16+

Нигә көзән җыера?

Аякларны көзән җыеруның сәбәбе — дөрес тукланмауда. Ашаган ризыкларыбызның витамин һәм микроэлементларга ярлылыгы менә шундый күңелсезлеккә дә китерергә мөмкин.

Нигә көзән җыера?

Аякларны көзән җыеруның сәбәбе — дөрес тукланмауда. Ашаган ризыкларыбызның витамин һәм микроэлементларга ярлылыгы менә шундый күңелсезлеккә дә китерергә мөмкин.

Канда кальцийның җитешмәве, мәсәлән, нервыларыгызны бик сизгер итә һәм еш кабатланучы көзән җыеруга китерә. Әлеге минерал мускулларның киеренкелеген бетерү өчен кирәк.

Мондый халәткә кальций гына гаепле түгел. Д витаминының җитешмәве дә көзән җыеруга китерә, чөнки ул организмда кальций алмашынуын көйләүдә катнаша.

Әгәр дә магний җитешмәсә, бу да көзән җыеруга сәбәп. Әлеге элемент күзәнәкләр уянуның физиологик көйләүчесе һәм аның җитәрлек булмавы мускулларны артык тоемлы итә.

Шуңа күрә, аякларыгызның сезне тыңламый башлавын теләмәсәгез, җитәрлек витамин һәм микроэлементлар кабул итүегезне игътибарга алыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading