең көчсезлеген күрсәтте.

Әлеге вакыйгаларның кемдер тарафыннан әзерләнгәне (яки файдаланганы) билгеле һәм аны шул килеш калдырып, үзеннән-үзе тәмамланачак дип өметләнергә кирәкми. Күмәк иминлек килешүе оешмасының тыкшынуы бүгенге хакимият өчен отышлы. Читтән килгән бандитлар һәм террористлар булмагандыр дип әйтеп булмый, ләкин аларның саны 20 меңнән артып киткән дигән белдерүләргә ышануы да авыр. 20 мең – ул ике дивизия, аның хәтле коралланган кешене яшертен генә кертү мөмкин түгел. Бу бәлки элеккеге президент тарафыннан югары постларга куелучыларның көчсезлеген фаш итү өчен әйтелгәндер. Ә менә яшьләрне җыеп, аларны таяклар белән коралландыруларына ышанып була. Халыкның сәяси мәдәнияте түбән булуы сәбәпле, митингларда хакимияткә, элеккеге президент режимына, социаль сәясәткә каршы ничек булдыралганча ризасызлык белдерелде. Вату-җимерү, яндырудан тыш алар башкасын булдыра алмый. Бу аларның гаебе түгел, бу – аларның бәласе. Чөнки 30 ел дәвамында аерым дәүләт булып яшәп, аларда демократиянең әсәре дә булмаган. Шуңа күрә, килеп туган вазгыятьтә, алар хакимият белән сөйләшкәндә кулларына таяк алудан тыш башканы белми. Бер яктан караганда, алар үз теләгәннәренә иреште: бәяләр төште, Хөкүмәт  отставкага китте.

Реклама

Казахстан кебек зур территорияне биләгән дәүләттә хәлләрнең тотрыксызлануы тирә-күршеләр – беренче чиратта Россия өчен дә яхшы түгел. Безнең алар белән берничә мең чакрымга сузылган ачык чик сызыгы бар. Күршедә башланган чуалышлар, вакытында туктатылмаса, тора-бара чик сызыгы аша үрмәләп керергә мөмкин. Ә бу исә качкыннар гына түгел, алар белән бөтенесе бергә үрелеп керәчәк дигән сүз. Төп максат бит Казахстан, яки башкасы гына булмаска да мөмкин. Бәладан башаяк, кем әйтмешли...

Фото: https://pixabay.com/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: