16+

6,8 һәм 3,3 процент: 2027 елда пенсияләрне ике тапкыр күтәрәчәкләр

Киләсе елда Россиядә иминият пенсияләрен ике этапта индексацияләргә планлаштыралар. Арту күләме дә билгеле.

Киләсе елда Россиядә иминият пенсияләрен ике этапта индексацияләргә планлаштыралар. Арту күләме дә билгеле.

2027 елда пенсионерларның керемнәре артачак. Россия Социаль фонды иминият пенсияләрен ике тапкыр индексацияләргә планлаштыра. Бу хакта ведомствоның 2027–2029 елларга бюджет проектында хәбәр ителә.

План буенча, пенсияләр беренче тапкыр 1 февральдән 6,8 процентка күтәреләчәк. Бу арттыру узган елдагы инфляция күрсәткечләренә бәйле булачак.

Икенче индексация 1 апрельдән гамәлгә керергә тиеш. Бу юлы пенсияләрне тагын 3,3 процентка арттыру күздә тотыла. Ул Социаль фонд керемнәренең үсешенә бәйле булачак.

Социаль фондта аңлатуларынча, пенсияләрне ике этапта арттыру түләүләр күләмен ведомствоның реаль керемнәренә бәйләргә һәм мәҗбүри пенсия иминияте системасының финанс балансын сакларга мөмкинлек бирәчәк.

Әлегә бу күрсәткечләр бюджет проектында каралган планнар булып тора. Индексациянең төгәл күләме һәм тәртибе тиешле карарлар белән расланырга тиеш.

Димәк, 2027 елда пенсионерларны ике тапкыр пенсия артуы көтә.

пенсия. фото ти

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading