Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов: “Беркемгә дә үзен татар дип әйтергә оят түгел”

Бу көннәрдә Казанга илнең кырык төбәгеннән татар эшмәкәрләре җыелды. Үз бизнесларын алып барудан тыш, алар үз җирлекләрендә социаль проблемаларны хәл итүдә, мәдәният йорты, мәктәп, мәчетләрне төзекләндерүдә, халыкны эшле итүдә, төрле милли проектларны гамәлгә ашыруда актив катнаша.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та, эшмәкәрләрнең әлеге эшчәнлеген бәяләп, сезнең һәрберегез татар халкы өчен үрнәк шәхес, дип белдерде. Аның сүзләренчә, шундый кешеләр булганда, милләтебез ныгыячак.

– Сезнең кебек таянырлык егет-кызлар булмаса, без милләтебез өчен зур эшләр башкара алмас идек. Рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә бергә-бергә яшәргә һәм эшләргә насыйп булсын. Безнең эш нәтиҗәсе быел сентябрь аенда узачак халык исәбен алуда күренәчәк. Авылларда мәчетләргә, мәктәпләргә, яшьләр лагерьларына зур игътибар бирергә кирәк, системалы эш алып барганда гына нәтиҗәгә ирешеп була. Бүген беркемгә дә үзен татар дип әйтергә оят түгел, – диде ул IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында.  

Реклама

Шул ук вакытта киләсе елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы көтелүен искәртеп, аңа да бүгеннән үк әзерләнә башларга кирәклеген искәртте.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: