Ата-ана баласы өчен утка да, суга да керергә әзер. Гибадуллиннар да шулай.
Кызларына ярдәм кирәк булгач, алар башта иртә таңнан үз участокларында эшли, аннан аның янына ашыга.
Гаилә белән эшлиләр Кеше язмышы шома гына бармый. Ялгызы бала үстерүче Люция подъезд ишегенә ябыштырылган белдерүгә игътибар итә, тәвәкәлләп күрсәтелгән номерны җыя. Телефонның икенче башында күп катлы йорт подъездларын җыештырырга кирәген әйтәләр. Эш шартлары белән танышканнан соң, ул бу эшкә алынырга карар кыла. Баласына да вакыты калачак, эше дә барачак.
Вакытында идәннәреңне юып торсаң, эш сәгатеңне санап торучы булмас, иң мөһиме җыештырылган булсын, диләр аңа. Акчасы булсын дип подъездларны күбрәк ала Люция. Эш күләме зур, баланы да карарга кирәк, акчасыз да булмый.
Казанның башка торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүче Гөлфия белән Зөфәр Гибадуллиннар кызларына авыр булуын күреп, аңа ярдәм итәргә Азино микрорайонына йөри башлый. Бергәлектә көч куәтле була. Бу хакта торак-коммуналь хуҗалыгында да белеп алалар.
Үзегез дә безгә генә эшкә күчмисезме соң, дигән тәкъдимнәрен әйтәләр. Ир белән хатын бер-беребезгә ярдәм итәргә уңайлы булыр дип, ризалаша.
Берәүнең бәхетенә таш йомшый, диюләре шушыдыр. Люция эшкә чыгуның беренче көнендә үз насыйп ярын нәкъ тә менә биредә очрата. Урам себерүче булып эшләүче авыл егете белән гадәти бер исәнләшү көннәр узгач мәхәббәткә әверелә. Берничә ел бер-берсен сынап йөргәннән соң, алар гаилә кора. Инде улларына 4 яшь тулган.
— Коллективыбыз бик әйбәт, — ди Гөлфия. — Бригадирыбыз Гөлнур Хәлимовна безне мактап, үсендереп кенә тора. Аңлашып эшлибез. Без Космонавтлар урамында яшибез. Иртәнге бишкә килеп җитәбез. Ул вакытта автобуслар йөрми, кияү машинасы белән килеп ала. Ирем дә, кияү дә, үзем дә ишегаллары җыештырабыз, кызым подъездлар юа.
Гөлфия Гибадуллиннар турында торак-коммуналь хуҗалыгында да мактап сөйлиләр. «Гаиләләре белән бик тырышлар, хөрмәтебез бик зур аларга, — ди бригадирлары Гөлнур Вәлитова. — Гөлфия турында аерым әйтәсем килә. Ул минем уң кулым, кайбер ир-атлар эшли алмаган эшне ялт иттереп эшләп куя. Безгә шәһәр күләмендә узучы өмәләрдә дә катнашырга туры килә.
Сабан туе мәйданнарын тәртипкә китерәсе булса, Гөлфияне калдырмагыз, ул килсен, дип аны махсус чакыралар. Бар эшне дә җиренә җиткереп эшләвен хәтта андагылар да белә. Гаиләсендә дә әйдаман, менә дигән хуҗабикә. Киявенә дә «улым» дип хөрмәтләп эндәшә. Без микрорайондагы социаль яклауга мохтаҗ кешеләргә дә ярдәм итәбез. Берсендә шулай Гөлфия белән кердек, аның эшләгәнен күреп, акыллым, бу нинди булган хатын, дип шаккатты.
Алар ире Зөфәр абый белән иртәнге дүрттә-биштә участокка киләләр, кичке алтыларга-җиделәргә кадәр булалар. Бәрәр проблема чыкса Гөлфиягә шалтыратам, фәлән участокны чистартып кына килегез, дим. Алар шулкадәрле ярдәмчел, туганнарына туганчыл. Узган ел Гөлфия эче авырткан килеш эшләп йөрде, авырганын хезмәттәшләре әйтте, мәҗбүриләп хастаханәгә җибәрдек.
Кышкы чор, эш күп, дип бармаска карышты. Сукыр эчәгесе шартлаган булган. Менә шундый үзен аямыйча эшли торган кеше ул. Кайвакыт Гөлфия әле дә китмәдеңмени, кайт инде, дигән вакытларым да күп. Гөлнур, мин эшләмәсәм яши алмыйм, улым турында уйлана башлыйм, эш белән күңелемә тынычлык табам, ди.
Гөлфияне үзем дә еш күрәм. Иртән эшкә киткәндә дә очратам, кайтканда да. Берничә участок өчен җаваплы ул. Хезмәт юлын «Спартак» фабрикасында аяк киемнәре тегүдән башлаган ханым, ике бала тапканнан соң пәлтәләр тегү буенча белем өстәп пәлтәләр тегүгә күчә. Заманалар үзгәрә башлагач, сәүдә тармагында да эшләп ала.
Аннан коммуналь хезмәт күрсәтү тармагына кереп китә. "Жилбытсервис«та эшли. Төпчек уллары туганнан соң аларга фатир бирәләр. «Шушы тармакта эшләп, фатир алу бәхетенә дә ирештек», — ди Гөлфия.
Эшеңне яратсаң гына Кайсы гына тармакта эшләсәң дә, хезмәтеңне ярату кешенең үзеннән тора. Кемдер урынлы җирдә эшләп тә эшенә теләп бармаска мөмкин, кемдер кешеләргә кирәген тоеп эшкә шатланып килә. Аны микрорайонда танучылар, хөрмәт итеп исәнләшүчеләр күп икән.
Берсендә яңа гына урам җыештырырга эшкә урнашкан берәү белән урам буйлап барганда Гөлфия белән исәнләшеп узганнарын күреп, тәмам исе киткән. «Минем кебек озак еллар эшләсәң, сине дә таный, исәнләшә башлаячаклар», — дип көлеп җавап биргән Гөлфия.
— Урам җыештыручы булып эшләвемә бер дә читенсенмим, киресенчә, горурланам гына, — ди ул. — Без кешеләргә чисталык өләшәбез. Башкалар йокыдан торганчы йөрер юлларны чистартып куябыз. Дөрес, авыр көннәре дә була. Андый вакытта ирем, балаларым ярдәм кулы суза. Аллаһы Тәгалә гаиләмне бөтен итсен, минем өчен иң мөһиме шул.
Шәһәр балалары булсалар да, кыз-улларым, оныклар да физик эш эшләп үстеләр. Ике як әбисенә кайтып та эшләделәр. Кече улым беренче көннән махсус хәрби операциядә. Ул да килеп ярдәм итә иде. Олы оныгым да безнең белән бергә ишегаллары чистартып үсте. Оныкның декабрь аенда армия хезмәтен тәмамлап кайтыр вакыты җитә.
Улыма декабрь аенда отпуск бирергә тиешләр. Аларның кайтуларын зарыгып көтәм. Икесе бергә кайтып керсәләр, безнең өчен бик зур бәйрәм булыр иде. Исән-сау гына кайтсыннар, тагын булышырлар, — ди Гөлфия.
Матур гаилә башлангычы Гөлфия — Яшел Үзән районының Мулла Иле авылы кызы. Биш бала арасында бердәнбер кыз булып үсә. «Малайлар арасында үскәнгә, холкым да ирләрнеке кебек», — дип көлә Гөлфия. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан шәһәренә китә. «Спартак» аяк киемнәре училищесында укыганда бүлмәдәш кызы Спас районы егетенә кияүгә чыга.
Туйга кайткан Гөлфия шушы районның Көек авылы егете Зөфәр белән таныша. Бер ел очрашып йөргәннән соң, гаилә коралар. Бер-бер артлы ике бала туа. Алты елдан соң тагын бер малай алып кайталар. «Ике улымның да туган көннәре алты ел аерма белән 7 октябрьдә, — ди ана. — Безнең 3 балабыз да 7сендә туды. Кызыбызның туган көне — 7 август».
Инде өч оныклары бар. Барысы да малайлар икән. «Безгә Аллаһы Тәгалә малайлар бирергә ярата», — ди Гөлфия. Әнисе дә әнә дүрт малай тапкан кеше. Тик берсенең генә гомере кыска була. 35 яшьлек улын фаҗигале төстә югалткан ана, сары сагышларын басар өчен каләмгә үрелеп, Зөлфия апа Нигъмәтуллина шигырьләр иҗат итәргә керешә.
Балаларына, якыннарына багышланган шигырьләрен Яшел Үзән район газетасында бастыра башлый. Авылда узган чараларда аны сәхнәләргә чакырып, шигырьләрен укыталар. Иренең әнисе турында Гөлфия шулкадәрле сагынып сөйли, ике арада җылылык булуы күренеп тора. Ике балага гомер биргән Сөембикә апаның, шөкер, ике бөртеге дә исән-сау. «Ул миңа үз әнием кебек булды.
Яшьли алар йортына килен булып килдем, үз кызы кебек якын итте, киңәшләре белән тормышыма бәрәкәт китерде. Атна саен әнинең хәлен белергә кайтып йөрдек. Аның вафатына ике генә ел, бик сагындыра. Әнинең нинди газап утларында януын хәзер яхшы аңлыйм. Ирем армия чорында Әфган сугышында катнашкан кеше. Әни улыннан ике ел хат көтеп яшәгән. Минем дә газиз баламнан хәбәр көтеп яшәвемә бишенче ел китте», — ди Гөлфия.
«Иртәм хәбәр көтеп башлана» 2022 елның сентябре. Алар әниләренең хәлен белергә дип Спас якларына кайтып киткән була. Мобилизация башланган көнне кече уллары шалтыратып, үзләренә полиция хезмәткәрләре килүен, үзенә хәрби комиссариатка барырга кирәген әйтә.
«Улым, качып йөри күрмә, бар», — ди әти-әни. «Юк, — ди уллары, — качырга җыенмыйм, барам». Сүзендә тора егет. Хәрби комиссариатка китә. «Син иң беренче булып килдең», — дип каршы алалар аны. 28 сентябрьдән бирле хәрби хезмәттә ул. «Ана кешегә бер бала да әйтми инде ул, борчылмасын, диләр.
Әтисе белән генә сөйләшә. Аңа да әйтмәс иде, чөнки ирем үзе дә андый җирдә булган кеше, улыбызга төпле киңәшләрен бирә. Кайвакыт элемтәгә чыга алмаган вакытлары да була. һәр иртәм аннан хәбәр көтеп башлана», — ди Гөлфия.
Без Гөлфия белән сөйләшкәндә аның күңеле тыныч түгеллеге сизелеп торды. Ара-тирә кулына телефонын алып, карап та куйгалады. Әмма сиздермәскә тырышты. Улыннан хәбәр көткән булып чыкты ул.
Улының саф татарча: «Әни, борчылма, безнең барысы да яхшы», — дигән сүзләре яңгырады. Тавышын ишеткәч аның йөзе балкып китте. «Иртәнге дүрттә язган идем, шуннан бирле хәбәр көтәм», — диде ана
Олы улы да ил сагында дисәк дөрес булыр. Хәрби заводларның берсендә җаваплы хезмәт башкара. «Анысың да эше бик җаваплы. Илләр генә тынычлансын да, улларым илгә җиңү китерсә иде, дип көн дә теләкләр телим», — ди Гөлфия.
Комментарийлар