16+

Кар көрәргә дә, юл юарга да: Татарстан районнарына яңа техника тапшырылды

Татарстанның шәһәр һәм районнарында коммуналь хезмәтләрнең техника паркы яңартыла.

Кар көрәргә дә, юл юарга да: Татарстан районнарына яңа техника тапшырылды

Татарстанның шәһәр һәм районнарында коммуналь хезмәтләрнең техника паркы яңартыла.

Бу юлы республикага 22 берәмлек яңа махсус машина тапшырылды. Алар арасында юлларны һәм тротуарларны чистарту техникасы, экскаваторлар, тракторлар һәм авария бригадалары өчен автомобильләр бар.

Яңа техниканы тапшыру тантанасы «Казан Экспо» мәйданчыгында узды.

Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстанның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты. Тантана беренче БРИКС Халыкара төзелеш атналыгы кысаларында оештырылды.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 2017 елдан бирле Татарстан шәһәрләре һәм районнары өчен 789 берәмлек махсус һәм коммуналь техника сатып алынган. Моннан тыш, гамәлдәге техниканы капиталь ремонтлауга 1 млрд сумга якын акча юнәлдерелгән.

машина. фото раис рт

Быел исә республикада 1,5 млрд сумлык 162 берәмлек техника сатып алу планлаштырыла.

Бүгенге тантанада тапшырылган 22 машина да әлеге эшнең бер өлеше булып тора.

«Бу техника торак-коммуналь хуҗалык системасының ышанычлы эшләве өчен бик мөһим. Гамәлгә ашырыла торган барлык программалар да, иң беренче чиратта, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән», – диде Татарстан Рәисе.

Россия төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин да яңа техниканың әһәмиятен билгеләп үтте. Аның фикеренчә, машиналар республика шәһәрләре һәм торак пунктлары алдында торган бурычларны нәтиҗәлерәк хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Тапшырылган техника арасында мини-төягечләр, асылмалы җайланмалы тракторлар, экскаваторлар, юлларны һәм тротуарларны җәйге-кышкы карап тоту машиналары, канал юу техникасы бар. Шулай ук авария бригадалары өчен УАЗ автомобильләре дә бирелде.

Яңа машиналар республика районнары һәм шәһәрләренең коммуналь хезмәтләренә эшне нәтиҗәлерәк оештырырга мөмкинлек бирәчәк.

машина. фото раис рт

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading