22 ноябрьдән Казанда җәмәгать транспортына QR-кодсыз кертми башладылар. Россиядә транспортта QR-код тикшерә башлаган беренче төбәк булып танылдык.
Кызык та, кызганыч та хәлләр булды ул дүшәмбе.
Халык та “дулкынланды”, читтән генә моны күзәтә торган белгечләр дә үз фикерен җиткерергә ашыкты. Мисал өчен Дәүләт Думасы депутаты Ирина Филатова шул рәвешле хакимият илкүләмендә QR-кодларны кертү тестын тикшерә дип саный. Әгәр дә Татарстанда бар да шома гына барып чыкса, мондый ысул башка регионнарга да таратылачак, дип язып чыкты ул. “Башка төбәкләрдә әлеге системаның кертелүе татарстанлыларның QR-кодларны кабул итү-итмәвенә бәйле”, – дигән фикердә депутат Филатова.
Шул ук вакытта, Дәүләт Думасы QR-кодларны тормышыбызга вакытлыча гына түгел, ә бөтенләйгә “ябыштырып” куя торган канун проектын карап ята. Канун кабул ителсә, кодларны җәмәгать урыннарында, поездларда һәм самолетларда күрсәтүне таләп итәчәкләр.
Алай гына да түгел, QR-кодсыз кибетләргә, ресторан-кафеларга, мәдәният учреждениеләренә, спорт үзәкләренә дә кереп булмаячак. QR-кодыгыз ялган түгел икәнен раслар өчен паспортыгызны да үзегез белән йөртергә туры киләчәк. Илнең күп төбәкләрендә бу система гамәлгә кертелде дә инде.
Канун кабул ителгәннән соң, QR-код системасына тулысынча күчәр өчен 2022 елның 1 февраленә кадәр вакыт бирелә. Аңа кадәр коды булмаганнарга тискәре нәтиҗә биргән ПЦР-тест кулланырга ярый. Ә 1 февральдән – 1 июньгә кадәр QR-код яисә медицина күрсәтмәсе нигезендә вакцина ясату тыела дигән белешмә таләп ителәчәк. Коронавирус белән бәйле вазгыять җайга салынса, канунны гамәлдән чыгарырга да мөмкиннән. Әмма бу шикле.
Шәһәрара һәм халыкара авиарейслар, поездларга билетларны кодларсыз сатмау сроклары әлегә билгеле түгел. Җәмәгать транспортында QR-кодлар кертү мәсьәләсе канун проектында телгә алынмаган. Шуны гына әйтергә була: чикләүләр 18 яше тулмаганнарга кагылмаячак.
Азык-төлек һәм беренчел кирәк-ярак сату кибетләренә кергәндә, даруханәләрдә QR-код таләп ителмәячәк.
Әлеге канун проектына карата ил башлыгы Владимир Путин кистереп кенә бер нинди дә позициясен күрсәтми. Аның матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков та федераль мәгълүмат агентлыклары сорауларына: “Бу канун проекты буенча эш әле башланды гына”, – дип җавап бирде. Әмма Песков төбәкләрдә QR-кодлар системасын куллана башлау мәсьәләне канун тарафыннан җайга салуны таләп итүен дә инкарь итми.
Канун проектын 23 ноябрьдә карарга тиешләр иде. Әмма депутатлар ашыкмаска булган. Дума рәисе Вячеслав Володин мәсьәләне башта Дума комитетларында карарга, яхшылап өйрәнергә, фикер алышуга Хөкүмәт вәкилләрен дә чакырырга кирәк, дигән карарга килде.
Моннан тыш, Думага кертелгән канун проектларын төбәкләрдәге закон чыгару органнары да карарга һәм фикерләрен җиткерергә тиеш. Димәк, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары да QR-кодларны кертүгә карашларын Федераль Җыенга туплап, җибәрергә тиеш булачак.
Чит илләрдә QR-кодны “яшел паспорт” дигән “матур” сүзгә алмаштырганнар. Мондый төр “паспорт”ны беренчеләрдән булып Израиль кертте. QR-кодсыз хезмәткәрләрне анда түләнелми торган ялларга җибәрәләр. Шулай ук Канаданың кайбер провинцияләрендә, АКШның берничә штатында, Европа Берлеге илләрендә дә “яшел паспорт” системасы гамәлдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар