16+

Казан Мэры Илсур Метшин: «Киләчәктә заманча комбайннар һәм тракторлар уйлап табучылар үз эшләрен – бакчада эшләүдән башларга тиеш»

ТР Бакчачылар берлеге Казан бүлекчәсенең яңа штабында бакчачылык ширкәте рәисләрен укыталар һәм бакчачыларга консультацияләр бирәләр. Восстание урамы, 36 адресы буенча урнашкан бинаны капиталь ремонттан соң беренчеләрдән булып шәһәр Мэры Илсур Метшин карады.

Казан Мэры Илсур Метшин: «Киләчәктә заманча комбайннар һәм тракторлар уйлап табучылар үз эшләрен – бакчада эшләүдән башларга тиеш»

ТР Бакчачылар берлеге Казан бүлекчәсенең яңа штабында бакчачылык ширкәте рәисләрен укыталар һәм бакчачыларга консультацияләр бирәләр. Восстание урамы, 36 адресы буенча урнашкан бинаны капиталь ремонттан соң беренчеләрдән булып шәһәр Мэры Илсур Метшин карады.

Татарстан Республикасы Бакчачылар берлегенең Казан шәһәр бүлекчәсенең үз бинасы барлыкка килде. Ул оешмага файдалануга түләүсез тапшырылды һәм капиталь ремонтланды. Хәзер Восстание урамы, 36 адресы буенча урнашкан йортның беренче катындагы иркен кабинетларда казанлылар очраша, белгечләрдән консультацияләр ала һәм укый алачак. Казан Мэры Илсур Метшин бакчачыларны яңа биналы булулары белән котлады һәм алар белән якын елларга оештыру планнары турында сөйләште.

ТР Бакчачылар берлегенең шәһәр бүлеге узган ел барлыкка килде, ләкин аларның үз урыннары юк иде. Бүлек ТР Бакчачылар берлеге урнашкан Рихард Зорге урамы, 85 нче йортта урнашкан. Оешмага керергә теләүчеләр саны арта, мәйданнарны киңәйтүгә ихтыяҗ барлыкка килә, шуңа күрә агымдагы ел башында Казан Башкарма комитеты бакчачыларга Восстание урамындагы 98 кв.м мәйданлы бинаны түләүсез файдалануга тапшырды. Элек монда кибет урнашкан иде, бина капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ иде. Нәтиҗәдә анда батареяларны алыштырганнар, идәннәрне ремонтлаганнар,  яңадан өлешчә планлаштырганнар. Ремонттан соң ТР Бакчачылар берлегенең шәһәр бүлеге 22-нче октябрь көнне ачылды.

Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, бүген Татарстанда, аерым алганда Казанда, бакчачылык һәм дача берләшмәләренә ярдәм күрсәтү буенча зур эш башкарылган. «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов илдә беренчеләрдән булып бакчачылар проблемаларына игътибар итте, һәм республикада бакчачылык һәм дача берләшмәләренә ярдәм итү программасы гамәлгә ашырылды. Казанда гына да өч ел эчендә 20 км га якын электр челтәре, 14 км яңа юл барлыкка килде, бункер мәйданчыклары, чүп җыю урыннары урнаштырылды. Һәм сезнең бурычыгыз – бөтен бу инфраструктураны саклап калу», – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Бакчачылар берлегенең Казан бүлеге җитәкчелегенә Илсур Метшин.

2017 елдан башлап Татарстанда бакчачылык һәм дача берләшмәләренә ярдәм итү программасы гамәлгә ашырыла, аның кысаларында ел саен бакчачылык ширкәтләренең тышкы инфраструктурасын үстерүгә һәм ремонтлауга 550 млн сум бүлеп бирелә.

2017-2020 елларда Казанда бакчачылык ширкәтендә республика акчалары исәбеннән 13,76 км керү юллары, 20,49 км электрүткәргеч линия, 29 комплектлы трансформатор подстанциясе, 17 скважина ремонтланган, 58 су башнясы, 6 насос, чүп-чар җыю һәм чыгару өчен 74 мәйданчык, 36 бункер, 337 контейнер урнаштырылган. Шулай ук 2018-2020 елларда өстәмә финанслау хисабына эчке объектларда ремонт эшләре үткәрелгән, 4 бакчачылык ширкәтендә юллар, 19 бакчачылык ширкәтендә электр тапшыру линиясе, 3 бакчачылык ширкәтендә комплектлы трансформатор подстанцияләр, 8 бакчачылык ширкәтендә суүткәргечләр ремонтланган.

2021 елда Казанның 10 бакчачылык ширкәтендә эшләр башкарылган: 7 су җыю башнясы урнаштырылган, 3 скважина борауланган, электр белән тәэмин итү челтәренең 10 участогы төзекләндерелгән, 4 км озынлыктагы керү юллары төзелгән, каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен 3 мәйданчык төзелгән, 34 контейнер һәм 4 бункер кайтарылган. Бүгенге көндә программа белән Казанның 43% бакчачылык ширкәте тәэмин ителгән.

ТР Бакчачылар берлегенең Казан бүлеге җитәкчесе Сергей Евстратов Мэрга оешманың амбициоз планнары булуы турында сөйләде. Барлыгы шәһәрдә 442 бакчачылык ширкәте һәм 360 меңнән артык бакчачы исәпләнә. Җитәкче сүзләренә караганда, аларның барысы да ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа күрә яңа бүлектә бакчачылык ширкәтләре рәисләре һәм яңа әгъзалары өчен укыту семинарлары, экология, БТИ хезмәтләре, электр белән тәэмин итү, су, газ, юридик мәсьәләләр буенча консультацияләр үткәрә, шулай ук бухгалтерияне алып баруда һәм хисап тапшыруда ярдәм итә. «Безгә еш кына дача – алар өчен сезонлы тору урыны түгел, ә ел әйләнәсе яши торган урын булган кешеләр мөрәҗәгать итә, без аларга коммуналь хезмәтләр белән килешүләр төзүдә ярдәм итәбез», – дип сөйләде Сергей Евстратов.

Шулай ук ТР Бакчачылар берлеге балаларны җир эшенә җәлеп итәргә планлаштыра. «Без технопарк базасында, Бакчачылар берлеге белән берлектә, вак механикалаштыру техникасын эшләргә өйрәнсеннәр өчен мәктәп укучыларын җәлеп итәргә телибез, шулай итеп алар хезмәтне яратырга өйрәнәчәк, үз әби-бабайларына ярдәм итә алачак», – дип сөйләде Бакчага һәм фермерлыкка ярдәм итү үзәге директоры Валерий Пичугин.

«Киләчәктә заманча комбайннар һәм тракторлар уйлап табучылар үз эшләрен гади әйберләрдән – бакчада эшләүдән башларга тиеш. Балаларны җирне яратырга, хезмәткә өйрәтү бик мөһим», – дип хуплады Казан Мэры Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгына бакчачылык өлкәсендә заманча эшләнмәләр тәкъдир иттеләр. Аерым алганда, аңа су чыгымын киметергә, колбаларда үсемлекләрне микроклонлаштырырга мөмкинлек бирә торган сорбент, шулай ук бер КамАЗ ашламаны алыштыра торган сыек препарат тәкъдим иттеләр. Илсур Метшин Татарстан Республикасы Бакчачылар берлегенең шәһәр бүлекчәсе башлангычларын хуплады һәм активистларга алга таба уңышлар теләде.

Чарада шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, Татарстан Республикасы Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Владимир Дейнекин катнашты.
 

https://kzn.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading