Шәһри Казан

Сайлауларда күзәтүчеләр дөреслекне раслау өчен кирәк

АКШ штатларында 4-45 көн дәвамында тавыш бирәләр. Мондый тәртип Европа илләрендә, мәсәлән, Норвегиядә, Швециядә, Шейцариядә, Чехиядә һәм Италиядә бар. Мисырда да берничә көн тавыш бирелә.

Татарстан Президенты һәм җирле хакимият органнары депутатлары өчен 11 сентябрьдән тавыш бирү башланды.
- Сайлау кампаниясе тыныч бара, әлегә закон бозылулар турында хәбәр кермәде. Сайлау участокларында кайбер кешеләр, астыртын рәвештә, төрле низаг тудырырга да омтыла. Күзәтүчеләр хәлне видеога төшерә, участокларның үзләрендә дә видеокамералар эшли. Видеоязмалар һәм күзәтүчеләр дөреслекне раслауда ярдәм итә, - диде сайлау хокукы һәм тавыш бирү өлкәсе эксперты, юрист Тимур Какохо “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Реклама

Татарстанда тавыш бирү өчен 2810 сайлау участогы оештырылган. 
- Участокларның барысына да күзәтүчеләр җибәрелде. Без тавыш бирүнең ачыктан-ачык баруы өчен тырышабыз. Күзәтүчеләр сайлау комиссияләренә тавыш бирүнең закон нигезендә алып барылуына булышлык күрсәтә, - диде “Чиста сайлаулар өчен” корпусы” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк координаторы Павел Соломонов.

“Бәйсез иҗтимагый мониторинг” ассоциациясенең төбәк координаторы Марсель Гәрәев сөйләгәнчә, берничә көн дәвамында тавыш бирү башка илләр сайлау кампанияләрендә дә кулланыла. Россия уйлап тапкан гамәл түгел бу.
- АКШ штатларында 4-45 көн дәвамында тавыш бирәләр. Мондый тәртип Европа илләрендә, мәсәлән, Норвегиядә, Швециядә, Шейцариядә, Чехиядә һәм Италиядә бар. Мисырда да берничә көн тавыш бирелә. 800 миллион сайлаучысы булган Һиндстанда тавыш бирү 1 ай буе дәвам итә, - диде Марсель Гәрәев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: