16+

Татарстанда салым түләмәсәң, 50 мең сумга көн саен 25 сум өстәләчәк

Татарстанда физик затлар күчемсез милек, җир һәм транспорт салымнарын 2026 елның 1 декабренә кадәр түләргә тиеш. Бүгенге көнгә 4 миллиард 800 миллион сум салым түләнгән.

Татарстанда салым түләмәсәң, 50 мең сумга көн саен 25 сум өстәләчәк

Татарстанда физик затлар күчемсез милек, җир һәм транспорт салымнарын 2026 елның 1 декабренә кадәр түләргә тиеш. Бүгенге көнгә 4 миллиард 800 миллион сум салым түләнгән.

Түләүне сузып-сузып йөрмәгез

— Электрон рәвештә 2 миллионнан артык хәбәр тапшырылды. Бу салым түләүче физик затларның 92,4 процентын тәшкил итә. Хат рәвешендәге хәбәрләр өлеше — 7,6 процент. Әгәр салым суммасы 300 сумнан кимрәк булса, хәбәр җибәрелми. 300 сумнан арткач кына җибәрелә. Гомумән алганда, татарстанлылар милек салымнарын түләүгә җаваплы карый. Узган ел милек салымнарын түләмәгән өчен физик затларга карата җинаять эше кузгатылган очраклар булмады.

Шулай да салым түләүне сузып йөрергә кирәкми, аны вакытында түләү хәерле, — дип искәртте Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Түләү срогы узганнан соң көн саен пеня исәпләнә. Мәсәлән, милек салымы мисал өчен 50 мең сум тәшкил итсә, көн саен 25 сум пеня өстәлергә мөмкин.

Физик затларның милек салымы республика бюджетын тулыландыруның мөһим чыганакларыннан берсе булып тора.

Ничек түләргә?

  • Салымны Федераль салым хезмәте сайтындагы «Шәхси кабинет» («Личный кабинет») аша, «Физик зат салымнары» («Налоги ФЛ») мобиль кушымтасында, «Дәүләт хезмәтләре» порталында («Госуслуги»), банкларда яки почта бүлекчәләрендә түләргә мөмкин. Үз акчаңнан әти-әниең яки якын кешең өчен дә салым түләргә була.

Ташламалар кемнәргә каралган?

Милек салымын түләгәндә кайбер гражданнарга ташламалар каралган. Алар арасында — Бөек Ватан сугышы ветераннары, I һәм II төркем инвалидлар, инвалид балалар, хәрбиләр, пенсионерлар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре, күп балалы гаиләләр.

Әгәр ташламага хокуклы кешенең күчемсез милке эшкуарлык эшчәнлегендә кулланыла икән, бу очракта ташлама бирелми.

— Татарстанда 1 мең 245 электромобиль исәпләнә. Аларның хуҗалары 2028 елга кадәр транспорт салымы түләүдән азат. Аннан соң да 50 процент ташлама булачак, — диде Марат Сафиуллин.

налог. фото автора

«Рубль» миллиардерларыбыз

— Татарстанда 2025 ел йомгаклары буенча еллык кереме 1 миллиард сумнан артык булган 43 кеше исәпләнә. 2023 елда республикада андый кешеләр саны 30 булса, 2024 елда 39 иде. Доллардагы түгел, ә үзебезнең «рубльдәге» миллиардерлар саны елдан-ел арта бара, — диде Марат Сафиуллин.

  • Республикада кыйммәтле автомобильләр саны да арткан: 2024 елда алар 389 булса, 2025 елда 658гә җиткән. Bentley Continental хуҗасы үз автомобиле өчен 296 мең сум транспорт салымы түләячәк. 

налог. фото автора

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading